Фәүзия Бәйрәмованың хезмәтләре Тукай бүләгенә лаек

Фәүзия Бәйрәмованың хезмәтләре Тукай бүләгенә лаек

Газетабызның 18 гыйнвар санында Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче даими укучыбыз Анурбик Гобәйдуллинның «Фәүзия Бәйрәмованың хезмәтләре Тукай бүләгенә лаек» дигән мөрәҗәгатенә теләктәшлек белдергән хатлар килә тора. Бүгенге санда шул хатлардан юлларны укырсыз. Авторларыбыз хатларын тулысынча бирмәгәнгә үпкәләмәс дип уйлыйбыз, күп хатларда уртак фикерләр чагыла.

МИЛЛӘТ АНАБЫЗ БИТ УЛ!

– Нобель премиясенә дә лаек кеше. Җир йөзендәге бар татар халкы арасында аның кебек милләт җанлы, милли рухлы, янып-көеп йөрүче тагын кем бар?! Нинди генә мәсхәрәләргә дә, кимсетүләргә дә каршы тора алучы милләт Анабыз ул!

Башкортлар Салават Юлаевны ничек олылый белә, карагыз! Ә без Фәүзия Бәйрәмованы олыларга «старший брат»тан куркабыз.

Аңа һәйкәл куярлык. Исемен мәктәпләргә, урамнарга биреп, аның исемендәге премия булдырып, студентларны, аспирантларны бүләкләргә кирәк.

Казан, Казан! Моңлы Казан, куркак Казан, ник уяна алмыйсың син һаман, Казан?!

Миңа җәен 80 яшь тула. 60 ел математика укыту эшендә хезмәт иттем. Шуның 26 елын Уфада укытучыларны методика серләренә өйрәтүгә багышладым. Татарларыбызның язмышы мине һәрвакыт борчый. Бигрәк тә туган телебезнең, динебезнең язмышы җанны сыкрата. Газеталарда, телевидениедә «телебез бетә» дип зарланып, урысны гаепләп мыгырдаудан ни файда? Тел гаиләдә саклана икән, ул мәктәпләрдә укытылмаса да, бетмәячәк. Карга кайда гына очмасын, ул саесканча кычкырмый, үзенчә каркылдавын дәвам итә. Сандугач та песнәкчә яки чыпчык кебек чыркылдамый бит. Ә татар белән башкорт гаиләсендә урыс телендә сөйләшү традициягә әйләнеп бара. Кешеләр аңы кошларныкыннан да түбәнгәрәк төштемени соң? Оят бит, хурлана да, милләтебез белән горурлана да белмибезмени??

Сәлам белән Дания апагыз.

«ВРЯД ЛИ БИРЕРЛӘР…»

Фәүзия Бәйрәмова Тукай бүләгенә бик күптәннән лаек. Соң булса да, уң булсын. «Безнең гәҗит» укучылары имза җыеп булышса, начар булмас иде. Урыс әйтмешли, «вряд ли» бирерләр. Ник дисәң, аңа Тукай бүләге биргән кешеләрне дә милләтчегә әйләндерәчәкләр. Казанның берәр урамын аның исеме белән атарга кирәк дип уйлыйм.

Яза китсәң, тырнап торган проблемалар күп инде ул. Язгач, җиңеләеп каласың. Хәзер бит авыл кешесе дә шәһәр кешеләре кебек бер-берсенә керми, кич утыру – үткән заман. Һәрберсе үз эченә, өенә кереп бикләнде. Беркемнең бер кешедә, бер нәрсәдә, бернинди эше юк.

Р.СӘГЫТДИН. Болгар.

УЛ ГЕЛ АЛГЫ САФТА

Бу тәкъдимне үзен татар милләтеннән булган һәр кеше яклап чыгар дип уйлыйм. Әгәр комиссия әгъзалары татар җанлы кешеләр булса, аңа бу бүләкне күптән бирергә тиеш иде инде. Белемем 7 класс кына булса да, татар дөньясында Фәүзия кебек азатлык өчен көрәшүче ир-атларны да мисал итеп куя алмыйм.

