Укытучым минем

Туган авылым Күл-Черкенгә кайткач, мәктәп урамында урнашкан ак таш йорт яныннан узып йөрим. Бу матур йорт янына җиткәч, туктала-туктала карап торам. Шунда күңелемне хатирәләр биләп ала. 
Бу йортта әле кайчан гына тормыш гөрли иде. Ул кояш кебек нурланып, балкып утыра иде сыман. Хәзер әнә бигрәк моңсу күренә. Бу йортта минем укытучым, аның гаиләсе яшәде. 
Сүзем – Буа районы Күл-Черкене урта мәктәбендә озак еллар башлангыч классларга белем биргән укытучым Равия Насыйрова турында. Күптән түгел мин аларда кунакта булып кайттым. Укытучым бүген Казан шәһәрендә яши. Алар мине бик җылы каршы алды. Бик озак сөйләшеп утырдык. Мәктәп елларыннан бик күп вакыйгаларны искә төшердек. 
Равия апа Насыйрова (Гайсина) тумышы белән Буа районы Суыксу авылы кызы. Ул 1962нче елда Күл-Черкене мәктәбенә эшкә килә. Безне ул 1967нче елдан укытты. Аның беренче дәресләре әле дә хәтеремдә. Яшь укытучы булуына карамастан, ул безнең белән уртак телне бик тиз тапты. Һәрберебез янына килеп, аерым-аерым аңлата иде. Без дә аны бик яраттык. Мең төрле сорау биреп, укытучы апабызны аптыратып бетерә идек. Ул берүзе, ә без 26 бала. Никадәр сабырлык кирәк булган аңа!
Ул вакытта әле каләмне карага манып яза идек. Ул кара дәфтәргә дә, партага да тама. Атнага бер тапкыр калып, парталарны чистарта идек. Равия апа безне бишенче сыйныфка кадәр укытты. Ул еллар инде бик еракта калган кебек. 
1963нче елның 22нче октябрендә Равия апа Рәшит абый белән гаилә корды. Дүрт кыз үстерделәр. Балаларының барысына да югары белем бирделәр. Бүген инде оныклары, хәтта оныкларының үз балалары бар. Иң куанычлысы – Равия апа алар белән татарча сөйләшә. 
Рәшит абый белән бүген дә бик матур тормыш итәләр. Быел аларның гаилә коруларына 60 ел тулды. Ә Равия апабыз үзенең 80 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Равия апа кайнанасы белән дә 27 ел тату яшәде. Ул аны әле дә сагынып искә ала. 
Шәһәрдә яшәсәләр дә, авылга да кайтып йөриләр. Туганнарының хәлләрен белешәләр, зиратка баралар. 
Укытучым турында нинди генә матур сүзләр язсам да, аз булыр кебек. Теләгем шул: алдагы көннәрдә дә Аллаһы Тәгалә саулыкларыннан, тигезлекләреннән аермасын. 
Асия СӘЛАХЕТДИНОВА,
Буа шәһәре

Комментарии