- 31.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №13 (28 март)
- Рубрика: Әйтер сүзем бар
Мәгълүм булганча, узган ел прокуратура хезмәткәрләре күрсәтмәсе нигезендә мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарттылар. 29нчы гыйнвар көнне шахмат буенча педагог-тренер Рамил Хөснуллин улы Булат укыган 32нче мәктәпне судка бирде. Дәгъва гаризасында ул Булатның татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укырга хокуклы булуын тануны һәм әлеге фәннәрне мәҗбүри укытуны сорый. Гәҗит укучыларга Рамил Хөснуллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Рамил әфәнде, татар теле дәресләрен яклап судка бирергә бер генә татар директоры да табылмады. Урыс милләтеннән булган бер Павел Шмаков кына суд юлында йөри. Менә хәзер бу эшкә Сез тотындыгыз. Мондый егетне кем тәрбияләп үстерде икән, нәсел җепләрегез кая барып тоташа?
– Мин үзем Чаллы шәһәрендә туып-үстем. Әтием Таһирҗан – Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан, әнием Вәсилә – Тукай районы Югары Байлар авылыннан. Балалар бакчасына барганда бер сүз урысча белми идем. Шул сәбәпле, бакчага кергәч, бер атна дежур булып торганмын. Дежурныйларның көн саен алмашынып торганнарын аңламаганмын.
Балалар бакчасында бик тиз урыстеллегә әйләндем. Гәрчә әти-әнием гел татарча сөйләшсә дә. Автобуста барганда әнием татарча сөйләшә башласа, хәтта ояла идем, аның урысча аралашуын үтенә идем.
Әти-әнием шигырь сөюче кешеләр иде. Алар укыган шигырьләрне тыңлап үстем. Әтием урысча сөйләшкәнгә гел ачулана торган иде.
– Мәктәп елларыгыз кайда узды?
– Ул вакытта шәһәрдә татар мәктәпләре, бакчалары юк иде. Урыс мәктәбендә укырга туры килде. Белем – урысча, мохит – урысча, шулай булгач, мин дә урыстелле булып кала бирдем.
Бермәлне әти-әнием радиодан Чаллыда татар гимназиясе ачылганны һәм шунда укучылар кабул итүләре турында хәбәр ишеткән. Бу 90нчы еллар иде. Ул вакытта 8нче сыйныфны тәмамлаган чагым. Шулай итеп, әти-әнием тәкъдиме белән 2нче гимназиягә укырга кердем.
Монда барлык фәннәрдән дә татар телендә белем бирделәр. Баштагы мәлдә урысча-татарча сүзлекләр кулланып укыдым. Тора-бара татар телен өйрәндем, тел байлыгым шактый артты.
– Соңыннан хәтта педагогика институтының татар филологиясе бүлегенә укырга кергәнсез…
– Бу бүлеккә укырга керергә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әмир Ибраһим улы Дәминов кыстады. Ике ел эчендә татар телен яхшы гына үзләштергәнне күргәннән соң шундый киңәш бирергә уйлагандыр, ахрысы…
Аспирантурага да кереп карадым. Ягъни, читтән торып Казанда Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклористика бүлегендә белем алдым. Диссертациямнең темасы «Борынгы татар теленең генеологик легендалары» дип билгеләнгән иде.
Төркиягә укырга китү сәбәпле, диссертацияне эшләп бетерә алмадым. Анда сигез ел яшәдем. Төрки дөньяны өйрәнү институтында белем алдым, шул ук вакытта шахмат буенча дәресләр алып бардым.
2008нче елда Чаллыга кайттым һәм «Этюд» спорт мәктәбенә шахмат буенча педагог-тренер булып эшкә урнаштым. Хәзер дә шушы яраткан эшем белән шөгыльләнәм.
– Узган ел мәктәпләрдә татар теленә карата басым башлануына да сез битараф калмагансыз…
– Бу турында башта институтта укыган курсташлардан – татар теле укытучыларыннан ишеттем. Алар ватсапта татар теле дәресләрен кыскартырга җыенулары турында борчылып яза башлады. Мин анда бергә укыган кызларны ничек тә тынычландырырга тырыштым. «Уку елы инде башланган, беркемнең дә дәресләрне кыскартырга хакы юк», – дип яздым. Ул вакытта татар теле дәресләрен кыскартырлар дигән уй башыма да килмәде. Татарстан Конституциясендә һәм телләр турындагы кануннарда да татар һәм урыс телләренең тигезлеге турында әйтелә бит.
