- 01.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №29 (27 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Казанның 1нче Май бистәсендә оешкан «Первомайские» һәм Горки бистәсендә барлыкка килгән «Седьмовские» (7нче микрорайон) төркемнәре моңарчы әллә ни «дан казанганнар» рәтендә түгел иде. Aның каравы, быел июнь аенда шаукымлы ахмаклык кылып, олы тавыш чыгардылар. Җиңү проспектында оештырылган төнге атышны болгавыр 90нчы елларның кире кайтуы, дип лаф оручылар да булмады түгел. Полициядә ул гадәттән тыш вакыйга итеп кабул ителде, җинаятьне ачу өчен кискен һәм нәтиҗәле чаралар күрелде.
Әлеге «ЧП» хәтәр елларны искә төшерә иде. Ләкин ул чорларда атышлы «разборкалар», заказлы үтерү, кораллы һөҗүмнәр һәрдаим булып тора, прокуратура һәм милиция аларны ачып өлгерә алмый иде. 15-20 еллар элек кылынган җинаятьләр хәзер фаш ителә, гаеплеләргә җәза бирелә.
Бер гаепсез 17 яшьлек Эмиль Шәрифуллинның аяныч үлеменә китергән сәбәпләр узган гасырның 80нче елларын хәтерләтә. «Казан феномены» дип бөтен Советлар Союзына яманатлы идек ул чакта. Яшүсмерләрнең урамга-урам сугышлары чорындагы кебек, әлеге ике төркем дә үзара «көч сынашмак» була. Чөнки алданрак ике «кискен» егетләре арасында конфликт чыгып, мөнәсәбәтләрне көч ярдәмендә ачыклау «зарурлыгы» туа. «Седьмовские» дошманнарын каршы алырга әзерләнә, ләкин, 80нче еллардан аермалы буларак, болар заманча коралланалар, арматура гына түгел, травматик пистолет, ау мылтыгы, хәтта бензин тутырылган шешәләр тотып чыгалар. Һәрвакыттагыча, утлы корал иң явыз һәм башсыз бәндә кулына эләгә.
Яшүсмерләр утырган «Приора» ишегалдына килеп кергәч, аны дошман «лагерь» машинасы белән бутап, шул адәм ут ача. Шофер машинаны засада урыныннан алып чыга, ләкин җәрәхәтләр бик авыр булганга, Эмиль үлә, аның туганы яраланса да, исән кала.
Япь-яшь кешеләргә шулкадәр нәфрәт, кансызлык каян килгән, дип гаҗәпләнергә генә кала. Юк-бар сәбәп аркасында кеше үтерергә керешкәнне бандитлар да өнәми хәтта.
Атышлы урынга полиция килеп җиткәндә, 7нче микрорайон «герой»ларының эзе суынган була. Тиздән һөҗүмгә дучар ителгән егетнең дөнья куюы турындагы хәбәр килеп ирешә. 90нчы еллар «исе» килүче бәрелеш, дөресрәге, һөҗүм турында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында да җитди сөйләшү була. Әлеге «ЧП»га юл куйган «Дальний» полиция бүлеген шелтәләү генә түгел, ярдәм дә күрсәтелә. Оператив хезмәтләрдән зур көчләр тартыла. «Группировщик»ларны акрынлап исәпләп чыгаралар.
Оператив чаралар барышында берничә берәмлек ату коралы, патроннар алына. Аеруча зур «батырлык» күрсәткән ике шикле егет ачыкланып, берсе кулга алына. Икенчесен эзләү әле дәвам итә. Төркемнәрнең башка җинаятьләргә катнашы да тикшерелә. Мондый явызлыкларга сәләтле кешеләрдән барысын да көтәргә мөмкин.
Казан эчке эшләр идарәсе башлыгы Рөстәм Кадыйров җинаять эше үтерү очрагы гына түгел, Кодексның «Бандитлык» дигән аеруча кырыс маддәсе буенча да кузгатылырга мөмкин, дип исәпли. Бу инде баш күтәрә башлаган төркемнәрне юк итү буенча максатчан эш бара дигән сүз.
Гаеплеләрнең кырыс җәза алачагына шик юк. Вакытсыз өзелгән яшь гомерне генә кире кайтарып булмый…
Вазыйх ВӘЛИТОВ.

Комментарии