Конституция көненә багышланган митинг

Конституция көненә багышланган митинг

Татар иҗтимагый үзәге тырышлыгы белән, 6нчы ноябрь көнне Кәрим Тинчурин театры тукталышындагы мәйданда Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителүгә 24 ел тулуга багышланган митинг үткәрелде. Рәсми төстә ул көн бәйрәм көн булса да, республика җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелмәде, дип беләм. ТИҮ үткәргән митингта хөкүмәттән бер рәсми кеше дә, бер депутат та юк иде.

Гадәттәгечә, митинг дога уку белән башланып китте. Дога укучы кеше – ул елларда Дәүләт Советы депутаты булып, Конституцияне кабул итүдә катнашкан Раил Галиев иде. Әлеге митингка, җаен табып, Фәүзия ханым Бәйрәмова да килгән. Аның үзен һәм ясаган чыгышын мәйданга җыелган халык көчле алкышлар белән каршылады. Ул вакытта кабул ителгән Конституциянең күп маддәләре юкка чыгарылып, Русия Конституциясе белән тәңгәлләштерелүенә канәгатьсезлек белдереп ясаган чыгышлар күп булды. Сакланып калган маддәләрнең үтәлмәве дә чыгыш ясаучыларның ризасызлыгын күрсәтте.

Үзебезнең милләттән булган полиция хезмәткәрләренең плакатларда язылган сүзләргә бәйләнеп, аларны җыеп алып куйдыруы да халыкка ошамады. Бер чыгыш ясаучыбыз аның үзенә төбәп, телең беткәч, синең дә нәселең бетәчәк, шуны белеп тор, дип әйтеп куйды. Митингта катнашучыларның саны 100-130 тирәсе иде.

Шушы көннәрдә – 4нче ноябрь көнне дуслашу, берләшү көне дип аталып, рәсми төстә үткәрелгән тагын бер бәйрәм булды бит әле. Шул арада Казан урамнарын тутырып тәреләр күтәреп йөреп, Кремльдәге чиркәү тулы халык булды, Игенчеләр сарае каршында бик зур бәйрәм ясадылар. Аларны тәбрикләргә безнең Президентыбыз да килгән иде.

15нче октябрь көнне Явыз Иван гаскәрләре Казанны басып алуга багышлап үткәрелгән митингка килгән халыкка Кремльгә – Сөембикә манарасы янына барып, шул вакытта Казанны саклап һәлак булучылар рухына багышлап дога кылу өчен керергә рөхсәт итмәделәр.

Казан урамнарында очраклы рәвештә очраган кешеләрдән интервью алып, Русиядәге халыклар арасында дуслык, бердәмлек, толерантлык бар, дип сөйләнеп йөрүчеләр аңлый микән рус булмаган халыкларны үз ана телендә укытмыйча, рус телле бер генә милләт булдыру өчен берсеннән-берсе мәкерле кануннар чыгарып торуларын? Югары уку йортларына укырга керү өчен имтиханнарны да рус телендә генә бирәсе булгач, хәтта авыл мәктәпләрендә дә русча укырга мәҗбүр итәләр. Бу бик тә мәкерле әйбер, халыклар арасында дуслык булсын өчен түгел, киресенчә, ызгыш-талаш, ризасызлыклар чыгарып, илдәге тынычлыкны бетерү өчен эшләнә кебек күренә түгелме соң ул? Шушы мәкерле кануннар белән килешмичә, үз фикерләрен әйтүче милләттәшләребезне суд, прокуратура юлларында йөртеп, төрмәләргә ябып куялар. Конституциядә андый мәкерле кануннар юк үзе. Төп закон кысаларыннан чыгып, андый мәкерле законнар уйлап чыгаручылар үзләре җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш түгелме соң?

Һәр урында махсус рәвештә эшләүче белгечләр бар бит. Халык мәнфәгатьләренә кагылган мәсьәләләр буенча кануннар кабул иткәндә , аларның да фикерләрен тыңлап, кабул ителгән кануннар булса, тынычлык та, татулык та, бердәмлек тә булыр иде.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии