- 25.11.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №47 (23 ноябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Безнең гәҗит» Чаллыдагы 2нче гимназия тирәсендәге вәзгыятьне киң яктыртты. Хәтта анда татарча укытуны сораганнарны тәнкыйтьләп тә мәкалә чыкты. Әмма 27нче июль санында дөнья күргән «Чаллы шәһәренең, 1д сыйныфында укучы балаларның әти-әниләре» дип имзаланган төркемнең «Мәсьәләне чишүнең бер генә юлы кала…» дигән шул тәнкыйть мәкаләсенә гаҗәпләнүем чиксез булды. Татар телендә укытуны кайтару өчен көрәшүче Тәлгать Әхмәдишин быел да шуны таләп итәчәк дип уйлыйлардыр. Бу мәсьәләнең асылы белән элегрәк кызыксынуны кирәк тапмаган чаллылылар шәһәрдәге 75 гомуми белем бирә торган мәктәпнең 11е генә рәсми рәвештә татар мәктәбе дип саналганын бәлки белмидер дә. Алар бу язма белән таныша башлагач, шәһәр халкының яртысы – татарлар, ә шәһәребездә нигә 11 генә татар мәктәбе икән, дип уйларга да мөмкин. Мин дә 15-20 ел шулай уйланып яши идем. Әмма, шул ук вакытта, озак еллар дәвамында минем язмача яисә телдән борчылып бирелгән сорауларыма Чаллы мәгариф идарәсеннән: «Татар балаларының 50,05 проценты татар телендә белем ала, ата-аналар теләге булганда, барлык татар балаларына да туган телдә белем бирү мөмкинлеге бар», – дип җавап биреп килделәр. Әлеге процентның һәм татарча укыту мөмкинлеге турындагы мәгълүматның ялган булуын арифметик хисап белән исбатлап торасы юк, чөнки Чаллыда эшләп килгән 11 татар мәктәбен мәгариф хезмәткәрләре гасыр башыннан ук урысча укытуга күчерде. Әгәр аларның бу ялганнарына төртеп күрсәтәсең икән, син мәгариф хезмәткәрләренең шәхси дошманына гына әвереләсең – бернинди чаралар күрелми.
Туксанынчы елларда, Рәфкать Алтынбаев шәһәр башлыгы булып эшләгән чорда, татар мәктәпләренең санын арттыру һәм татарча югары сыйфатлы белем бирүне оештыруның махсус программасы төзелде. Бу программаны булдыру һәм аның үтәлешен тикшереп тору Чаллы татар милли хәрәкәте контролендә иде. Шул вакытта татарча укыта торган мәктәпләр санын 15кә җиткерүгә ирешкән идек. Тәлгать Әхмәдишин, «Азатлык» татар яшьләре берлеге җитәкчесе буларак, бу мәктәпләрне булдыруда шактый гына гамәли чаралар күрде. Чаллы мәгариф идарәсенең дә бу эшләрне башкаруда өлеше зур булды, әлбәттә. Ул вакытта мәгариф идарәсе белгече булган Гадания Фатыйх кызы Гаусиеваның 6нчы һәм 4нче урыс мәктәпләре коллективларын икегә аерып, берсен урыс – мәктәбендә, икенчесен татарча белем бирүче мәктәптә эшләргә күндерү гамәлләре хәтеремдә уелып калган.
2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова да, бу гимназиягә директор булып килгәнче, Чаллы мәгариф идарәсенең милли бүлегендә баш белгеч вазифасын башкарган. Менә ул эшләгән елларда (2000нче еллар башыннан) шәһәребездә татарча укыту юкка чыгарылды да инде. Нәтиҗәдә хәзер Чаллы урамнарында татарча сөйләшкән бер баланы да таба алмыйсың.
Югарыда әйтелгән язмада «…Әгәр балаң укыган мәктәп, аны укыткан укытучы синең таләпләреңә туры килми икән, уку елы дәвамында фикерең үзгәрми икән, ни өчен башка уку йортына, башка укытучыны сайламый?» дип язган «әти-әниләр» соңыннан ясалма каршылык тудырып, хатларын ультиматум белән тәмамлый. Алар балаларын Тәлгать Әхмәдишин баласы укымаган сыйныфта укытырга тели, янәсе. Татар гимназиясендә туган телдә белем алырга теләгән Илхан исемле ул җиде яшьлек баланың берьяклы гына уйлаучан ата-аналар алдында нинди гаебе бар икән? Шәхсән мин үзем моны – баланы сыйныфтан кысрыклап чыгару омтылышы дип бәялим.
Мәсьәләне кискен юл белән чишәргә җыенучы билгесез «әти-әниләр» исеменнән язган хат авторы балаларның җырлар башкаруын, шигырьләр сөйләвен күрү, ишетү бик рәхәт, дип язган. Ул балаларның татарча белем бирү сыйфатын мәктәпләрдә уздырыла торган тантаналы линейкаларда ясаган чыгышлары аша бәяли. Андый тамашалар Чаллыда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә бездәгедән дә уздырып оештырыла. Мәсәлән, Казанның бер татар балалар бакчасында Татарстан парламентының ике депутатын шушындый кәмит күрсәтеп «шатландырып» җибәргәннәр. Туфан Миңнуллин белән Ринат Закиров очраклы рәвештә генә үзләрен татарча шигырьләр сөйләп каршы алган балаларның берсен башка балалар бакчасыннан килгән «гастролер» икәнен ачыклаганнар. Туфан Миңнуллин, алдаганнарын белгәч, аты-юлы белән ачуланган, диләр. Чаллы җирлегендә татарча шигырь сөйләрлек, татар такмагына биерлек үзешчән төркемнәрне урыс мәктәпләрендә дә оештырып була. Андый такмазалар урынына объектив комиссия күзәтүе астында һәр сыйныфта татарча инша, һич югы, диктант яздырып карау гадәткә кертелсә, бәлки купшы ялган таратуларның кирәге дә калмас иде.
Минемчә, Тәлгать Әхмәдишин татар баласын татарча укытуны беренче чиратта 2нче гимназия кысаларында, аннары шәһәр күләмендә чишәргә кирәклеген аңлап эш йөртә. Киңрәк итеп әйткәндә, татарча укыту проблемасын Татарстан җирлегендә генә түгел, Русиянең татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә дә хәл итәргә кирәк.
Фаик ТАҖИ,
хезмәт ветераны
Чаллы шәһәре
Комментарии