Кануннарны тупас рәвештә бозып, берничә атна эчендә мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарткач, үземнең нинди илдә яшәгәнемне аңладым – күзләрем ачылып китте.
– Элек тә, хәзер дә Татарстан җитәкчеләре һәм татар педагоглары телне гаиләдә сакларга кирәк, ди. Моңа карашыгыз ничек?
– Без хатыным белән гаиләдә татарча гына сөйләшәбез. Әти-әнием кебек мин дә балаларыма татарча әкиятләр, шигырьләр укыйм, кайберләрен ятлатам да. Күпме генә тырышсам да балаларыбыз урыстелле булып кала бирә. Урыстелле урам, урысча телевизор, урыслашкан бакча, урыс мәктәбе үз эшен эшли.
Телне гаиләдә саклау мөмкин булмавын аңлап, өч ел элек улым Булатны 32нче мәктәпнең татар сыйныфына бирдем. Бу сыйныфның җитәкчесе 90нчы елларда шушы ук мәктәптә татарча белем биргән иде. 1нче сыйныфтан ук урысча белем бирәчәкләрен ишеткәч, бәлки, мохит татарча булыр әле дип өметләндем. Кызганыч, мин уйлаганча булмады. Булган татар теле дәресләрен дә кыскартып аттылар.
Ике ел элек кече улым Тимерханны да 73нче бакчадагы татар төркеменә бирдем. Бакча мөдире белән әлеге төркемдә татар мохите оештыру кирәклеге турында сөйләштем. Ләкин монда башка милләт балаларын да кертеп тутырганнар. Тәрбия-укыту эшләре дә, балаларның аралашуы да урысча гына. Нәтиҗәдә кече улым мин өйрәткән татарча шигырьләрне генә яттан сөйли белә.
Бүгенге «татар сыйныфы», «татар төркеме» дигән сүзләр – буш куык кына икән. Алар урысныкыннан бернәрсә белән дә аерылмый.
– Улыгыз укыган мәктәпне судка бирү теләге алайса кисәк кенә тумагандыр?
– Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарта башлагач, мәктәп директорлары, татар теле укытучылары каршылык күрсәтер дип уйлаган идем – юаш булып чыктылар. Өстән ничек кушыла, шуны гына эшли икән алар.
Улым укыган 32нче мәктәптә татар теле дәресләре атнага 6 сәгатьтән 3 сәгатькә калгач, йокым качты. Үз вакытында әти-әнием мине 2нче татар гимназиясенә бирмәгән булса, безнең нәселнең буыннар чылбыры миндә үк өзелер иде. Ягъни безнең нәсел миннән алып урыслашып юкка чыгар иде. Хәзер минем ике улыма да шундый ук фаҗига яный.
Яңа ел алдыннан мәктәпне судка бирү карарына килдем.
– Улыгызны татар гимназиясенә күчерү турында уйламадыгызмы?
– Бу турыда да уйладым. Татар теле дәресләре белән генә телне саклап булмаячагын да аңлыйм. Белүемчә, Чаллыда бердәнбер 2нче татар гимназиясенең башлангыч сыйныфларында татарча белем бирелә. Ул безнең яшәгән урыннан ерак урнашкан. Һәр ата-анага мәктәпнең якын булуы мөһим бит. Фатирымны гимназиягә якынрак урынга алыштырырга зур чыгым кирәк. Әлегә мөмкинлекләрем юк.
Аннары нигә әле мин, татар кешесе, Татарстанда яшәп, шәһәр буйлап татарча белем бирә торган мәктәп эзләп йөрергә тиеш? Бөтен фәннәрне дә татар телендә укыта торган мәктәп һәр бистәдә булдырсыннар!
Әңгәмәдәш Тәлгать ӘХМӘДИШИН,
Чаллы шәһәре

Комментарии