КУАКЛЫКТА ХӘТӘР БАР

Ел фасыллары җинаятьчелеккә йогынты ясамый калмый. Әйтик, кышын кими төшкән фатир басулар, көннәр җылынып, халык бакчаларга йөри башлау белән, артырга керешә, ял итү урыннары, табигать кочагында законсыз гамәлләр ешая. Болары турында күп сөйләнә. Ә менә җәйге чорда җенси характердагы җинаятьләр ишәю турында әйтелми диярлек. Алар да, күбесенчә, -кырлар, су буйларында кылына. Август аенда булган кайбер мисаллар да шул хакта сөйли.

ӨЧӘҮЛӘП КӨЧЛӘҮ

14нче августка каршы төндә районындагы асфальт-бетон заводы сакчысы янына канга баткан, кием-салымы ертылып беткән хатын-кыз килеп егыла. Мәрхәмәтле ир кеше «» чакырта, үзе дә булдыра алган чаклы булышырга тырыша. Ул әлеге 35 яшьлек ханымның чын мәгънәсендә үлеп терелгән кеше икәнен белми әле.

… Чаллыга Башкортстаннан килгән була ул. Кичке сәгать 8ләр тирәсендә Ак шәһәрдә шома телле якташларын очрата, танышып, сөйләшеп китәләр. Ахыр чиктә, бергәләп табигать кочагына чыгарга уйлыйлар. Хатын алдын-артын уйламыйча, кем икәннәрен дә юньләп белмәгән өч ир-егет белән сәфәр чыга. Моны акылсызлыкка тиңләмичә булмый, әлбәттә. Чөнки бу, хәзерге заман урыс телендә әйткәндә, «съём», дип атала, ягъни хатын-кыз барысына да, иң әүвәл, җенси уйнашларга әзер, дип кабул ителә. Мамадыш районындагы куаклыкларда да шулай килеп чыга. Хатын чиратлап көчләүгә һәм җинаять кодексында җенси характердагы көчләү гамәлләре дип аталучы мәсхәрәләүгә дучар ителә.

Бу инде ир-егетләрнең ошбу галәмәтләре Кодексның 131-132нче маддәләре кысаларына эләгә дигән сүз. Шуңа күрә, хатын-кызның полициягә хәбәр салу белән куркытулары аларда нәфрәт һәм, әлбәттә, курку уятмый калмый. Әйтергә кирәк, эш узгач, чәбәләнүләр һәм закон белән өркетүләр гүзәл җенеснең икенче ялгышы була. Нәтиҗә озак көттерми, аңа берничә тапкыр пычак белән кадыйлар. Тикшерү материалларына караганда, үлде дип белеп, сумкасын алалар да, китеп баралар.

Ләкин инде, безгә мәгълүм булганча, бичара хатын берәр сәгатьтән соң аңына килә һәм теге заводка барып җитәргә көч таба. Икенче көнне ул сырхауханәдә яткан чакта, өчлекнең икесе җинаять урынына килеп, мәетне эзләргә керешәләр. Тикшерүчеләр алар явызлыклары эзләрен, дөресрәге, төп дәлил – гәүдәне яшерергә киләләр, дип саный. Әлбәттә, мәет табылмый, бензин сибеп, сумканы яндырып кайтып китәргә туры килә. Андагы 700 сум акча спиртлы эчемлекләр алып, кәеф-сафа кору өчен тотыла.

Көчләнгән ханымның якташларын тоткарлау өчен, полициягә өч көн вакыт җитә. Чөнки зарар күрүче аларның танулы билгеләренә һәм башка күп кенә мәгълүматларга ия була. Башкортстаннан Чаллыга килеп эшләүче 35 яшьлек А.Торгашев, нибарысы 23 яшен тутырган К.Самохатный кулга алынгач, аларның дусты – 24 яшьлек Кукмара егете Д.Пашкевич та тотылып, җинаять булган район – Мамадышка китерелә. Әлеге район суды өчлекне сак астына алырга, дигән карар чыгара.

Ир-атлар барысы да гаепләрен өлешчә генә таный. Аңлашыла ки, пычак белән ясалган җәрәхәтләрне берничек тә кире кагып булмый. Бары тик аларның үтерү максаты белән эшләнүен кире кагарга мөмкин. Һәм, әлбәттә, җенси якынлык үзара ризалык белән кылынды, дип раслап маташырга була. Гаепләнүчеләргә боргаланырга туры килә. Чөнки тикшерү комитетының районара бүлеге белдергән гаепләүдә «төркем белән һәм үтерү белән янап…» – дигән бик хәтәр сүзләр бар.

