Татарстанның Габулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комитетына мөрәҗәгать

Татарстанның Габулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе комитетына мөрәҗәгать

Билгеле булуынча, Татарстан Язучылар Берлегенең Чаллы оешмасы минем кандидатурамны республиканың 2018нче елдагы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иткән иде.

Күрсәтелгән игътибар өчен каләмдәшләремә рәхмәт белдереп, милли әдәбиятыбыз алдында зур җаваплылык кичереп, безнең чорда, кызганычка каршы, аеруча соңгы елларда, бөек Тукаебызның дөньякүләм милли хәзинәсен һәм шәхеслек абруен, татар әдәбиятының гуманистик потенциалын күтәрүгә хезмәт итмәгән, сүз сәнгатенең идея-нәфислек таләпләренә җавап биреп җиткермәгән, киресенчә, тәрбияви бурыч-идеалларының елдан-ел түбәнәя барган һәм этик-эстетик яктан җитлекмәгән язмаларны да Тукай исемендәге кебек дәүләт премияләре белән зурлау гадәткә кереп барган шартларда мин мондый «ярыш» процедурасында катнашудан баш тартам.

Тукай бүләге кебек бөек милли бүләк барлык халык мәхәббәтен яулаган әсәрләргә генә бирелергә тиеш. Аны еллар буе теләнеп, бугазга-бугаз килеп, ямьсезләшеп алмыйлар. Тартыш белән яуланган малның бәрәкәте булмый, ди халык. Дөрес тә. Без менә ни өчен соңгы чорда аеруча бәрәкәтсезгә әйләнеп киттек. Бу мең еллык әдәби мирасы булган татар милләте өчен ят күренеш. Минем кешелек кануннарым мондый сансыз гамәлләрне кабул итә алмый. Татарның түбән төшә барган абруен кайтара башлауны беренче чиратта Тукай премиясен лаеклы әсәрләргә бирә башлаудан башларга һәм берүк вакытта «әдәби көнлекчеләр» премия табынына үтә алмаслык дәрәҗәдә бу бүләкнең яңа Уставын һәм шартларын яңадан язарга кирәк.

Берүк вакытта мин күп санлы укучыларыма үземнең татар мәдәнияте идеалларына гомерем буе җаным-тәнем белән хезмәт итүемне, ихлас күңелем, бирелгән куәтем, изге тирем белән иҗат ителгән әсәрләремнең кайчан да булса халыкның үзе тарафыннан иң югары әдәби бүләкләргә лаек була алачакларына тирән ышанычымны җиткерәм.

Айдар ХӘЛИМ,

шагыйрь, прозаик, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,

Чаллы шәһәре

Комментарии