Саф күңелле кеше иде ул

2025нче елның 11нче маенда «Татарстан Аксакаллар Шурасы» әгъзасы, актив хәбәрче, үрнәк гаилә башлыгы, югары белемле тәҗрибәле икътисадчы, ватанпәрвәр, сәяси репрессия корбаны Сәгъдулла Шәйхуллин (Сәгъдәтулла Шәйхулла улы Шәйхуллин (әдәби тәхәллүсе – Сәгъдулла Шәйхулла-Әнәле) 95 яшендә вафат булды. Үзенең туган авылы – Апас районы Иске Әнәле зиратында җирләнде. «Татарстан Аксакаллар Шурасы» исеменнән аларның гаиләсе, туганнарының кайгысын уртаклашам. Урының җәннәттә булсын, гаярь татар милләтпәрвәре.

Сәгъдәтулла Шәйхулла-Әнәле – татар милләтенең горурлыгы

«Казанның 1000 еллыгына истәлек» медале, «ТАССРга 100 ел тулуга истәлек» медале, Мактау кәгазьләре, башка медальләр иясе, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, тәҗрибәле журналист, үзенең язмаларында халкыбызның теле, гореф-гадәтләре, яшәеше, төрле гаделсезлекләр, алдау, ришвәтчелек турында сөйләүче, мәдәниятне кайгыртучы, милли бәйрәмнәребез мәсьәләләрен яктыртучы, милләтебезнең алтын баганасы китеп барды... Ул милли күтәрелеш чорының күп кенә тарих битләрен үзе белән алып китте. Үзем бу бөек шәхес, милләтпәрвәр белән 90нчы еллардан таныш. Ул вакытта рәхәтләнеп утырып сөйләшергә дә вакыт юк иде. Һәр көнне диярлек митинглар оештыру, халыкны бергә туплау сәләте гаять зур иде анда. Шул араларда төрле җитәкчеләр белән дә очрашырга өлгерә. М. Сабиров, М. Мөлеков, Ә. Кәримуллин, Ә. Әдиятуллина, И. Садыйков, З. Зәйнуллин, Ф. Сафиуллин, Ф. Бәйрәмовалар белән тыгыз элемтәдә торды. Үзе «Суверенитет» комитетында рәис урынбасары, «Заман», «Татарстан хәбәрләре», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарына милли эчтәлекле мәкаләләр дә язып өлгерә иде. Милләтпәрвәрләрне туплап, Тукай урамында трамвайларны туктатып, алар Зәки Зәйнуллин белән абруйлы Галимҗан Баруди нигез салган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең бинасын халыкка кайтарырга булыштылар.

Даими Татар иҗтимагый үзәгендә кайнады, «Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы»нда да актив әгъза иде.

Казан кирмәнендәге Сөембикә манарасына ярымай куюда да Габбас абый белән актив катнаштылар. Ул көн – Сәгъдәтулла абыйның (аны күп кеше Сәгъдулла дип белсә дә, мулла кушкан чын исеме – Сәгъдәтулла) туган көне иде. Танылган милләтпәрвәр һәм көйязар Мәсгудә ханым Шәмсетдинова ярымайны күтәргәндә тәгъбир әйтеп тордылар.

Ел саен үткәрелә торган Хәтер көнебез күбесенчә шул манара янында уза иде. Хәзер ул көн канунлаштырылган булса да, хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны үткәртмәс өчен бөтен тырышлыгын куя. Халыкны манара янына җибәрмиләр, каршылык күрсәтә башласаң, машинага утыртып алып китәләр (ресторанга түгел, әлбәттә).

Элегрәк Хәтер көненә милләтпәрвәрләрне мөхтәрәм дин белгече – Татарстанның Баш казые Габделхак Саматов тәгъбир әйттереп бара иде. Хәзрәтнең урыны оҗмахта булсын!

Сәгъдәтулла абый үзләреннән ерак булмаган татар гимназиясе шәкертләре белән еш очраша иде. Туган телебез, милләтне ярату, гореф-гадәтләребезне саклау мәсьәләләре буенча алар алдында чыгыш ясый торган иде. Мондый мизгелләрне һич кенә дә онытып булмый, чөнки алар безнең киләчәгебез белән бәйләнгән.

Аяклары яхшы йөргәндә «Рамазан» мәчетенә даими килә иде. Андагы хәзрәтләрнең күркәм эшләре турында матбугат чараларында язып чыкты, халыкка җиткерде.

Милләт өчен үзен шулай багышлаган кешенең дә гаиләсе нык булырга тиеш. Шулай булды да. Хәләл җефете Фәридә ханым Татарстанның атказанган табибәсе, уллары урта мәктәпне медальгә тәмамлады, аннан югары уку йортында да яхшы укып менә дигән белгеч булды. Сәгъдәтулла абыйның оныгы да гел «5»ле билгеләренә генә укый. Болар барысы да күркәм тәрбия нәтиҗәсе бит! Үзенең энесе, сеңелләре дә югары белемле. Шундый авыр заманаларда да, тормыш сикәлтәләрендә егылып калмыйча, төз, ныклы адымнар белән атлады ул.

Милли мәсьәләләр кысыла төшкәч, аның язмаларын бастырырга тырышмадылар, чөнки ул турысын әйтә иде. Соңрак үз мәкаләләрен «Безнең гәҗит», «Сираҗи сүзе»ндә чыгара башлады (рәхмәт аларга). Берәр мәкаләсе басылып чыкса, кечкенә балалар кебек сөенә иде ул. Өенә унбишәр газета-журнал яздырып алды. Дөньяда булган вакыйгаларны, яңалыкларны белеп барырга тырыша иде. Китаплар да язды ул. «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Фәридә», «Кайту» дигән исемлеләрен хәтерлим.

Репрессия корбаннары көнен дулкынланып көтеп ала иде. Үзе шундый авыр сынауларны кичергәч, тормыш кыенлыкларын бик яхшы аңлады. «Андый вакытлар һич кабатланмасын», – дия торган иде.

Туган телебезне укытуның кимүе, татар мәктәпләренең азаюы аны гомере буе борчыды. Катнаш никахларның милләтебезгә зыян китерүе турында күп язды. Шундый чын милләтпәрвәребезне, алтын баганабызны югалттык... Урыны җәннәт түрләрендә булсын! Бездән риза бул, Сәгъдәтулла Шәйхулла-Әнәле дигән алтын баганабыз!

Лаеклы ялдагы мөгаллим, Хезмәт ветераны, «Татарстан Республикасының Аксакаллар шурасы» әгъзасы 

Нияз БИШБАЛТА

Комментарии