- 17.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев Русиядә яшәүче барлык милләтләрне урыс дип атарга тәкъдим итте. Депутатлар аны битараф тыңлады. Ләкин шунысы игътибарга лаек, араларында ник берсе торып: «Конституциядә Русия күпмилләтле, күпконфессияле дәүләт. Барлык халыклар Русия Федерациясендә тигез хокуклы», – дип, аңа каршы чыкмады. Аерым матбугат чаралары, шул тарафтан «Безнең гәҗит» тә, аерым җәмәгать эшлеклеләре генә бу хәлне тәнкыйтьләп чыктылар. Эш шуннан ары узмады. Югыйсә Татарстан Дәүләт Советы моңа каршы протест белдереп, аны Дәүләт Думасына тапшыра алыр иде. Анда утыручы 15 Татарстан депутаты, бердәм булып, бу шовинистик тәкъдимне кертүче Солтан Хамзаевның чыгышын көн тәртибенә куйдыртып, аңа кимендә шелтә булса да бирдерә алырлар иде. Анысы да булмады. Хәер, Русиядә милләт төшенчәсе юк бит инде ул. «У нас национальный вопрос решен», – дип кенә җибәрәләр. Русия гражданы паспортында милләт графасы юк. Кешенең кайсы милләттән булуын, аның кайсы халык вәкиле икәнен белеп булмый. Бик хәйләкәр, уйлап эшләнгән эш бу. Империя тарафдарларының башы эшли. Милләт юк – проблема да юк.
Институт тәмамлагач, мин өч ел Горький (хәзерге Түбән Новгород) өлкәсенең бер район үзәгендә эшләдем. Бер генә татар да булмаган җирдә булырга туры килде. Урыслар минем исемемне Роман дип үзгәртергә тырышып карадылар, ләкин мин бик нык каршы тордым. Исемем кыска булгач, аны әйтә алдылар. Тик әтиемнең исеме белән катлаулырак булды. Минем әти Мөхәммәтгалим исемле. Менә анысына телләре күнмәде. Каршы булсам да, мине Раис Михалыч, дип йөрттеләр. Мин өч ел ярымурыс, ярымтатар булып йөрдем.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии