«Затлы» сөякләрне җирләү өчен 40 ел кирәк булды

«Затлы» сөякләрне җирләү өчен 40 ел кирәк булды

1977нче елда Сөембикә манарасы янында кеше сөякләре табыла. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә, аларның «затлы» булуы, ягъни хан сөякләре икәнлеге ачыклана. «Затлы» булсалар да, сөякләр безнең көннәргә кадәр җирләнмичә, Археология институты подвалында ятты. Һәм, ниһаять, 40 ел узгач, хан сөякләре җир куенына иңдерелде.

НИЧЕК ҖИРЛӘҮ – АТА-БАБАЛАРЫБЫЗГА МӨНӘСӘБӘТ

Казанның беренче ханы булган Мәхмүтнеке (1467 елда вафат) һәм аның оныгы Мөхәммәт Әмин ханныкы (1518 елда вафат) дип танылган бу сөякләр күп чыганакларда «казу эшләре нәтиҗәсендә табылган» дип әйтелә. Төгәлрәк әйтсәк, аларга Казан Кирмәненә су үткәрү эшләре вакытында тап булалар. Берничә кабер казып алына. Тагын берничә кабер урыны әле дә бар. Бүген алар, һәр кеше күрә алырлык хәлдә, пыяла гөмбәз астында ята. «Казан ханнары төрбәсе» дип аталган әлеге гөмбәзгә, ЮНЕСКО таләпләре нигезендә, кагылырга ярамый.

19нчы май көнне Мәхмүт һәм Мөхәммәт Әмин ханнар һәм аларга туган тиешле ике хатын-кыз җәсәде телгә алынган гөмбәз янында махсус төзелгән төрбәдә җирләнде. Ханнар татар дәүләтчелеге символы булып тора. Аларны ничек җирләвебез безнең тарихыбызга, ата-бабаларыбызга мөнәсәбәтебезне күрсәтә. Шуңадыр, сөякләр табылгач, аларны күмү турында карар тиз кабул ителсә дә, бу эшне ничек башкарырга икәнен озак уйлыйлар. Эш шунда: дин әһелләре сөякләрне шәригать кануннары буенча җирләргә кирәк дип санаса, галимнәр бу эштә татар ханнарын күмү кагыйдәләренә таянуны дөрес күрә. Ике як берничә тапкыр сөйләшеп тә карый. Тик еллар дәвамында уртак тел таба алмыйлар.

Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Казан ханнарын ислам кануннары буенча җирләүне аларга карата зур хөрмәт дип белдергән иде. «Бу сәяси яктан да бик мөһим. Без, татарлар, гасырлар дәвамында дәүләте булган халык. XV гасырда ук Казан ханлыгы белән идарә итүчеләргә хөрмәт белән карыйбыз», − диде ул. Ә тарихчы Дамир Исхаков, татар ханнарын җирләү үзгә бер процедура булган, шуңа күрә аларны махсус кагыйдәләргә буйсынып күмү дөрес, дип белдерде. Тарихчы сүзләренә караганда, ханнарның җәсәде җиргә күмелмәгән, ә табутка урнаштырылган. Табутлар исә төрбә идәнендә торган. Болай итеп күмү ислам кануннарына туры килмәсә дә, ул вакытта дәүләтчелек кагыйдәләре өстенрәк булган, шуңа ханнарны шулай җирләгәннәр.

Дүрт дистә елдан соң, ниһаять, дин әһелләре белән галимнәр уртак фикергә килгән. Үлчәүнең галимнәр торган ягы өстенрәк чыккан. Җирләү йоласына кадәр үк Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов «затлы» сөякләрнең мәрмәр табутларда (саркофаг) ятачагын белдергән иде.

«КҮПТӘНГЕ ТЕЛӘГЕБЕЗ, НИҺАЯТЬ, ТОРМЫШКА АШТЫ»

Җирләүне мөселманнар өчен изге саналган җомга көнендә үткәрделәр. Йола әйтелгәннән бер сәгатькә соңга калып, Кол Шәриф мәчетендә җомга намазыннан соң башланды. Хан сөякләрен алдан ук Археология институтыннан бирегә күчереп куйганнар иде. Дүрт носилкага салынган җәсәдләрне мәчет ишегалдына алып чыкканнан соң, Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин ханнар рухына җеназа укыды. Аннан ул, Татарстанның баш мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән беренче носилканы алып, Сөембикә манарасы территориясенә китте. Калган носилкаларны «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы делегатлары алып барды. Төрбә янында аларны Президент Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Президент ярдәмчесе Камил Исхаков, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды. Башка җитәкчеләрнең, депутатларның, аеруча «Милләт» дип кычкырып йөргән әдипләрнең мөһимрәк эшләре булгандыр инде – алар җирләүдә катнашмады.

Рөстәм Миңнеханов әлеге вакыйганың күптәнге теләк икәнен әйтте. «Соңгы елларда без үз тарихыбызга зур игътибар бирәбез. Бүген тагын бер зур вакыйга уза. Ханнарыбызның җәсәдләрен җир куенына урнаштыру − күптәнге теләгебез. Ул теләк, ниһаять, тормышка ашты», − диде ул.

Ә Минтимер Шәймиев йола узган урынның зур кыйммәткә ия икәнен билгеләп үтте. «Казан Кремле − бик бай һәм катлаулы тарихыбызны чагылдыра торган мөһим урын. Бу урында сугыш та игълан ителгән, сөйләшүләр дә алып барылган, килешүләргә дә кул куелган. Үз тарихыңны өйрәнү һәм саклаудан да изге эш юк», − диде дәүләт киңәшчесе.

