Кырым татарларына һөҗүм – Русия һәм бөтен дөнья өчен хурлык!

Кырым татарларына һөҗүм – Русия һәм бөтен дөнья өчен хурлык!

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге белдерүе

Кырымда татар оешмаларына каршы һөҗүм башланды.

16, 17нче сентябрьдә кырымтатар Мәҗлесендә, активистлар өендә тентүләр үтте.

18нче cентябрьдә кырымтатар Мәҗлесе, «Кырым» хәйрия вакыфы, «Авдет» гәҗите үзләренең йортыннан куып чыгарылды.

18нче сентябрь кичке бишләрдә Акмәчет-Джанкой юлында Кырымдагы төп халыкларны өйрәнү һәм ярдәмләшү фонды мөдире Нәдир Бәкировка һөҗүм ясалган.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге кырым татарларына каршы эзәрлекләүгә каршы кискен каршылык белдерә. Бу вакыйгалар 1944нче елгы депортацияне – татарларга каршы геноцидны хәтерләтә. Бөтендөнья җәмәгатьчелеге белергә тиеш: 1944нче елгы геноцид нәтиҗәсендә кырым татарларының яртысы һәлак булды. Бүген канлы 1944нче ел кире кайтты!

Хакимият оештырган эзәрлекләүне канунсыз дип бәялибез. Кырымтатар Мәҗлесенең сәяси карашлары хакимияткә ошамый торгандыр, әмма ләкин иҗтимагый оешманы сәяси эзәрлекләү – җинаять!

Русия Федерациясе Президентыннан, Генераль Прокуратурасыннан кырымтатар Мәҗлесенә, татарларга каршы канунсыз һөҗүмне туктатуны таләп итәбез! Бу һөҗүмне оештырган кешеләр җавапка тартылырга тиешләр! Кырымда төп халык булган татарларны калган халыкларга дошман итеп күрсәтүче хакимият вәкилләре җавапка тартылырга тиешләр!

Русия һәм халыкара хокук саклау оешмалары! Кырым татарлары өчен көрәшкән генерал Григоренко, академик Сахаров исемнәрен искә төшереп, кырым татарларын яклап, тавышыгызны күтәрегез!

Без Берләшкән Милләтләр Оешмасын, Евросоюз илләренең җитәкчеләрен, Европа Берлегенең Парламент Ассамблеясын сорыйбыз – кырым татарларын хакимиятнең башбаштаклыгыннан яклагыз!

Кырымдагы туганнарыбыз! Сезгә чын күңелдән теләктәшлек белдерәбез!

Кырымдагы кардәшләр, белегез – сез ялгыз түгел, күпмиллионлы татар милләте сезнең белән!

Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге Президиумы,

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең рәисе Ф. В. ЗӘКИЕВ.

Комментарии