- 01.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №29 (27 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Соңгы елларда җинаятьчелек кимүгә таба бара. Шул ук вакытта аның мошенниклык дигән тармагы чәчәк атып «җимеш» бирә, ягъни алдар караклыкның яңадан-яңа төрләре пәйда була. Иске саналган ысуллар да юкка чыкмый.
ЫШАНМА!
Гадәттә, җинаятьчене явызлыгы йөзенә чыккан тупас, дорфа һәм сөйкемсез бәндә итеп күзаллыйбыз. Бигрәк тә өлкән буын пөхтә киенгән, ачык чырайлы, тәмле телле кешеләрне угры дип уйламый.
…Казанда ялгызы гына гомер кичерүче Гөлнур апа фатирына 40 яшьләрдәге йомры гәүдәле ике хатын килеп керәләр дә авызларына караталар. Изге ният белән йөрүче социаль яклау хезмәткәрләре икән. Мохтаҗ пенсионер өчен уздырылган хәйрия чарасы буенча аңа 30 мең сумлык телевизор бирелергә тиешлеген әйтеп, болай да мөкиббән киткән апаны тәмам әсир итәләр болар. Бары тик 3 мең сум салым түлисе генә бар, ди. Бусы кәефне төшерә үзе, чөнки 4,5 меңлек пенсия алган кешенең ул кадәр акчасы булмый. Әмма игелекле җаннар хәлгә кереп, хәзергә бер мең сум бирергә, ә калганын «PHILIPS»ны китергәч, түләргә әйтәләр. Апа кунакларны аулакта калдырып, актык меңлеген алырга чыгып китә һәм хәйран гына югалып тора.
Шул рәвешле, өч меңгә яхшы телевизорга ия булу теләге шикләнү, икеләнү хисләре, ахыр чиктә, аек фикер йөртү сәләтен басып китә һәм соңгы тиеннәр генә түгел, өйдәге чәлдерердәй кыйммәтле әйберләрдән колак кагу куркынычы да тудыра. Тегеләрнең мошенниклар икәнлеге, кем әйтмешли, сукыр күзгә күренерлек, югыйсә. Түшләренә кадалган фотосурәтле карточкаларында да «Халыкка социаль яклау академиясе. Россия бүлекчәсе» дигән тузга язмаган оешма исеме күрсәтелгән хәтта. Ләкин, ни хикмәт, хәл көтелмәгән борылыш ала.
Эш шунда ки, әлеге «социаль хезмәткәрләр» полиция хезмәткәрләре булып чыга һәм Гөлнур апаның бушлай телевизор турындагы хыялы челпәрәмә килә. Әлбәттә, сабый баланы конфет белән ымсындырып буш төргәк тоттыруны хәтерләтүче тупас чара бу. Ләкин өлкән яшьтәге кешенең актык малын урлаттыруы кебек түгел инде. Шуңа күрә, һәркемгә ышанырга әзер булган беркатлы абый-апаларны үтемле итеп кисәтү буларак үзен аклый да торгандыр. Гөлнур апаның да ят кешеләргә ишек ачуыннан башлап, барлык гамәлләре дә саксыз гына да түгел, хәтта хәтәр бит. Бу хакта өч хатын-кыз-ике майор белән хуҗабикә бик шәпләп гәпләшәләр. Чыгып китәр алдыннан кунаклар, китерелгән рухи зыянны берникадәр кайтару йөзеннән, һәрдаим уяу булырга кирәклеген искәртеп торучы истәлек бүләкләре, мәсәлән, аркасына «Не дай себя обмануть!» дип язылган футболка да калдыралар.
Мошенниклардан саклану турында яшәү урыннарында аңлату әңгәмәләре үткәрелсә, полиция мондый тамашаларны өй борынча йөреп оештырырга җыенмый үзе. Бу мөмкин эш тә түгел. Икенчедән, кешедән көлү кебек килеп чыкканга, бик күпләргә ошап та бетмәстер. Берәүнең дә беркатлы булып күренәсе килми бит. Шуңа күрә, моны гаммәви мәгълүмат чараларына исәп тотып эшләнгән аерым акция, дип аңларга кирәк. Безнең дә кулга каләм алып гыйбрәтле хәлләрне искә алырга керешүнең төп сәбәбе укучыга, алдатасың килмәсә, таныш булмаган кешеләргә ышанма, дигән фикерне искәртү иде.
ЧИТТӘН ТОРЫП АЛДАУ
Югарыда мошенникларның күптәнге традицион алымы турында барды. Аны контактлы алдау, дисәк тә буладыр. Чөнки монда капма-каршы яклар үзара аралаша, берсе күзгә карап алдый, икенчесе күрәләтә алдата. Кайбер очракларда, мәсәлән, яраксыз әйбер сатучыларны җавапка тарту да кыенлыклар тудыра. Чөнки кеше товарны үз теләге белән сатып алган кебек килеп чыга.
