- 30.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Хөрмәтле Президент әфәнде! Мин газеталарга язып та, тапшырулар барганда турыдан туры эфирга чыгып, мөрәҗәгать итеп тә, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына язып та җавап ала алмаган бу соравымны инде газета аша Сезгә җиткерергә булдым.
Сүзем Бөек Ватан сугышында ятып калган ирләрнең балалары хакында. Илне яклап корбан булган сугышчыларның балаларын дәүләтебез ни өчен танырга теләми икән? Ятимлек ачысын кичереп, тиешле белем дә ала алмыйча, әтиләре кайткан балаларга кызыгып, хәерчелектә үстек, кимсенеп яшәдек. Исән кайтканнарның балаларына гына түгел, хәзер оныкларына да фатир, машиналар алып биреп тә, үзләренә тиешле башка ташламалар белән дә ярдәм итеп торалар. Без 40-45 еллык хезмәт стажы белән пенсиягә чыксак та, алар бездән пенсияне дә 3-4 тапкыр күбрәк ала. Күпсенеп әйтүем түгел, алсыннар! Тик сугыштан исән-имин кайтучыларныкы янында, 20-30 яшьтә яу кырында һәлак булганнарның балалары барлыгын да онытмаска иде. Инде сугыш беткәнгә 67 ел узып та, шул балаларның барлыгын да белмәгәнгә, ил солдатларының – ата-бабаларыбызның рухы рәнҗеп ятмый микән, шул хакта уйлап караганыгыз юкмы?
Әтиләре сугышка киткәч туган балаларга да 70 яшь тирәсе. Без дә тыл ветераннары дәрәҗәсендә саналырга хаклыбыз, ә безне телгә алучы да юк! Хәзер инде андый буын әби-бабайларның саны да кимеп бара, исән дигәннәренең дә яртысыннан күбесе таяк белән генә йөри.
Сугыш үткән башка илләр яу кырында һәлак булганнарның балаларына сугыштан соң ук компенсация түләде. Нишләп иксез-чиксез киң мәйданлы, әйтеп бетергесез табигый байлыклары булган безнең илдә генә халык өчен акча җиткерә алмыйлар икән?
Без бит хөкүмәттән машина да, фатир да сорамыйбыз. Сорасак та, бирмәсләр иде. Шулай да, безнең барлыкны танып, пенсияләребезгә аз гына өстәмә бирсәләр дә, күңел булыр иде. Без – сугыш балалары, үзебез ачлы-туклы яшәп, хәзерге депутатларны «өф-өф итеп» тәрбияләп үстергән буын кешеләре.
Бу сорау мине генә борчымый, әтисез үскән бик күп кешеләрнең – сугыш ятимнәренең әрнүле җан авазы ул.
Ихтирам белән, хезмәт ветераны
Әнисә Рахмай кызы ХӘМИДУЛЛИНА.
Комментарии