- 11.05.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №05 (май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
«Бар дөнья – театр, андагы барча кешеләр – актерлар», дип язган атаклы инглиз драматургы Вильям Шекспир (1564-1616). Уналтынчы гасырдан бирле бу фикер чорлар сынавы кичеп, яши бирә, һәркем, тормышта биләгән урынына карап былбыллана, маймыллана, кәҗәләнә, һ.б.ш.и., ягъни үзенә таман амплуаларда образга кереп чапалана... Әйе, жанрлар алмашынып тора, комедиянең моңсу, яки очсызлы дигәнен тозлысы-тозсызы, аларын кырыкмаса кырык төрле драмалар, драмаларны тетрәндергеч трагедияләр алмаштыра, фантастикага да урын табыла. Бар да уйный, балалар, ирләр, хатыннар, гади хезмәт ияләре, спортчылар, хәрбиләр, бигрәк тә генерал погонлы туташлар һәм ханымнар килештерә, хокук сагында торучылар тырыша, галимнәр һәм иҗатчылар да кимен куймый. Әмма иң кызык итеп әлбәттә җитәкчеләр, аларның да эрерәкләре, текәләре уйный.
Узган чорыбызда ул җәһәттән истә калырлык, күпләргә ошарлык итеп үз рольләрен В.С.Черномырдин һәм В.В.Жириновскийлар башкарды, дип саныйм. Хәер, илебез язмышына тәэсиреннән чыгып караганда М.С.Горбачевны кем дә уздыра алмагандыр. Әлбәттә, бу җәһәттән Б.Н.Ельцинны ким-хур санарга да җирлек юк. Хәлбуки, В.И.Ленин һәм И.В.Сталиннарның «уеннары» әлегә акыл ирешмәслек югарылыкта кала бирә. Дөрес, Н.С. Хрущев, Л.И. Брежневлар уеннарын сагынып искә алучылар да җитәрлек...
Әмма, ирешелгәннәр чик түгел, бүген дә байтак илләрнең шәп, дәү шәхесләре шул юнәлештә үр арты үр яулау корылышында.
Интернетта АКШ президентының чыгышлары эленеп, алмашынып тора. Ул, мөнбәрләрдән әледән-әле капма-каршы эчтәлекле чыгышлар ясый, пошлиналар билгеләве аркасында 70ләп ил башлыгы минем янымда бии, артымны үбәргә омтылалар, мине вакытында тиешенчә бәяләмәгән Сәгуд Гарәбстаны принцы, ягъни әлеге илнең җитәкчесе дә инде артымны үбәргә әзер, дип тә куык очыра. Күрәсең аның үз электоратына, аны ике тапкыр президент итеп сайлаган АКШ халкы күңеленә шундый әтәчләнүле чыгышлар май булып ягыла. Илебез телевидениесендә күптәннән сәяси тапшырулар алып баручы Киселев әфәнденең, бу уңайдан, Сәгуд Гарәбстаны АКШ экономикасына 600 миллиард доллар инвестиция ясады, һәм шуннан чыгып бакканда кем кемнең кай төшенә иелергә тиештер әле, дип искәртеп узуыннан, алар мөгаен, бихабәрдер... Ни аяныч, АКШ президенты белән әңгәмә коручы журналистларның берсе дә, гарәп принцының, биләгән постына ирешү хакына кемгә дә булса койрык болгамавын, иелмәвен, бөгелмәвен, чөнки ил белән идарә итү хокукын мирас буларак кабул итүен искә алып, аңа, үз карьерасы үсеше хакына, президент постына ирешкәнчегә кадәр кайчан, күпме һәм нинди артлар үбүе хакында сораулар бирми, кызыксынырга яхшысынмый, кыймый. Югыйсә арт шәрифләрне үбү тиешлекне табигый санаучы затның андыйга үзенең дә бай тәҗрибәсе булуы шик уятмый.
Яшерен-батырын түгел, карьера хакына, текә, ипиле постлар, керемле кәнәфиләргә тиенү, хөкүмәт бүләкләре эләктерү хакына ялау-яраулар, урын-җир матавыклары кичүләр ватандашларыбыз өчен дә яңалык түгел. Шул уңайдан каләмемнән төшкән, һәркемгә, үзе лаеклы санаган шәхесне атау өчен буш урын да калдырылган ошбу дүртюллыкны мөхтәрәм Укучы Галиҗанәпләре, шәт, гаеп итмәстер...
Күрче ....... агай ферзь кебек.
Мин хәтерлим аның пешка чагын,
Нинди генә ярыкка кермәде...
Һәм сабынсыз гына...Тагын, тагын...
