Халыкны кем кайгыртыр?

Халыкны кем кайгыртыр?

Бу түрәләрнең, эш башкаручыларның илебез хуҗасының бер генә фәрманын да халык файдасына булсын, дип үтәмәүләренә минем исем китә. Ни өчен чыгарыла соң ул законнар үтәлмәгәч? Ни өчен үтәлми? Безнең районда берәр кәгазь артыннан йөрисе булса, еллар буе район юлын таптыйсың. Менә бер газетадан мисал: «Ана капиталы алырга булышам, керемнәрне раслау таләп ителми. Түбән бәядә. Кыска срокларда». Кадерлеләрем, моны ничек аңларга? Бу кешедән көлү булмыймы соң? Ни өчен кеше үз документын кыска срокта үзе эшли алмый. Шушында утыручы хезмәткәрләр башкаручы эшне арадашчы аша бәялиләр булып чыга түгелме соң? Бу түрә кисәкләре яшертен акча эшләү юлына баскан түгелме? Алай бушка эшлиселәре килмәгәч, ачыктан-ачык сорасыннар иде, халыкны интектереп йөрткәнче. Дөреслек кайчан булыр. Ярты ел йөрдем бит өемне үземә күчерер өчен. Җан әрнегәнгә язуым. Минем кебек интегүчеләр бик күп. Шушы да буламы халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Менә безнең Балык Бистәсендә бер кәгазь алу өчен социаль яклау бүлегенә барсаң, ул районның иң аргы ягына, ә паспорт алырга икенче ягына барасың. Ә аралары икешәр чакрым. Авыру кеше көне буе да йөреп бетерә торган түгел. Ни өчен районда халыкка хезмәт күрсәтү кабинетларын бер урынгарак тупламыйлар икән. Бу мәсьәләне хәл итү бик кирәк!

Хөрмәт белән Зиятдин абзагыз.

Балык Бистәсе районы, Олы Елга авылы.

Комментарии