- 27.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №43 (25 октябрь)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Казанның илбасарлар тарафыннан басып алынуына да 2017нче елның 15нче октябрендә (иске стиль белән 2нче октябрь) 465 ел тулды. Бу – тарих өчен дә шактый зур вакыт, ул заманнардагы әби-бабаларыбыздан безне чама белән 20 буын аерып тора дигән сүз. Халыкта: «Җиде буын нәсел чылбырыңны бел!» – дигән гыйбарә бар, ә монда – 20! Шулай булса да, татарның асыл ул вә кызлары (милләтпәрвәрләре) 1989нчы елдан башлап, һәр елны ошбу дата җиткәч, мәркәзне саклап шәһит киткәннәр рухын искә алырга җыела.
Быел бу чараны билгеләп үтәргә митинг урыны итеп шәһәр хакимияте аулактагы Тинчурин бакчасын ярашлы дип тапкан (2015нче елның 29нчы августында республиканың суверенлыгы турындагы Декларацияне кабул итүнең 25 еллыгын билгеләп үткәндә дә нәкъ шул урынны тәгаенләгәннәр иде). Моннан 5-6 еллар элгәре Ирек мәйданында җыелган чакларны хәзер сагынып искә алырга гына инде: колонна белән Кремль тарафларына үтеп, Сөембикә манарасы янында әрвахларга дога кылуны да моңсуланып искә төшерергә кала, хәерле булсын.
Дөресен әйтергә кирәк, соңгы елларда искә алу – матәм көненә җыелучыларның саны 300 чамасыннан артмый иде, быел бу исәп икеләтә артык. Беренче карашка, сөенергә ярыйдыр кебек. Әмма, җәмәгать, татар һәм башка «кече» халыкларның теленә якын киләчәктә һаман саен кысрыкланып, отыры бетү куркынычы янавын исәпкә алганда, бу бик аз! Мәйданнарны тутырып килергә тиеш идек бит. Кайда безнең Татарстан вә Башкортстан мәктәпләрендә татар теленнән белем бирүче мөгаллимнәребез, ник дәшмисез? Туган телебезне предмет буларак кына түгел, әллә инде җисми әйбер буларак та тартып алмыйлардыр бит?! Кайда төрле «югарылыкта» кәнәфи биләүче «йомышчы» – чиновниклар, интеллигенция вәкилләре һ. б.? Шунысы бераз күңелне юата: Татарстан башкаласына элгәрләребезне искә алырга быел Башкортстанның Уфа каласыннан гына түгел (алар күп санлы), ә Бәләбәйдән элекке атаклы татар гимназиясе директоры Нурмөхәммәт Хисамов та бар (БТКның бер корылтаенда РФ президенты Владимир Путинга сорау белән мөрәҗәгать иткән иде), Мәскәүдән танылган шагыйрь-робагыйчы, сценарист Әхмәт Саттар да биредә, Киров өлкәсеннән укытучы иптәшнең (кызганыч, фамилиясен истә калдырмадым) килүе һәм чыгыш ясаулары ямь өстенә ямь булды. Күрше Чуашстан һәм Мари Иле республикалары вәкилләренең элек Казан ханлыгы заманнарында берләшеп көрәшкәндәге кебек, бергәләп милли-этник үзенчәлекләрен саклау өчен берләшергә өндәүләре дә һәртөрле хуплауга лаек.
Көндезге 13 сәгатьтә дин әһеле – имамның вәгазе һәм догасы, аннары Фәүзия Бәйрәмованың ялкынлы чыгышы белән башланып киткән искә алу чарасында чыгыш ясаучылар саны унбиштән артты (кайбер «исемле» язучы һәм шагыйрьләрнең, мәйданга килеп тә, берничә җөмлә булса да әйтергә җөрьәт итмәүләре генә аңлашылмый). Алар арасында аеруча истә калырлык нотык тотучылардан РФ һәм ТР халык артисты Әзһәр Шакиров, Төрки Халыклар Ассамблеясе координацион советы әгъзасы Рафаэль Мөхәммәтдинов, Нурмөхәммәт Хисамов, шагыйрь Нәҗибә Сафина, язучы Фирдәвес Хуҗин, Түбән Кама милли хәрәкәт лидеры Раиф Галиев, ТР халык артисты Миңгол Галиев, җәмәгать эшлеклесе Әдилә Әдиятуллиналарны санарга кирәктер. Әллә-ни күп булмасалар да, хәтере җуелмаганнар арасында яшьләрнең басып торуы һәм башкаларга кушылып, әйләнә-тирәне еш кына «Азатлык!» оранына күмүе аеруча игътибарга лаек.
Өч сәгать дәвам иткән митинг федераль һәм республика хакимиятләренә 8 пункттан торган резолюция-мөрәҗәгать кабул итү белән төгәлләнде. Ул болай дип башлана:
«Без, митингта катнашучылар, Русиядә яшәүче татарларга һәм Татарстандагы барлык ватандашларга мөрәҗәгать итәбез. Хөрмәтле ватандашлар! Чуашлар, украиннар, башкортлар, татарлар, руслар, марилар, удмуртлар, мордва халкы! Татарстан халыклары арасында дошманлыкны тудырырга теләүче, котыртучы көчләр көчле һәм мәкерле. Әмма без, нинди генә бәхәсләр булса да, «Татарстан халыклары арасында тынычлыкны, дуслыкны саклап калырга, дошманлыкка юл куймаска!» дигән хакыйкатькә нигезләнеп эш итәргә тиеш. Шул вакытта бар мәсьәләләрне чишәрбез, сөекле Татарстаныбызда барлык халыклар чәчәк атар!..»
Фирдәвес ХУҖИН,
Алабуга шәһәре
Комментарии