Милләттәшләребез арасында да үзләренең булдыклылыкларын ил-көнгә танытучыларга, шул дулкында көяләнүчеләргә кытлык булмады кебек. Җитәкчеләр үзләренчә халыкны кайгыртучылыкка талпынса, рухи җитәкчелеккә дәгъва кылучы иҗатчылар, шул исәптән үзем дә әгъза булып торган Язучылар берлеге әһелләре, һәркайсы, хәлләре кадәри милләтпәрвәрлектә тилпенә, милләткә акыл өйрәтү корылышында чәбәләнә. Шушы уңайдан, шул төркемгә хас үзенчәлекле образга тасвир сыйфатында түбәндәге тезмәне тәкъдим итү артык булмас, бәлкем:
Яшьлегендә махсус белемгә тиенгәч, арт ислектә анда-монда кайнаган ул; Сәхнә тирәсендә йөреп, рәт чыкмагач, язучы булып уйнауны сайлаган ул... Һәм шул образга турылап киенгән ул, маймыллана белүенә сөенгән ул, бердәнбер роленнән һич тә туймаган ул, көннән-көн хискә бирелеп уйнаган ул...
Бездә дә әдәбият «бармы бар», дип, әйтер өчен җитди шартлар тудырылган, шуңа күрә ул даирәдә штатлар калыпташлар белән шыплап тутырылган. Ул да җимле тагаракка борын төрткән, иелгән дә, бөгелгән дә, тез дә чүккән, төгәл үтәгән әмерне, күрсәтмәне, уңыш яуларга булышкан терсәкләре.
Әдәбият бакчасының кәҗәләре, яулый белә региональ дәрәҗәне... Аның өчен дә шундыйлар булган үрнәк, андыйларга булган саен кирәк күбрәк... Ул да әнә шул бакчада күптән утлый, инде үзен даһи саный, бөек чутлый, көне-төне нидер сырлый, аумый, түнми, ярсу иҗат омтылышы бер дә сүнми. Балалар өчен дип әвәл язган такмак. Зур иҗатка кереп киткән шуннан атлап... Аш-су төрләре турында да остарган, остазларын әйдәкләргә дә кысталган... Динне айкап, фәнгә кергән, сәясәткә, яңа тәэссоратлар тапкан сәяхәттә... Әкиятләр иҗат иткән, кыйссасы да, тарихи романнар язган, пьесасын да... Дәү түрәнең башмагына да баш орган, бәгъзе мәрхүм әдипләргә дә таш орган, сүз бирсәләр, колакларга токмач элгән... Ул язганнар дәреслекләргә дә кергән... Ул Парнаска акбүз атка менеп килә, исем, титул, бүләк сосу җаен белә... Аның иҗаты үрчемле һәм күпкырлы, язганнары – кайсын алма, шырды-бырды...
Ир хатынына, хатыны иренә, балаларына, кемдер дусларына, хезмәттәшләренә, кул астындагыларга, «әллә ычкындыгыз инде», дип сорау ташлавы табигый күренеш... Мондый пошаманга яки ачыргалануга күпләрнең тап булганы бардыр. Ә Илфат Фәйзрахманов үзе җитәкләгән «Безнең гәҗит» битләреннән әледән әле «Дөнья акылдан шаша мәллә?» дигән сорау тәгәрәтә... Аның бу хафасы хаклыгы расланган очракта, без яшәгән 21нче гасыр өчен В. Шекспирның ачышына нәни генә төзәтмә кертү кирәкмиме икән инде? Әйтик, «дөнья – курчак театры, ә кешеләр – курчаклар», дип... Гади кешеләрнең кемнәрнеңдер ихтыярына буйсынып әтүтәгә биюләре бер хәл, танылган сәясмәннәр һәм, бер очтан Голливудның атаклы кино йолдызлары тарафыннан социаль челтәрләрдә өзми куймый ялганчылыкта, Энштейн белән дуслыкта фаш ителүче, бандитлыкта гаепләнүче иң егәрле саналучы АКШ дигән илнең демократик юл белән сайланган президенты Дональд Трамп та кемнәрнеңдер ихтыярына буйсынучы курчак кына түгелме? Аның, Венесуэла дигән суверен илгә һөҗүм итеп, казылма байлыкларына ия булуы, җитәкчесен, гаиләсен кулга алып төрмәгә турылавы ниткән халыкара законнарга ышыклана ала? Социаль челтәрләрдә ышанычлы чыганакларга сылтама ясап, Трампның бер атна эчендә 49 тапкыр ялганлавы бәян ителүенә, алга киткән, демократик саналучы илләрнең дәрәҗәле шәхесләре тамчы да аптырамады, борчылмады, электоратының да артык исе китмәде шикелле... Аның курчак кына булуын танумы бу? Курчакны уйнатучының кемлеген белү, һәм шуны (шул акча капчыкларын) санга сугумы? Иранда яшәүче меңнәрчә кешеләрнең, шул исәптән бер гөнаһсыз сабый балаларның гомерләре өзелүенә, ил-көннәре җимерелүенә АКШ президенты төкереп тә бирми, үзен тынычлык яугире, дип белдерә, тынычлык сакчысы буларак танылып Нобель премиясен дәгъвали... Һәм шушы әфәнде барлык дәүләтләрнең үз кубызына биюен тели, АКШ уставына буйсынуларын таләп итә, атом