«Федерация» сүзе куркыныч, ахры…

«Федерация» сүзе куркыныч, ахры…

Җир йөзендә төрле дәүләтләр бар, аларның төзелеше, идарәсе дә бер-берсенә охшамаган. Идарәнең төп ике төре бар: республика һәм монархия. Республикалар төзелешендә парламент яки президент идарәсе төрләре дә очрый. Русия Федерациясе – зур вәкаләтләрне президентка биргән суперпрезидент республикасы. Русия Федерациясе Конституциясенең I бүлек, I маддәсендә «Русия Федерациясе – демократик федератив хокукый дәүләт, республика формасындагы идарә белән» дип язылган. Соңгы елларда анда «Русия» дигән сүз дә өстәлде (үз вакытында ул сүзне куйдырмас өчен Дәүләт Думасында кызу бәхәсләр купкан иде, ә хәзер анда оппозиция юк, үзләре теләгән маддәләрне, үзгәрешләрне, төзәтмәләрне кертәләр!). Русия Федерациясе Конституциясенең һәрбер маддәсе «Русия Федерациясе» сүзе белән башлана…

Радио-телевидение тапшыруларын тыңлаганда дикторлар, чыгыш ясаучылар «Русия» сүзен генә әйтәләр, хәтта ил башлыгы да шулай чыгыш ясый (иренмәсәгез, игътибар белән тыңлагыз әле). Моны мин «Федерация» сүзен оныттырырга тырышалар дип аңлыйм (ягъни, дәүләт федерация түгел, унитар мәгънәсендә). Җитәкчеләр, массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләр өчен «Федерация» сүзе Русия Федерациясендә тыелган «ИГИЛ» сүзенә тиңләшкән кебек күз алдына китерергә була. Шушы көннәрдә ил башлыгы хәрбиләр өчен «Служу Российской Федерации» урынына «Служу России» дип әйтергә ярый, кебек күрсәтмә бирде. Өстә әйтелгән сүзләргә дәлил кебек…

Татарстан Республикасы һәрчак «Русия Федерациясе», дип эндәшә иде, хәзер кайбер республикабыздагы җитәкчеләр дә «Федерация» сүзеннән курка башлады, ахрысы. Федераль Үзәкнең милли республикаларны бетерергә тырышулары ачык аңлашыла. Мисал итеп, Татарстанның Мәскәүгә күпме салым озатуыннан да күрергә мөмкин. Чын федерациягә каршы булган Мәскәү шуңа күрә дә Татарстан белән Шартнамә төзергә җыенмый… Имәндә икән чикләвек!..

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Комментарии