Бәхетле картлык

Бәхетле картлык

Актаныш районы Күҗәкә авылында сиксән яшен тутырып килүче абыемны бүгенге көндәге иң бәхетле кешеләрнең берсе дип саныйм. Шулай булмыйча, әле, Аллага шөкер, сәламәтлеге нык, янында бөтерелеп йөрүче аның белән бергә 58 ел гомер кичерүче җиңгәчәбез янәшәсендә, җиде баласы, оныклары, оныкчыклары «әткәй», «бабакай», дип өзелеп торалар. Бу иң зур бәхет түгелмени? Үзе дә канәгать ул бу тормыштан. Әйе, бәхетле булу кешенең үзеннән дә тора шул.

Абыем әткәй белән әнкәйнең көтеп алган балалары булып дөньяга килә. Аягы җиңел булгандыр, аннары бер-бер артлы өч малай алып кайта әнкәебез. Шушы балалар өчен куанып, шатланып яшәгәндә генә сугыш башлана. Әткәй сугышка китә, әнкәй дүрт кечкенә бала белән берүзе кала. Әлбәттә, бик авыр чаклар бу көннәр. Җитмәсә, имчәк баласы, Мирсәете, кояшта янып үлеп китә. (әнкәй басуда эштә, баланы өч малайга карарга кушып киткән була, ә алар аның турында оныталар, арбага кояш төшә, бик нык кыздыра). «Их, тизрәк сугыш бетсен иде дә шушы балалар бәхетеннән әтиләре кайтсын иде, игезәк балалар тапсам да, бер сүз әйтмәс идем», – ди әнкәебез. Абыемнар бәхетенә 1946нчы елны әтиебез сугыштан кайта, әнкәйнең теләге кабул була, ул тупырдап торган ике игезәк кыз алып кайта, Гаилә ишәя, җиде баланы тәрбияләү, үстерү бик авыр була. Аларны киендерергә, ашатырга, укытырга, кеше итәргә кирәк бит.

Олы абыебызның бик укыйсы килә, башлангыч мәктәпне үз авылыбызда тәмамлагач, бишенче класска күрше авылга барып укырга кирәк (авыл арасы 5– 6 километр чамасы), ә авылдан барып укучы юк. Нишләргә? Әнкәйнең ярты капчыкка якын киптерелгән ипиләре бар икән, кем аның белән укырга бара, шул сохарины үзе ашамыйча, мәктәпкә баручы иптәшенә бирә. Әмма ярты елдан соң сохари бетә, абыема да мәктәпкә барырга иптәш калмый. Шулай итеп, уку өзелә. Сохари беткән көн иң күңелсез минутлар булгандыр абыема. Ул бераз үсә төшкәч, (аңа бу вакытта 13 яшь була) тракторлар курсында укып, авылның беренче тракторчысы булып эшли башлый. «Тракторга буе да җитми иде балакаемның, әмма бик тырыш булды, барыгызга да белем алырга зур абыегыз булышты», – дип гел искә ала иде әнкәебез. Үзенең теләге тормышка ашмаганмы ул безнең алтыбызга да югары белем алырга, кеше булырга ярдәм итте (еллар үткәч, ул барыбер кичке мәктәптә укып, урта белем таныклыгына ия була). Бик зур рәхмәтлебез сиңа, кадерле абыебыз. «Изгелек җирдә ятмый» – диләр. Безгә кеше булырга абыебыз булышса, үзенең алты улына тормышта юл табарга кызы Рәйхәнә бик зур ярдәм итте.

1948– 1950нче еллардан башлап, ул бертуктаусыз тынгысыз хезмәттә. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җирен дә сөрде, игенен дә урды, киез итеген дә басты, йортлар да салды. Чыннан да, нинди генә һөнәрләре юк аның! Ул – умартачы да, балыкчы да, балта остасы да… Күпме кешеләрне матур–матур йортлар салып сөендерде абыем! Әле хәзер дә тик утырганы юк аның. Йә җәяүләп, йә «Бураны» белән Үмәнәй буйларын урап кайта ул.