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин исә үз чыгышында адәм баласының җаны чыккач, аның туфракка кайтарылуының мөһим икәнлеген әйтте. «Иманлы кеше җир йөзендә миллион ел яшәсә дә хаклы. Ләкин җаны чыкса, ул туфракка кайтарылырга тиеш. Әгәр дә кайтарылмаса, җир йөзендә бәлаләр артачак. Элекке вакытта бераз гына яңгыр яумый башласа да, кешеләр, берәр җирдә кабер ачылмаганмы, яңгыр шуңа яумыйдыр, дип борчыла торган булганнар», − дип сөйләде ул.

Җәсәдләрнең ничек җирләнгәнен төгәл әйтә алмыйбыз. Җеназа вакытында төрбәгә кертмәделәр. Күптән түгел «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева төрбәгә туристларның да кереп йөри алмаячагын белдергән иде. Чөнки төрбәдә «урын бик тар» икән. Төрбәнең эчен пыяла аша күреп булачак дигән сүзләр дә дөрес булып чыкмады. Дин әһелләре җирләнгән сөякләрнең күренеп торуын теләмәгән. Шуңа күрә конус формадагы махсус тәрәзә башта ясалган да, аннары каплап куелган. Пыяла әрәм итеп, ул тәрәзәне ясап торасы да калмаган да бит…

АК МАТУР БИНА ГЫНА ТҮГЕЛ

Патша сөякләрен җирләүне Русия халкы бер күргән иде инде. 1998нче елда, бөтен илне шаулатып, Николай II һәм аның гаиләсен җирләделәр. 1991нче елда Екатеринбургтан ерак түгел кеше сөякләре табылгач, Русия баш прокуратурасы хәтта җинаять эше ачкан булган. Ә калдыкларның император гаиләсенеке икәнен белгәч, аларны Петербургның Петропавел чиркәвендә зурлап җирләделәр. Бу хакта бөтен матбугат шаулады, вакыйганы телевидение турыдан туры эфирда күрсәтте. Русия Президенты, руханилар да җирләүдән читтә калмады.

Күпләр татар ханнары сөякләрен җирләүне дә Николай IIнеке белән чагыштырды. Янәсе, урыслар үз императорларын зурлап җирли икән, нигә әле моны татарлар да шулай зурлап эшләми? Казан ханнары да урыс императорларыннан ким булмаган бит. Алар да дәүләт тоткан, зур сәяси көчкә ия булган. Әмма, нәтиҗәдә, безнекеләр урыслар кебек үк булдыра алмады шикелле. Күмү йоласында җитәкчеләр катнашса да, барысы да югары дәрәҗәдә узса да, бу вакыйга чираттагы «үз казаныбызда кайнау» кебек килеп чыкты.

Беренче чиратта бу күмү йоласында кешеләрнең аз булуына бәйле. Оештыручылар шушы көннәрдә Казанда узган форумнардан оста файдаланган. «Милли тормыш һәм дин» VIII Бөтенрусия татар дин әһелләре форумы делегатлары һәм «KazanSummit» халыкара икътисади саммитында катнашучылар хан сөякләрен җирләүнең шаһитлары булды. Ә аларның саны шактый. Димәк, Сөембикә манарасы янында кеше җитәрлек була дигән сүз. Гади халыктан йолада күп дигәндә 40 кеше катнашкандыр. Хәтта татар интеллигенциясе дә аз күренде. Ярый әле татар тарихын алга сөрүче тарихчыларыбыз бар инде. Шундый шәхесләрнең берсе Индус Таһиров: «Эшне моның белән туктатырга ярамый, Мәхмүт ханга һәйкәл куярга кирәк», − дип белдерде.

Катнашучыларның аз булуы халыкка җирләнгән ханнарның кем булуын, ни өчен аларның 40 елдан соң гына җирләнүен һәм ни өчен бу вакыйганың мөһим икәнлеген аңлатмауга бәйле. Чарада журналистлар шактый күренсә дә, телевидениедән турыдан-туры трансляция булмады. Интернетта трансляция булган. Әмма олы яшьтәгеләр өчен бу кулай вариант түгел шул.

Социаль челтәрдәге «бит»емә хан сөякләрен җирләү барышыннан фото һәм видеолар кертеп бардым. Анда да халыкның бу «зур вакыйга» дип аталган чарадан хәбәрдар булмавы күренде. «Кемне җирлиләр?», «Кого они несут?», «Нәрсә булган?» кебек сораулар бик күп килде. Бер танышым хәтта: «Ул сөякләрне ел саен шулай алып чыгып, уратып алып керәләрмени?» − дип тә сорады…

Ничек кенә булмасын, Казанда татарлар өчен тагын бер истәлекле урын барлыкка килде. Җирләү йоласы тәмамлангач, экскурсиягә килгән бер төркем баланың хор белән Сөембикә манарасының катларын санаганын күрдем. Киләчәктә бу балаларга ханнар җирләнгән төрбәдә кемнәр ятуы хакында да сөйләнсен иде. Яшь буын бу төрбәне ак матур бина дип кенә түгел, ә аның нәрсә белән кыйммәтле һәм кадерле булуын да белеп яшәсен иде.

Илгиз ШӘКҮРОВ

Комментарии