Маршрут автобуслары – «кичәге көн»ме?

Маршрут автобуслары – «кичәге көн»ме?

Быел отпускамны авылда үткәрдем. Авыл тормышы, авыл проблемалары белән яши башлагач кына китәргә туры килде. Чаллыга килеп, эшкә чыккач, шәһәрнең ыгы-зыгылы тормышы үз эченә бөтереп алып кереп китте дә, авылдашларымның тыныч-ипле көнкүрешен күңелсезләп торган күренешләр, моң-зарлар турында язарга һаман кул җитми йөри.

Проблемаларның берсе шул – район үзәге белән ике арада автобуслар йөрми. Өлкән яшьтәгеләр белән сөйләшеп китсәң, сүз гел шул темага килеп төртелә: районга бару да, баргач кайту да проблема. Проблема дип, кунып калып та булмый бит әле! Такси белән булса да кайтасы. Ә анысы, өч-дүрт кеше җыелмаса, берүзеңә 400-500 сумга төшә.

Маршрут автобуслары без белә-белгәннән бирле, ташка язылган кебек, көнгә өч тапкыр йөри иде бит. Бәхетле кешеләр идек: авылга кадәр асфальт юл, кармы-буранмы, яңгырмы – авыл башына чыжылдап кайтып туктыйсың. Гомергә бетмәс кебек тоелган бу тәртип тормышлар бермә-бер яхшыргач, юкка чыгар һәм моңа нәкъ менә тормыш шартлары яхшыру сәбәп булыр, дип кем уйлаган? Хәзер яшьләр, тигезлектә яшәгән ныграк гаиләләр районга, билгеле инде, үз транспорты белән йөри. Һәм беренче чиратта менә шушы сәбәп маршрут автобусларын пассажирларсыз, димәк, керемсез калдырган.

Авылның хөрмәтле кешеләреннән берсе – ветеран укытучы Золя апа Хәлимова белән сөйләшеп утырабыз. Район үзәге шундый җир инде ул, табигатең белән йөремсәк булмасаң да, анда барыр өчен сәбәп чыгып кына тора. Өлкән яшьтәге кеше, әйтик, еш авырый – димәк, йә поликлиникага барасы, йә больницага… Соңгы елларда, рәхмәт төшкере, Кукмарада өлкәннәр сәламәтлекләрен ныгыта алырдай махсус социаль учреждение да эшли башлады. Анда кунып калу мөмкинлеге каралмаган. Ә маршрут автобуслары булганда, ветераннар көн саен барып-кайтып йөри алган. Йортны ялгыз калдырмау да мөһим бит әле монда!

Озын сүзнең кыскасы шул, авылда маршрут автобусларын яңадан җибәрүне сорап имзалар җыйганнар. Йорттан йортка имза куйдырып йөрмәгәннәр – бу рәсми кәгазь-мөрәҗәгатьне, кеше күп йөри торган урын дип, кибеткә куйган Золя апа. Шул арада: «Без дә кул куябыз», – дип, күрше Ташлы-Елга, Бурсык-Елга авылларында яшәүчеләр шалтырата башлаган.

– Автобус йөртүне сорап 40-50 кеше кул куйган кәгазьләр килә дә бит, автобусны җибәреп карасак, ул тагын зыянга гына эшләячәк, – ди пассажир автобуслары өчен җаваплы оешма – КПАТП №1 акционерлык җәмгыятенең Кукмара филиалы директоры Нияз Хаммат улы Фатыйхов. – Хәзер юлда машина күп, безнең автобус килеп җиткәнче, пассажирларның күбесе китә дә бетә. Ул якта авыллар арасы да ерак шул аның!

Мәсьәләдән чыгуның бердәнбер юлы – чыгымнарның хөкүмәт, хакимият тарафыннан каплануы икән. Элекке елларда предприятиегә республика бюджетыннан дотация түләнә торган булган. Закон үзгәргән – хәзер дотация җирле бюджеттан түләнергә тиеш. Әмма район хакимиятенең моңа акча таба алганы юк.