Үмәнәй – безнең шаулап–гөрләп үскән туган авылыбыз. Түбән Кама ГЭСы төзелүне сәбәп итеп, 1977нче елны авылыбызны яшәүдән туктаттылар, хәтта зиратны да икенче авылга күчерделәр, әмма хәзерге көнгә кадәр авылыбыз белән арабыз өзелмәде, аеруча җәй көне хәрәкәт тукталмый Баҗана елгасы буенда. Моның сәбәпчесе – Зәки абыебыз. Ул һәр ел саен олы улы Рәшит төзеткән һәйкәл янында авылдашларны җыеп, Коръән укыта, анда барлык авылдашлар искә алына, хатирәләр сөйләнә. Күрсәгез иде, 100 яшькә җитеп килгән әби–бабайларның туган нигез урыннарын карап йөргәннәрен, җиләкле тау битләрендә күз яшьләрен түккәннәрен! Анда яшәгән кешеләр генә түгел, аларның оныкчыклары да үз туган җиребез дип, бу көнне көтеп алалар һәм ашкынып туган якларына кайталар икән. Үмәнәйлеләрне туган ояларына җыюда абыемның бишенче улы Хәйбиев Рамилнең дә өлеше зур. Ул җыелган халыкны күңел ачтырып, рәхәтләнеп ял иттерә, хәтта Казаннан, Чаллыдан артистларны да чакыра. Әйе, Рамилебез үзе дә авыллар таралып барган чакта Күҗәкә, Адай, Уръяды авылларын торгызуда зур эшләр башкара: клублар, мәчетләр төзетте, әнә әле Күҗәкә юлларына асфальт та салдырып куйган. «Зәки абый кебек уңган, тырыш ул Рамил», – диләр авылдашлары аның турында. Гомумән, абыемның алты улы да үзе шикелле эшкә булдыклылар. Кайда гына эшләсәләр дә аларны мактап сөйлиләр. Әйе, «оясында ни булса, очканында шул булыр» дип халык тикмәгә генә әйтмәгән. Алар да абыем кебек тәмәкене авызларына да алмады, гаиләдә чын ата, балаларына үрнәк булып торалар.

Безнең әнкәй белән әткәйнең бу дөньяда юклыгына шактый еллар узды, аларның урынын олы абыебыз Зәки һәм җиңгәчәбез Дүния алыштырды. Мине һәм сеңлем Хәлимәне зурлап кияүгә озаттылар (бу вакытта калганнарыбыз башлы-күзле иде). Шуннан бирле күпме сулар акса да, алар безне ачык чырай белән мунчасын ягып, чәк-чәген пешереп каршы ала, күчтәнәчен төяп озатып җибәрәләр. Абыебыз ирләр эшенә оста булса, җиңгәбез кул эшләренә: чигүгә, бәйләмгә, тегүгә аш–суга бик оста. Үзенә охшап аның кызы һәм алты килене дә кулларында ут уйнаталар, алар да аш–суларны телеңне йотарлык тәмле итеп әзерли, ялга кайткан арада җиңгәчәйнең кулына эш тидертмиләр, бөтен җирне ялт итеп чистартып, өстәлне мул ризыклар белән тутырып куялар. Ә бит бәйрәмнәрдә аларда егерме–утызлап кеше була (җиңгәчәй белән абзыкайның гына дәвамчылары алтмышка якын).

Бервакыт: «Сездән кеше өзелеп тормый, арымыйсызмы соң?» – дип сорадым. Алар: «Кешесез тормыш тормышмыни ул, исән чакта шатланып яшәргә кирәк, киресенчә, безнең куандырганнары өчен рәхмәт кенә. Әле менә туган көнемдә кырык биш котлауга җиткәнче санап бардым да, аннан арып туктадым, ә сиксән яшьлек юбилеема Актаныштан, Чаллыдан, Минзәләдән дусларым – танышларым «мине бәйрәмеңнән калдыра күрмә» дип шалтыраттылар. Сине шулай хөрмәт иткәч, бу бәхетнең иң зурыдыр, тормышта яшәүнең мәгънәсе дә шундадыр”.

Әйе, чыннан да, олы җанлы, киң күңелле, сокландыргыч зат ул. Март аенда Зәки абыема 80 яшь тула. Олуг юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәм, кадерле абыем! Шулай тормышка куанып, балаларыңның игелеген күреп Аллһы Тәгалә биргән гомерне җиңгәчәй белән тигезлектә, муллыкта үткәрергә насыйп булсын.

Халидә Газиз кызы Фәрдиева.

Киров районы 4нче гимназиясенең

югары квалификация категорияле

һәм Татарстанның атказанган укытучысы.

Комментарии