Мәгърифәтле Әлмәт төбәге

Казанда, Туйкиннар атналыгы барышында бер танышым Әлмәт– Бөгелмә төбәге турында: «Арча да Арча, диләр, менә кайда икән бит ул иң мәгърифәтле төбәк!» – диде. Бу дөрестән дә шулай иде – Габдрәхим Утыз Имәни, Ризаэддин Фәхретдин, Морат Рәмзи, Фатыйх һәм Гыйльман Кәримиләр, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар, Мөхәммәттаһир Байтукалов, тагын бик күп татар мәгърифәтчеләренең ана ватаны бит ул Әлмәт төбәге! Тарихчы, педагог Һади Атласи да нәкъ менә Әлмәт– Бөгелмә төбәгендә шәхес буларак формалашкан, үзенең иң көчле хезмәтләрен биредә язган. 
Шөкер, бүген дә аларның хезмәтләрен өйрәнүче, эшләрен төрле дәрәҗәдә, төрле юнәлештә дәвам итүче татар зыялылары бар. Әлмәттән төбәк тарихчылары Әлфия Ямаева, Дамир Таҗиев, Диләрә Гыймранова, Роза Сәлмәнова, Бөгелмәдән Алсу Мөхәммәтдинова, Миләүшә һәм Әсгать Закировлар, Карабаштан Фазыл Вәлиәхмәт, Әлмәттән мөслимәләр оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр, хәйрияче, мәчетләр салдыручы һәм тотучы Рәйхана Ханнанова – Закирова, кышкы салкын суда йөзү буенча дөньякүләм рекордлар куйган, Кытайда «Тимер кеше» дигән исемне яулаган, туган авылы Салкын Аланда мәчет салган, авылы турында китап язган, туган төбәгендә зур-зур форумнар уздырган Илдус хәзрәт Маликов... Алар һәрберсе үзенчә уникаль, кызыклы шәхесләр, милләтебезгә күп хезмәтләр куйган татар зыялылары, Әлмәт– Бөгелмә төбәгендә Ризаэддин хәзрәт һәм Атласилар кабызып калдырган мәгърифәт нурын саклап торучылар.
Әлмәт– Бөгелмә төбәгенә килгән саен, мин алар белән очрашырга тырышам, китаплары белән танышам, презентацияләрендә катнашам, алар турында рецензияләр язам. Бу юлы Әлмәткә килгәч тә мин Илдус хәзрәт Маликов салдырган Салкын Алан авылы мәчетендә һәм Әлмәттә Рәйхана ханымның хәләл кафесында мөселманнар белән очрашуларда булдым. Бирегә җыелган милләттәшләремә мин мең еллык ислам-татар тарихы, халкыбызның танылган шәхесләре турында сөйләдем. Очрашуларга тирә-як төбәкләрдән дә килгәннәр иде, халкыбыз хак сүзгә, эчкерсез, җанлы аралашуга сусаган, дөнья нинди болганчык булса да, өмет белән яшәргә тырыша. Киләчәктә мондый дини-тарихи очрашуларны халык арасына чыгып, төбәкнең башка авылларында да уздырырга килешенде.
Әлмәттән күңелем булып, якты хисләрдән тулып кайттым. Кайда да халкым кешечә булсын дип тырыша – тормышын да алып бара, динне дә тарата, телен дә бирми. Һәм бу изге эшләрнең башында татар хатын-кызлары тора. Аларга сокланмый мөмкин түгел! Еллар буе авыру ирен караган, аның аяклары киселгәч, ирен балалар кебек күтәреп йөрткән, кадерләп мәңгелеккә озаткан, шундый авыр шартларда да күңелендә матурлыкка мәхәббәтне саклап кала алган Әлфия ханым Ямаева... Ризаэддин Фәхретдин хәзрәт нәселеннән булган замана мәгърифәтчесе, бөекләребезнең нәсел шәҗәрәләрен төзеп, китап итеп, шуларны үз акчасына чыгаручы затлы ханым! Моның өстенә, ул хәзер искиткеч нәфис хәситәләр, изүләр, калфаклар тегә, милләтебезнең матурлыгын шулар аша күрсәтә... Афәрин аңа!
Чабып килгән атны да каршысына чыгып туктата алырлык кыю, машинасын да йөрткән, бизнесын да алып барган, мәчетен дә салдырган, дин сабаклары да биргән, мөслимәләр оешмасын да җитәкләгән Рәйхана Ханнанова – Әлмәт Ханбикәсе... Мин аны яратып шулай дип атыйм. Диндә ихлас, тормышта тәвәккәл, тырыш, булдыклы Елховой мишәре. Бөтенебезне үз тирәсендә җыеп, милләткә эшләтә белә. Афәрин аңа!
Азнакай районының Чалпы авылыннан Гөлшат сеңлем Шәйхулова – шул төбәк мөслимәләренең лидеры, милли һәм дини эшләрне башлап йөрүче, эшмәкәр, хаҗ сәфәрләрен оештыручы, инде туган авылы тарихын тирәнтен өйрәнә башлаган, китапка материал туплап йөргән дин кардәшем... Алар миңа барысы да бик якын, кадерле, чөнки бу татар хатыннары милләтнең бүгенге мәгърифәт йолдызлары.
Ә Салкын Чишмә авылыннан Илдус хәзрәт Маликов турында үзе бер аерым китап язарлык, ул язылыр да әле, иншәәАллаһ! Татарның гаҗәеп үзенчәлекле, башкаларга охшамаган бер шәхесе ул. Кытай һәм Төньяк диңгезләрендә, Идел, Дунай, Енисей елгаларының боздай салкын суларында йөзеп, дөнья чемпионы булган, Гиннеслар китабына кертелгән, гайре табигый көче өчен Кытайда «Тимер кеше» исеменә ия булган, алыптай гәүдәле, аттай чыдам булса да, гаҗәеп нечкә күңелле, динле-моңлы бер татар баласы ул. Ярты гомерен салкын суларда йөзеп, Җир шары тирәли йөгереп уздырса да, җирне бик ярата, туган авылы янында Бәрәкәт Аланы төзеп, шунда хатыны Саҗидә белән җәннәт җимешләре үстереп ята, китап яза... Әмма бу шәхес Салкын Аланга, Әлмәткә, татар тормышына гына сыя торган кеше түгел, балык кебек суларда йөзеп, болан кебек болыннарда йөгереп, бәлки, ул кешелекнең мәңгелек сорауларына җавап эзлидер... Татар җиһанының Киек Каз юлын саладыр, шуның буенча моң булып агадыр... Татарлыкны бөтен дөньяга танытырга телидер...
И, Раббым, рәхмәт сиңа, милләтемне нинди мәгърур итеп барлыкка китергәнсең! Нинди бай һәм затлы, булдыклы минем халкым! Татар бетә дигәндә дә, милләт өчен таулар күчерергә әзер булган фидакарь татарлар... Һәм дөньяны менә шундый кешеләр алып бара, милләтне шулар тотып тора, татарлыкны дөньяга алар таныта...
Язучы, тарихчы Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Әлмәт– Чаллы

Комментарии