– Өлкәннәрнең күбесе социаль юл йөрү билеты белән йөри, шул сумма гына кире кайтарылса да ярар иде, – ди Нияз Хаммат улы. – Дөресен әйткәндә, башка районнарда да шул ук хәл. Авылларга йөри торган маршрутлар бетеп килә хәзер.

Район башкарма комитетында бу мәсьәлә белән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Розалия Хәким кызы Галиева шөгыльләнә икән.

– Шул тирә авыллардан үз машинасы белән районга кеше йөртергә теләүче юк микән соң? – диде ул. – Телефон номерын халык йөри торган урынга язып куйсын иде. Эшсез кеше өчен эш бит инде бу. Без, 22 урынлы ике «ГАЗель» сорап, Казанга Транспорт министрлыгына хат юлладык юллавын. Кайчан кайтып җитәрләр – әлегә билгеле түгел. Тик Кәркәвеч маршруты өчен мондый автобуслар да зур булачак. Шушы маршрутның чыгымнарын гына булса да район бюджеты үз өстенә алса, яхшы булыр иде дә бит. Авыл халкы хакимият башлыгы исеменә хат әзерләсә, яхшы булыр иде. Нәкъ менә хәзер киләсе елга бюджет формалаштыра торган вакыт.

Бу рәсми хатны, әлбәттә, әзерләргә кирәк. Район хакимияте башлыгын китәргә җыена дип тә сөйлиләр, кем белә, бәлки, яңа җитәкче проблеманы хәл итү мөмкинлеге табар. Әмма эшне башкачарак – заманга һәм кешегә яраклаштырыбрак оештыру да җитми микән әллә безнең үзебезгә дә? Әйтик, Кукмараның үзендә йөрүче автобуслар моннан 20-30 ел элек ничек сирәк йөргән булса, бүген дә шулай ук кебек. Югыйсә, бистәнең үз халкы да, йомыш белән килүче дә бермә-бер арткандыр. Автобуслар ешрак йөрсә, халык бистә урамы буйлап җәяү йөрмәс иде бәлки.

Автобуслар мәсъәләсендә халык фикерен өйрәнү дә артык түгел. Кайбер маршрутларның юнәлешен үзгәртү (район үзәгендә йөрүче автобуслар турында әйтәм) кеше өчен дә, предприятие өчен дә файдалырак булмас идеме икән?

Элекке еллар белән чагыштырганда, тагын бер аерма – Кукмара янындагы авыллардан халыкның күпчелеге район үзәгенә барып эшли. Аларның бер зур өлеше, әлбәттә, шәхси транспорт белән йөри, әмма җәяү йөрүчеләр дә җитәрлек. Әйтик, бистәдә йөрүче автобус Кукмарага терәлеп торган Манзарас авылы аша чыга да кире борыла. Кул сузымында гына Киндеркүл авылы кала. Машина өчен кул сузымы җир булса да, җәяүле өчен 2-3 километр юл ул. Шушы юлдан хатын-кызлар көн саен эшкә, балалар Манзарас авылына укырга йөри. Җитмәсә, балаларга машиналар бер минут туктап тормаган Киров трассасы аша да үтәргә туры килә.

Инде авыл маршрутларына кире кайтсак – җәмәгать транспорты мәсьәләсе җирле хакимиятнең теләгенә һәм бюджетына гына бәйле булып калырга тиеш түгелдер. Хөкүмәт контролендә булсын иде ул. Моны беренче чиратта өлкәннәрне, инвалидларны социаль яклау дип карарга кирәктер. Һәм шул ук вакытта һәрбер нормаль җәмгыятьтә булырга тиеш мөмкинлек, ягъни цивилизация күрсәткече дип тә.

Ризидә ГАСЫЙМОВА.

Комментарии