- 29.01.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
(Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Татар халкына мөрәҗәгате)
1952нче елның 21нче февралендә Бангладеш илендә, Дакка шәһәрендә, бенгали телен дәүләт теле итеп тануны таләп иткән студентлар чыгышы мәрхәмәтсез бастырылды. Бу фаҗига турында истәлек итеп ЮНЕСКО (Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча Берләшкән милләтләр оешмасы) Генераль конференциясе 1999нчы елда 21нче февральне Халыкара туган тел көне дип игълан итте. Бу истәлекле көн алдыннан безнең туган телебезнең хәлен ничек бәяләргә була? 1906нчы елда Гаяз Исхакый «200 елдан инкыйраз» дип, язган. Әмма инкыйразны (телнең, милләтнең юкка чыгуы) бүгенге көндә күрәбез. Татар телен белүче татарларның саны 2002нче елдан 2010нчы елга кадәр 1 миллион 70 меңгә кимегән. 2010нчы елдан 8 ел үтте. Татар телен белми торган татарларның саны бик тиз арта. Үзенең фикерләрен татар телендә аңлата белә торган, татар гәҗитен, китабын укый торган ничә татар калган икән бу дөньяда? Бердәм Дәүләт Имтиханын (ЕГЭ) татарча бирүне тыйгач татар урта мәктәбе юкка чыкты. Татарстан Югары Советының Татар Милли Университетын ачу турында 1994нче елгы Карары тормышка ашырылмады, хыял булып калды. 2018нче елның 3нче августында № 317-ФЗ Федераль канун кабул ителде. Бу канун Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укытуны гамәлдән чыгаруны аңлата. Әмма бу канун Русия Федерациясе Конституция Мәхкамәсенең 2004нче елның 16нчы ноябрендә чыккан № 16-П Карарына каршы килә. Бу Карарда «Татар һәм рус телләрен Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак, тигез күләмдә укыту РФ Конституциясенә каршы килми» дип ап-ачык язылган. Шулай ук № 317-ФЗ Федераль канун Татарстан Конституциясенең 8 маддәсен («1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре») тупас рәвештә боза.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге күп еллар инде Татарстанда бер генә дәүләт теле – рус теле гамәлгә кергән, дип депутатларга, татар халкына оран сала. Татар теле дәүләт теле буларак дәүләт һәм муниципаль оешмаларында, хокукый оешмаларда, җәмгыять тормышының барлык тармакларында кулланылса, беркем дә татар телен укытуга каршы килмәс иде. Киресенчә, ата-аналар татар телен күбрәк һәм сыйфатлырак укытуны таләп итәрләр иде. Әмма Татарстан Дәүләт Шурасы татар телен чын дәүләт теле итү өчен 26 ел дәверендә бернәрсә дә эшләмәде. Татар теленең кулланышы һәм абруе бүгенге көндә 1992нче елга караганда күпкә түбәнрәк. Татарстан дәүләт Шурасы үзенең бурычын үтәмәде, Татарстан дәүләтчелеген, татар телен якламады. Татарстан халкы ирекле сайлауларда чын депутатларны – татар дәүләтчелеген, татар телен яклаучыларны сайласын!
Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиумы февраль аен татар теле өчен көрәш ае дип игълан итте. Татар теле язмышына битараф булмаган милләттәшләрне бу көрәштә катнашырга чакырабыз!
Татарстанда яшәүче татарларга мөрәҗәгать итәбез! Татарстан Президентыннан Татар Милли Университетын ачуны таләп итегез!
Дәүләт һәм муниципаль оешмаларында, хокукый оешмаларда, банкларда, медицина оешмаларында, сәүдә оешмаларында татар телендә хезмәт күрсәтүне таләп итегез! Бу таләп Конституциянең 8нче маддәсенә, Дәүләт телләре турындагы Канунга нигезләнгән! Безнең өчен татар теле өчен көрәшче Чаллыда яшәүче Алмаз Имамов үрнәк булып тора! Ул «Сбербанк»ны татарча хезмәт күрсәтмәгән өчен мәхкәмәгә бирде…
Русиядә яшәүче татарларга мөрәҗәгать итәбез! РФ Дәүләт Думасы депутатларыннан «Региональ телләр һәм азчылык телләренең Европа хартиясен» ратификациягә кертүне таләп итегез!
РФ Конституциясенең 68нче маддәсе балаларны татар телендә укытырга мөмкинлек бирә. Мәктәптә балаларыгызны татар телендә укытуны таләп итегез! РФ Дәүләт Думасы депутатларыннан Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә кабул итүне таләп итегез! РФ Дәүләт Думасы депутатларыннан татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итүне таләп итегез!
Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы
Казан шәһәре, Сәетгалиев ур. 3. тел. 89046618534
Ярдәм өчен: Карта Сбербанка 4276 8620 2063 7668

Комментарии