- 30.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
«Итекченең итеге юк» дигән әйтем бар. Бу безгә бик туры килә, чөнки мәчетебез юк, ә анда йөрергә теләүчеләребез күп. Безгә вакытлыча бирелгән бинада җомга көннәрендә 55-60 кеше җыела.
Равил хәзрәт Бикбаевның тирән эчтәлекле, мәгънәле, йөрәккә сары май булып ятучы вәгазьләрен тыңларга картлар гына түгел, яшьләр дә бик теләп йөри. Атнаның икенче көнендә Равил хәзрәт дин дәресләре укыта, җомгада исә, бөтен нечкәлекләре белән, тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, Мөхәммәт хәзрәт Коръән укырга өйрәтә.
Корбан ашы, ифтар мәҗлесе, Мәүлид кичәләре үткәрәбез. Көннән-көн күбәя барган татар байларының күңеленә Аллаһы Тәгалә миһербан-шәфкать салып, алар безгә мәчет төзергә булышсын иде, дип дога кылабыз. Хәзер Казанда мәчете булмаган безнең Әмәт бистәсе генә калгандыр инде. Сәдака акчаларына гына мәчет салып булмаячагын беләбез, шуңа күрә игелекле бәндәләрдән ярдәм көтәбез, өмет итәбез.
Безнең өчен бик якын булган «Безнең гәҗит»кә язып, булышуыгызны сорыйбыз. Безне ишетсәгез, ярдәм кулыгызны сузсагыз иде, изге күңелле татар байлары!
Бер төркем карчыклар исеменнән,
Люция әби БӘЙРӘМОВА.
Әмәт халкы өмет итә ,
Комментарии