СССР таркалганда, ерак Себердә вахта белән эшли идем. Шул чорларда ук Ф.Бәйрәмова Русиядә Татарстан бәйсезлеге өчен көрәшүчеләрнең алгы сафында барды, шул вакыттагы барлык сессияләрдә, урамда үзәктә ул булды. Күрше-тирә урыслар да Фәүзия сөйләгәндә безгә кереп тыңлый иде, мин тәрҗемә итәм. Ул бездә яшәүче башка милләт халыкларына бер начар сүз әйтмәде. Аның тәнкыйть сүзләре түрәләргә булды. Татарстан, кәгазьдә генә булса да, Фәүзияләр ярдәме белән бәйсезлек алды.

Татарстанда «Безнең гәҗит» кебек газета укыганым юк. Ходай үзегезне бәла-казалардан сакласын.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт шәһәре.

БЕЗНЕҢ МӨРӘҖӘГАТЬ

Газета аша Тукай премиясе бирүче комиссия әгъзаларына безнең мөрәҗәгатьне җиткерсәгез иде.

Барыбыз да күреп тора: халкыбызның талантлы, уңган кызы Фәүзия Бәйрәмова – әле бит күп китаплар авторы да. Ул илебез буйлап халкыбызның җәүһәр ташларын җыеп, әсәрләре аша тарихыбызны, даныбызны киләчәк буыннарга калдырырга тырыша. Китапларында чынбарлык, киләчәк турында кайгыртучанлык, укучылар өчен искиткеч күп мәгълүмат.

Фәүзия Бәйрәмова Тукай премиясен алырлык дәрәҗәгә ирешкән дип уйлыйбыз.

Фавил ЗАКИРОВ.

Әлмәт шәһәре.

(Хатта 7 имза.)

Без дә кушылабыз!

Мин Минзәлә районы Әтрәкле авылында яшәүчеләрдән, сезнең газетаны өйләребезгә яздырып һәм кулдан-кулга күчереп укучылар исеменнән язам.

Фәүзия Бәйрәмованы Тукай бүләгенә тәкъдим итү – бик вакытлы, дөрес фикер. Без, Әтрәкле авылының «Безнең гәҗит»не яратып укучылары, аңа бик теләп кушылабыз. Фәүзия Бәйрәмова Тукай бүләгенә күптәннән лаек иде дип саныйбыз.

Барысы исеменнән Суфия ХӨСӘЕНОВА.

(Хатта 17 имза.)

АВЫРЛЫКНЫ КҮП КҮРДЕК

Фәүзия Бәйрәмованың «41 сырт» дигән китабын исем-акылым китеп укыдым. Анда татар халкының ничек җәфа чиккәнлеге турында язылган.

Без, сугыш чоры балалары, авырлыкларны күп күрдек. Мин үзем Саба районы Лесхоз бистәсендә үстем. Әтием шунда эшкә килгән җиреннән сугышка киткән. Әнием өч бала белән калган. Без ачлыктан шешенмәс өчен төрле мөмкинлекләр таптык. Урманда сәрдә үләне, кычытканы, гөмбәсе, җиләге, утыны күпме телисең – рәхәтлән.

5 классны тәмамлагач, җәйге каникулда урманда эшли башладык. 10 классны бетергәнче эшләдек. Эшләгән кешегә урманнан печән чабарлык алан бирәләр иде. Көненә 5әр агач утыртырга дигән норма бар иде. Хәзер без утырткан агачларга 55-60 яшь булыр иде, әгәр кисмәсәләр.