бомбасы болгап яный, санкцияләр куллана. Кеше хокуклары, дип лаф оручы европалылар, АКШ белән Иран арасында сөйләшүләргә, АКШ тарафыннан тагылган шартларда, көтмәгәндә, Гомәр Хәйям ватаны булган Иранга бомбалар яудыра башлауга, суверен дәүләтнең җитәкчелеген, нәсел нәсәбен, якыннарын юк итүгә, мәктәбе белән йөзләгән кыз балаларны үтерүләргә вәхшилек, дигән бәя бирергә ашыкмыйлар... Үз ватаннарын кайгыртучы, үз илләре бөтенлеге өчен көрәшүче башка халыкларга, беренче чиратта мөселман өммәтеннән булганнарга, алар бит бик кырыс таләпләр тәгәрәтергә ярата. Ә биредә тынлык. Хәер, төрле материкларда яшәгән ничәмә ничә халыкларның, кавемнәрнең, ил йортларына юлбасарларча басып кереп, табигый байлыкларын үзләштереп, тормышларын, климатка бәйле табигый үсешләрен бозып, җимергеч һөҗүмнәре белән кан койган, золым күрсәткән, рәнҗеткән, көчләгән, чир таратып, ризыксыз калдырып кырган, аракы, наркотиклар белән агулаган, җенси бозыклыклар белән керендергән корбаннарын кыргый, ә үзләрен цивилицияле, дип ышанган, башкаларны шуңа ышандырырга, күндерергә көчәнгән «ак тәнле» элгәрләренең варислары ич алар. Һәм алар үзләрен түгел, ә башкаларны, яшәү белән үлем арасында кылынган кайбер моментларга бәйләнеп, бинахак геноцидта фашлау, кеше хокукларын бозуда гаепләү корылышында. Чордан чорга золым кылып йончыган, инде картайган шул каннибаллар, урт һәм казык тешләре череп төшеп, үзгә рационга күчүләре сәбәпле, кеше хокуклары турындагы кануннар язып, шуларга ышыкланып, үзләренә тиеш җаваплылыктан тайпылу хәстәрендә. Имеш ки алар тәти... Тик алар ул кануннарны да иленә карап, ике төрле стандартта куллана... Мисал өчен Франция президенты Макрон Әзербайҗанга бер төрле, ә Әрмәнстанга икенчеләй таләпләр тәгәрәтә...
Иранга каршы золым, ул илдә атом төш коралын булдырмау, дигән сылтау артында, асылда әлеге илнең казылма байлыкларына, нефтенә хуҗа булу ниятенә кайтып калды. Хәер бу хакта Трамп ачыктан ачык, суверен илнең казылма байлыгын тартып алуга каршы чыгучы сәясмән илдәшләрен бер чыгышында «алар акмак кешеләр», дип бәяләде... Венесуэлага һөҗүмнең дә Россия һәм Кытай белән хезмәттәшлек иткән суверен дәүләтнең нефтен талап алу максатында ясалуы инде сер түгел. Карл Марксның, 300 процент хакына капиталның бернинди җинаятьтән дә тайпылмаячагы турындагы кисәтүе үзеннән үзе хәтердә яңара...
Ярый хуш, Трамп Гитлер образын күпмедер дәрәҗәдә кабатлап маташучы булсын да ди. Ә мактаулы демократияле АКШ, шул, имеш ки ирекле илнең сайлау хокукына ия халкын да курчаклар дип беликме? Картаеп беткән җәлладны икенче кат президент итеп сайлап куючылар алар ич. Сайлаганнары, уенга артык бирелеп китеп атом бомбасы куллануга ук барып җитмәсә ярый ла...
Илебезнең атаклы сатиригы Задорнов, америкалыларга карата «тупые» дигән билгеләмәсе белән хаклы булды микәнни соң? Кайчандыр индеецлар, дип атап, тулы бер континент халыкларын кырып салган, төрле мәкерле ысуллар кулланып үлемгә дучар иткән, ә кара тәнле халыкларны илләрен басып алып, талап, үзләрен коллыкка төшереп, эш хайваннары дәрәҗәсенә куеп эксплуатацияләгән, Япония калаларына атом бомбалары ташлаган ил халкы бүген дә ватаннарының тискәре гамәлләрен аклый, хуплый, һәм үзләрен геноцид чыганагы, дип түгел, ә тынычлык, иминлек тәэмин итүчеләр, дип чутлый...
Башкаларның, алар ташлаган бомбалар астында кырылуына алар каршы түгел, үз солдатлары гомерләре өзелүгә генә риядан гына микән, әз-мәз борчылалар сыман... СССР булмау чыгырларыннан чыгара бугай аларны. СССР исән имин булса Кубага да янамаслар иде.
Әлбәттә, мин фәкыйрь, ошбу фикерләрем белән бердәнбер дөреслеккә дәгъва кылмыйм. Ялгыш тапсалар, бигайбә, чөнки ахыргы дөреслекне кем дә белми. Дөрес, дип хупласалар да бүксә кагу урынсыз, чөнки танылган казах әдибе Олжас Сөләймановның «Әгәр җүләр булса, дөресен әйтер», – дигән кисәтүе якадан тота...
Рөстәм ЗАРИПОВ

Комментарии