Ләкин хәзерге югары технологияләр чорында алдауның икенче контактсыз төрләре киң җәелә. Алар арасында, һичшиксез, телефонлы мошенниклык беренчелекне бирми. Соңгы вакытта алар кармагына эләгүчеләр саны кисәк арта башлаган. Узган ел буена республикада 52 шундый очрак теркәлгән булса, быелның дүрт аенда бу сан 107гә җиткән инде. Бу яктан караганда, Татарстанда хәл бик кискен түгел икән әле. Безнең күршеләрдә, мәсәлән, Самара өлкәсендә әлеге сан күптән меңнән арткан. Ә бу исә шушы төбәктә урнашкан колонияләрдәге тоткыннар арасында әлеге төр җинаятьнең популяр булуы белән аңлатыла. Ләкин кәрәзле телефон чикләрне белми, шуңа күрә, алардан зарар күрүчеләр Татарстанда да күп. Безнең республикадагы Чистай һәм Менделеевтагы төзәтү колонияләрендә утыручылар тарафыннан да быел шундый мошенниклык очраклары булган. Ләкин Татарстанда эчке эшләр һәм җәзаны үтәтү органнары арасында хезмәттәшлек яхшы куелган. Шуңа күрә, җинаятьләр ачыла бара. Телефонлы угрыларның кәсеп итү ысулы гади һәм бик күпләргә мәгълүм дә. Ләкин зарар күрүчеләрнең барысы да диярлек, әлеге дә баягы, өлкән яшьтәге кешеләр икән, бу хакта сөйләп үтү файдасыз булмастыр. «Зона»да утыручы «кармак сала», ягъни теләсә нинди абонент белән элемтәгә керә. Әгәр, карт-коры, бигрәк тә, әбиләр җавап бирсә, «балык чиртте», дигән сүз. Бәлагә юлыккан (авария ясаган, милициягә эләккән) улы, оныгы булып сөйләшеп, карчыкның котын аласы гына кала. Озын-озак сөйләшеп, тавыш үзгәлеген сизеп алганчы, телефонны «коткаручы»га (ГАИ инспекторы, тикшерүче һ.б.) бирәләр. Анысы инде җинаятьне «йому» өчен, ашыгыч рәвештә фәлән кадәр, гадәттә, 100 мең сумга чаклы акча кирәклеген әйтә. Эшнең «гаять җитди һәм яшертен» булуы хакында кисәтелгән карт я карчык әйтелгән сумманы җыйган арада, төрмәченең иректәге дуслары акча күчертү өчен урын әзерлиләр, әйтик, банкта счет ачыла, урланган паспорт буенча кәрәзле телефон челтәреннән абонент номеры алына һәм башка еш кына төргәкне арадашчылар барып ала, бу максатка кайвакытта такси йөртүчеләр дә файдаланыла. Кайбер шоферлар угрыларга ярдәм итүләрен белмиләр дә. Чөнки тегеләр таксопарк диспетчеры аркылы, димәк ки, тагын телефон аша эш итәләр.
Бернинди контактка кермичә талауның кыскача һәм якынча ысулы менә шундый. Шунысы начар, тора-бара, без капчыкны тишеп чыккач, гаепне табуы гаять кыен. Гадәттә, бөтенләй чит кеше исемендәге телефоннан уннарча кеше файдалана, төрледән-төрле SIM-карталар куела, акча килгәч, банктагы счет яисә абонент номеры балансы «бушатыла» һәм юкка чыгарыла. Кыскасы, чуалган йомгакны сүтү өчен бик күп тырышлык куярга туры килә. Ә бит әлеге күңелсезлекне булдырмас өчен, «бәлагә тарган» кешенең телефонына бер тапкыр шалтыратып белешү дә җитәр иде.
Оперативниклар иректәге мошенникларны эләктерүе җиңелрәк, диләр. Күптән түгел, Новосибирск өлкәсендәге Куйбышев дигән шәһәрчектә яшәүче бер угрыны фаш иткәннәр. Ул бездә уннан артык җинаять кылуын таныган, шулай ук, Русиянең үзәк өлкәләрендә аңа карата тагын берничә эш кузгатылган.
Болары кешене куркытып шок хәленә кертү ысулы белән алдау булды. Киресенчә, аны шатлыктан исертеп талау очраклары да бар әле. Бу юлы кармакка өлкәннәр генә түгел, барысын да белеп торучы замана яшьләре дә эләгә. Күрәсең, нәфес дигәнең аларны да ялгыштыра. Реклама акцияләре вакытында чынлап торып отучылар да бар бит. Берничә ел элек минем күрше дә «Томсон» телевизоры күтәреп кайткан иде.
Чаллыда яшәүче 26 яшьлек егет телефонына «Калина» машинасы отуы турында SMS хәбәр ала. Электрон элемтә чараларыннан белешеп караса, чынлап та, күрсәтелгән фирма берничә «ВАЗ» машинасы уйнаткан икән. Сүз уңаеннан әйтик, бер «Шевроле-Нива» Түбән Кама кызына «эләгә». Анысы мошенниклар ярты миллион сум вәгъдә иткәч, берничә мең сум «салым» да озата. Тегеләр сәбәп табып, тагын 14 мең «җыем» таләп итәләр. Һәм җиңел табыш исеннән исергән кызыйны айныталар. Ул полициягә мөрәҗәгать итә.
Ә Чаллы егете исә мошенникны «тереләй» алмакчы була. Берсеннән-берсе ягымлырак «менеджерлар» «отышны» рәсмиләштерү, салым һ.б. чыгымнар түгәрәк-түгәрәк саннар исәпләп чыгаргач, аңына килә. Ләкин тегеләргә терминал аркылы 4,5 миллион сумны бүләк итеп өлгерә. Болары йомгакның очына чыгып, мошенникларның якаларыннан алырдай җинаятьләр рәтеннән. Кайвакыт бөтенләй очына чыгып булмастай очраклар да килеп чыга.
Наил ВАХИТОВ.

Комментарии