Безнең белән үскән балаларның күбесе юк инде. Мин 10 классны тәмамлагач, мәктәпкә эшкә кердем. Концерт, спектакльләр кую, агитаторлык эше дә (авыл буйлап сөт, ит, май, йон, йомырка сорап йөрү) безнең өстә булды. Ул вакытта Галимов атлы райком секретаре безне елатканчы сүгеп кайтарды. Мин кайтып, әнине елатып, 5-6 айлык бозавын иткә тапшырттым.

Ф.Бәйрәмованың Лесхоз турындагы язмасын табып укыйсым килә. Эзләп-эзләп карадым, тапмадым.

Фәүзия Бәйрәмова бу бүләккә лаек дип үз имзамны куям.

Фаягөл САТТАРОВА.

Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы.

Дүнгәләк без

Фәүзия апа Бәйрәмова язмалары зур кызыксыну уята. Бу шәхеснең халкыбызга куйган хезмәте бәяләп бетергесез. Без, татарлар, үз тарихыбызны бик начар беләбез. Бәлки, шуңадыр, төрле уйдырмаларга тиз ышанабыз. Телебездән, динебездән, милләтебездән ваз кичәбез. Без – толерант халык, дибез. Ә бит толерантлык – үзеңнең кем булуыңны оныту бәрабәренә башкаларга яраклашу түгел. Башка милләт, башка дин кешеләрен хөрмәт ит, ләкин үз асылыңны югалтма. Кызганыч, бездә милли үзаң түбән, горурлык юк.

Мин Оренбург өлкәсеннән һәм үземне дала кызы дип йөртәм. Оренбург дигәч, күпләр Соль-Илецкны – тоз күлен искә төшерә. Гәрчә, өлкәбезнең территориясе шактый зур, табигате, климаты да төрле. «Икенче Швейцария» дип йөртелгән Куандык яклары да, энҗегә тиңләнгән Бозаулык урманнары да бар бездә. Сүз уңаеннан әйтим, Соль-Илецкның төркичә тәрҗемәсе – тоз түбә, элек монда тоз тавы булган, элек-электән казахлар дәваланган.

Тоцк районының Әмирхан авылы – туган җирем. Аңа 1785 елларда нигез салынган. Авыл тарихы, мөгаен, борынгырактыр. Кечкенә чакта изгеләр кабере турында ишеттем. Аның хакында сөйләүчеләр күп булса да, кызганыч, якынча да урынын күрсәтүче булмады. Тарихыбыз шулай юкка чыга, күрәсең. Оренбург җирләре – элек-электән төрки халыклар яшәгән төбәк. Бу хакта географик атамалар да сөйли. XVIII гасырларда күп кенә татар авылларына нигез салынган. Бу инде икенче дулкын күчеп килүчеләрдер.

Сәйфетдин авылына да чукындыручылардан качып килүчеләр нигез салган. Әбием Көектән иде. Бу авыл узган гасырның урталарында юкка чыга. Янәшәдә генә Любимовка авылы. Әби күп белсә дә, авыллары, туганнары турында сөйләргә яратмады. Сораштыра башласаң: «Нигә инде ул? Сезгә аны белергә кирәкми», – дип кырт кисә иде. Әбинең иң кечкенә сеңлесе туган авылын еш искә алды. Бу авылга да чукындырудан качып килүчеләр нигез салган. Шушы авыл тирәсендә борынгы курган да табыла. Археологик табылдыклар Оренбургның туган якны өйрәнү музеенда саклана.

Погромное авылы тарихы турында да шактый кызык мәгълүматка тап булдым. Элек монда да борынгы мөселман каберлеге була. Яндырылган, туздырылган җирләргә соңрак урыс крестьяннарын күчереп утырталар.

Кызганыч, инде районыбызда татар теле укытылган бер мәктәп тә калмады. Сәйфетдиндә дә, Мөлектә дә, Әмирханда да мәктәпләр ябылды, мәктәпкәчә яшьтәге бер бала да калмады. Ялгыз әниләр тарафыннан тәрбияләнүче ике бала бар икән безнең авылда. Балаларын әби-бабалары бераз аякка бастыргач, алары да китәр инде. Хөсәендә башлангыч мәктәп калды. Озын гомерле булмас. Безнең халык таркау да, көнче дә бит.