Атышлы акт

Җенси мөнәсәбәткә керүне рәсми телдә «акт», дип тә йөртәләр. Алабуга читендәге урманнарындагы акт атышлы ук килеп чыга.

… Тикшерү материалларында күрсәтелгәнчә, әлеге калада яшәүче 36 яшьлек Рафик Вәлишин сөйгәне белән Интернеттагы танышу сайты буенча хәбәрләшә. 26 яшьлек кызы белән быел май аенда никахлашырга сүз куешалар хәтта. Әмма апрельдә үзара низаг чыгып, өметләр челпәрәмә килә, дустанә мөнәсәбәтләр дошманлык чигенә җитә. Иң беренче чиратта, ир-егет сөешкән чакларда бүләк ителгән алтын-көмеш әйберләрне кире кайтаруны таләп итә.

19 август көнне элеккеге сөйгәне белән телефоннан сөйләшкәннән соң, кыз Чаллыдан Алабугага очрашуга китә. Машинасын шул шәһәрдә калдырып, такси алып сөйләшенгән урын – урманлыкка юнәлә. Табигать кочагында аңлашу уңай нәтиҗәләргә китермичә, чираттагы ызгыш белән тәмамлана. Шулай да, элеккеге сөйгән ярлар хушлашырга җыенмый. Яңадан такси чакыртып тагын да ераккарак китәләр. Юл уңаенда туктап, спиртлы эчемлекләр дә алалар әле. Бу кадәресе иске дусларның күңел ачарга чыгуын хәтерләтә.

Ләкин карурманда вазгыять тагын да кискенләшә. Вәлишин кесәсеннән чыгара, ара-тирә аткалап та куя. Күрәсең, үзен кискен егет итеп күрсәтергә тырыша.

Тикшерү органнары аның корал белән «уйнавын» кызны үтерү белән куркыту, дип бәяли. Бәяләмәс иде дә, исерә төшкәч, ул, шул пистолет белән янап, элеккеге сөйгән ярын көчләп, җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итә. Хәл тагын да киеренкеләнеп, низаг кыза гына бара. Кыз, чынлап торып, гомере өчен курка башлый. Тикмәгә генә булмый, исерек әзмәвер шул пистолеттан атып, аның чигәсенә эләктерә.

Пневматик пуля үтерми, әмма кыз җәрәхәтләнә, кан күргәч, теге дә айнышып киткәндәй була, такси чакыртып, яралыны сырхауханәгә дә илтеп куя. Әлбәттә, җәрәхәтнең килеп чыгышын табибларга әйтмәскә куша. Ләкин кызый урманда Вәлишин пистолет уйната башлагач ук, җаен туры китереп, әнисенә шалтыратып өлгерә һәм үзенең нинди хәлгә юлыкканын хәбәр иткән була. Әни кеше исә, «02» телефонын җыеп, кызының хәбәрсез югалуы турында ирештерә.

Бәхеткә каршы, яра әллә ни катлаулы булып чыкмый. Бәйләп, тиешле ярдәмне күрсәткәч, яралыны чыгарып җибәрәләр. Урманда бик гайрәтле кыланган кавалер да янында сыпырылып кына йөри, «статья» исен сизә чөнки. Ләкин полициядә эзләнелә торган кызның Алабуга сырхауханәсенә мөрәҗәгать итүе турында беләләр инде. Аны кызының өе янында Чаллыда тоткарлыйлар.

Кыз урмандагы атышлы җенси акт турында полициягә гариза яза. Тикшерү комитеты көчләү факты буенча җинаять эше кузгата. Атышлы булганга күрә, бу юлы да үтерү белән янап кылынган көчләү турында сүз бара. Р. Вәлишин исә, гаебен танымый, барысы да махсус рәвештә аны «батыру» өчен оештырылды, дип бара. Тикшерүче һәм әлеге четерекле эшне җентекләп тикшерү белән мәшгуль. Гаепләнүче сак астында утыра.

Шул ук 19 август көнне читендәге мәгълүм Зәңгәрсу күл буендагы урманлыкта 17 яшьлек студент кызның үле гәүдәсе табылды. Тикшерү аның көчләнгән булуын күрсәтә. Әлеге җинаять шул тирәдәге бистәдә яшәүче 40 яшьлек ир кеше эше дип исәпләнә. Ләкин Тикшерү органнары аның кем икәнлеген әйтергә ашыкмыйлар әле. Икеләнерлек сораулар бар, күрәсең.

.

Мамадыш-Алабуга-Казан.

 

Комментарии