Үләргә язмасын икән

Күптән түгел генә карчыгым вафат булды. Түбән Кама больницасында ике тәүлек аңына килә алмыйча ятты да үлде. «Аңына килмәде», – диде табиблар. Безне янына кертмәделәр. Үләр алдыннан якын кешесе авызына су тидереп утырса, аның медицинага нинди зыяны тияр иде икән?

Үлеп кенә котылып булсачы безнең илдә. Үлгән кешене яралар. Шул кадәр сорадык, ярмагыз, кирәкми, дидек. Ул сиксәнне үткән иде инде. Диагнозы да билгеле – инфаркт. Үлүен дә больницада үлде. Юк, ярмыйча ярамый, «судебное дело», имеш. Яручының үзенә дә кирәк түгел икән ул, кемдер бик ирексезли. Ник кирәк бу ирексезләү?!

Безнең баштан үтте инде бу эшләр. Хәзер үткәннәрне кире кайтарып булмый. Ә бит моның белән күпләрнең очрашасы бар әле. Чыннан да, якын кешеләренең ризалыгыннан башка мәетне нишләтсәләр дә ярый микәнни? Карчыгымның үлемен бөтен дөньяга фаш итәсем килми, шуңа да исемем редакция өчен генә.

Зиннәт абзагыз

Комментарии