- 27.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Соңгы вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтиләренең кертем кенәгәсендә җыелган акчаларын балалары кайтара алу турындагы язмалар газеталарда басылды.
Әтием Галәвиев Вәгыйзь Галәви улы сугышлар афәтен кичеп кайта алды. Ләкин ул хөкүмәт тарафыннан бернинди кадер-хөрмәт күрмәде. 1982 елның 27 октябрендә 69нчы яшендә вафат булды.
Әтием 4 йорт салды. Берсен сугышчан дусты Хәйретдинов Якуб җизнәбезгә (Апакай авылыннан) биргән вәгъдәсен үтәп, аның тол хатынына һәм ятим калган кызына салып бирде. «Кайсыбыз исән кайта, шул гаиләбезне кайгырта», – дип бер-берсенә сүз биргән булганнар. Унынчы буын Калеб бабабыздан килгән нәсел кагыйдәсен үтәү бар: «Вәгъдә – иман, дөреслекне яклап, саклап яшә!» Моңа кадәр Хөснетдин улы Галәви тармагы бу кагыйдәгә тугры булды.
МТСлар вакытында әти тракторчылар бригадиры, аннан Питрәч районы, Киров исемендәге колхозда (Пимәр авылы) инженер-механик булып эшләде. Ул тирә-якта билгеле кеше, Сабан туе батыры иде. Әти барлык ир туганнарын тракторчы һөнәренә өйрәтте.
Бүген исә хөкүмәт аның каберенә таш та куймый, чөнки түрәләр чыгарган закон буенча, моңа 1991 елдан башлап үлгәннәр генә «лаек» икән. Дөрес, Габдрәшит абыем белән чардуганын да, ташын да куйдык. Аллага шөкер, карап торабыз. Инде Габдрәшит абыем да, Минһаҗ энем дә вафат. Канәфия энем белән мин исән әле. Аллаһы Тәгалә хәерле гомерләребезне бирсен!
Татарда «Өлештән калганчы, көмештән кал!» дигән сүз бар. Ник бу хөкүмәт дигәннәре яшьлеген, саулыгын сугышта калдырып кайткан, сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтүгә булган бөтен акчаларын биреп, безне, ул чор балаларын, кешечә тәрбияләп үстерергә, укытырга мөмкинлеге булмаган әтиләребездән көлә икән? Миллиардлаган акчалар социалистик һәм Африка илләренә китте. Хәзер дә шулай: безгә газны Европа илләренә караганда кыйбаткарак саталар, монополистлар бәяне арттырырга гына тора. Капитализмның олигархларын нигә тудырырга иде? Акчага табынып, үтереш, наркотиклар, фахишәлек, рейдерлык, ришвәтчелек, казна талауны һ.б. безнең җәмгыятькә нигә кертергә иде?! Әнә Кытай боларның берсен дә кертмәде.
Хәзер хөкүмәт халыкны ризалатмакчы булып, ярым-йорты законнар, халыкның игътибарын читкә тарту өчен, чынга ашмый торган реформалар ясап ята.
Шушы көннәрдә әтиемнең хәрби учет карточкасы белән таныштым. Әтием Вәгыйзь Галәви улы йөз көнлек фин сугышында катнашкан, 12нче гаубицалар полкында сугышкан. «Март аенда фин сугышы беткәч, Ленинградка кайтып төштек. Киез итек белән Ленинград урамнарында су ерып йөрдек, ул бет, бет!» – дип сөйли иде мәрхүм.
Бөек Ватан сугышында 144нче дивизиядә хезмәт иткән. Алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары ташыган. Әллә ничә машинасы күккә очкан. «Украинаның тип-тигез даласыннан барасың. Әллә кайдан гына күк йөзендә немец бомбардировщигы пәйда була. Машинаңны калдырасың да бар көчкә юлдан читкә чабасың, башыңны тотып, җиргә капланасың. Фашист бомбасын ташлый да югала. Ә юлда – ут, ялкын, шартлау, мәхшәр!» – дип сөйли иде.
Аннан Япония белән сугышка китә. 48нче артиллерия зенит полкында «ЗИС-5» автомашинасы шоферы була. Казан вокзалын «Улым Рәшит, кызым Рәшидә!» – дип кычкыра-кычкыра узып китә. Өйдәгеләр берни белми. Казанда туганнары да бар, югыйсә. Әйтергә кушмаганнар. Әти өйгә 1946 елның июнендә кайтты.
Әтине Казаннан ир туганнары озата кайтты. Менә өй каршына «полуторка» дип аталган йөк машинасы килеп туктады. Машина кузовыннан ир-атлар сикереп төште. «Вәгыйзь кайткан!» – дип бөтен авыл халкы җыелды. Мин, 5 яшьлек кыз: «Кайсы минем әти икән?» – дип кешеләр арасында йөгереп йөрим. Базык гәүдәле, билен каеш белән буган, күн итек кигән, зәңгәр күзле матур бер кешенең аякларын «Әти!» – дип кочаклап алдым. Әтиемә бу вакытта 32 яшь булган. Шуның 4 елын армия хезмәтендә һәм хәрби өйрәнүләрдә, 5 елын сугышларда үткәргән. Әти, иелеп: «Кызым!» – дип мине күтәреп алды. Аннан әтинең аякларына сугышта үлеп калган Якуб җизнәм кызы Миңлегөл сарылды. Әти икебезне дә күтәреп капкадан керде. И ул чактагы шатланулар! Шул минутларны искә төшергән саен елыйм. Бер-бер артлы өч сугышта – 5 ел үлем чигендә йөреп исән кала ул. Шушы кешенең кабер ташына хакы юкмы?
Дөрес булмаган, кешеләрне рәнҗетүче законнарны үзгәртегез, түрәләр!
Рәшидә ГАЛӘВИ.
Питрәч районы, Күн авылы.
«Кайсы минем әти икән?» ,
Комментарии