Ни кызганыч, безнең төбәккә беркайчан да игътибар булмады. Үз милләттәшләребез арасыннан да милләтне әйдәп, оештырып барырлык кеше табылмады.

Районыбызның татар оешмасын элеккеге коммунист җитәкләде. Мин аларга каршы түгел. Ләкин ул абзый мөселманнар исеменнән мәкалә язганда, әти-әнисе биргән исемне куйса, коммунистлар вәкиле буларак язганда, Михаил Иван улы имзасын сырлый иде. Үз исемен төрләндергән кеше артыннан кем иярсен?!

Кызганыч, көчсез тамырлы, аз гына җил искәндә дә туган-туфрактан аерылып, җил кайсы якка иссә, шунда тәгәрәүче дүнгәләктәй без. Хәер, Казанның үзендә дә хәлләр искитәрлек түгел бит. Кайсы дәүләт учреждениесендә татар телендә мөрәҗәгать итеп була? Татарлар үз телен өйрәнмәгәч, ник башка милләт кешеләре аны өйрәнсен?! Катнаш никахларның искиткеч күп булуы да күңелсез уйларга этәрә. Шулай да, халкыбызның киләчәге матур булыр дип ышанасы килә.

Дилә ФӘИСХАНОВА.

Казан шәһәре.

ТР Президенты, Г. Тукай исемендәге

Дәүләт бүләге Комиссиясе рәисе

Р.Н.Миңнехановка

Ачык хат

Бөтентатар иҗтимагый үзәге күренекле татар язучысы һәм тарихчы Ф. Бәйрәмованы 2012 елга Тукай бүләгенә тәкъдим иткән иде. Ул татар тарихын өйрәнү һәм язу өстендә армый-талмый эшли. Татарның тарихи төбәкләрендә сәяхәт итә, архивларда эшли. Аның матбугатта басылган күпсанлы язмалары аерым бүләккә лаек. Татар тарихына багышланган тарихи романнары татар дөньясында танылган, берсе дә кибет киштәсендә ятмый.

Ф. Бәйрәмов күренекле язучы гына түгел, ул татар халкы өчен җан атып йөрүче кеше. Ул Чиләбе өлкәсендә “Маяк” комбинатында булган авария нәтиҗәсендә агуланган татар авылларының фаҗигасе турында беренче язып чыкты. Аның фидакарьлеге аркасында ул авылларны агуланган җирләрдән күчерә башладылар.

Без Тукай бүләгенә “Күчем-хан” һәм “Батырша” романнарын тәкъдим иттек. Бу зур күләмле һәм тирән эчтәлекле әсәрләрдә татар тарихының фаҗигале вакыйгалары тәсвирлана. Аларның әдәби дәрәҗәсен Татарстанның танылган язучылары бик югары бәяли.

13 мартта басылган Тукай бүләгенә кандидатлар исемлегендә Фәүзия Бәйрәмова кертелмәгән. Бу аңлашылмый торган хәл. Аның татар әдәбияте өчен күрсәткән хезмәтләре бик зур, ул һичшиксез Тукай бүләгенә лаеклы әдип. Кемгәдер аның иҗтимагый эшчәнлеге ошамый икән, бу мәдәниятле җәмгыяттә гаделсезлекнең һәм башбаштаклыкның сәбәбе була алмый. Безнең һәм Сезнең максатыбыз – Татарстан Конституциясендә язылганча, «хокукый демократик дәүләт» төзү. ХХ1 гасырда кешене сәяси карашлары өчен кыерсыту хурлык, оят! Бу аяныч вакыйга турында Сез белмисез, дип уйлыйбыз һәм аны гаделлек, демократия рухында чишәрсез дип ышанабыз.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумы.

22.03. 2012 ел.

Комментарии