Асрамага бала бирәм, яки Депутатлар бала «сата»

Асрамага бала бирәм, яки Депутатлар бала «сата»

Русия Президенты В. Путин халык арасында «Дима Яковлев» законы дип аталган законны имзалады. (Дима Яковлев – Америка гражданнары тарафыннан тәрбиягә алынып, 2008нче елның кызу июлендә 9 сәгать буе ябык машинада берүзе калып үлгән малай). Закон 2013нче елның 1нче гыйнварыннан Америка гражданнарына асрамага бала бирүне тыйды. Күпләр бу законны, Американың «акт Магнитского» карарына җавап рәвешендә, дип фаразладылар. (Бу акт 2011нче елда Америка хөкүмәте тарафыннан Сергей Магнитский исеме белән аталып, МВД, ФСБ, ФНС, Арбитраж судының, Генераль прокуратураның 60 чиновнигын үзләренә керүне тыю турында.) «Беткә үч итеп тунны мичкә ягу» булып чыкты инде бу безнеңчә. Әйтерсең үзебездә ятим балаларны какмый-сукмый, өф-өф итеп кенә торалар. Үзебездә дә балаларны акчасы өчен генә алучылар, аларны кыйнаучылар аз түгел. Үз баласыдай якын итеп чит балаларны караучылар, билгеле, көчле кешеләр. Ачу килгәндә үз балаңны әрләп тә атасың, ачулану гына үтемле булмаса, әти кеше бер-икене менеп тә төшәргә мөмкин. Ә бит монда кеше баласы. Шул ук опекунлык вәкилләре дә төрле җирләрдә төрлечә эшли. Кайберсе үз эшенә намус белән карап, тәрбиягә бала алган гаилә белән тыгыз бәйләнештә тора, ә кайберсе, акчага сатылып, кыйнауларны күрмәмешкә салыша, кайберләре инде, гомумән, үз эшенә бармак аша гына карап, көн үтсенгә генә йөри.

Ничек кенә уйласак та, таяк ике башлы. Ничек яхшы, ничек начар буласын фаразлавы кыен. Тик асрамага бала алучыларны контрольдә тотарга, тиешле ярдәмне күрсәтергә, чит илләрдәге балалар язмышы белән кызыксынып торырга мөмкинлек бирә торган закон юк дәрәҗәсендә. Булган очракта да бездә андый әйләнеп үтүнең 101 ысулын уйлап табачаклар.

Соңгы елларда Америка гражданнарының Русиядән тәрбиягә бала алып, алар белән тупас мөгамәләдә булу фактлары сөйләнелде. Америкадан тыш, Русия балаларын Испания, Италия, Франция, Германия илләре гаиләләре дә ала. Аларда тәрбиягә алган балалар белән тупас мөгамәлә очраклары теркәлмәгән.

Шундый берничә фактка тукталып үтик.

2009нчы елның феврале. Пенсильвания штаты дәваханәсенә 3 яшьлек рус кызын тәнендә төрле пешү эзләре белән салалар. Бу – Дарья Макналти. Суд тикшергәч, кызның үги әнисе кулыннан җәбер күргәне ачыклана. Хатынны 2 ел төрмәгә хөкем итсәләр дә, ул аннан 8 айда чыга.

2010нчы елның марты. Майкл Гризмор тәрбиягә алган кызы Ксенияне даими көчли. Кызны туган шәһәре Кемероводан башта Марта-Аннет Бленфорд кызлыкка алган була. Тик берничә елдан бу хатын баладан баш тарта һәм Ксения Марта-Аннетның сеңлесе тарафыннан кызлыкка алына. Шушы гаиләдәге «әти» кеше кыз өчен тәмуг шайтанына әйләнә.

2011нче елның ноябре. Пенсильвания штатында Крэйверлар гаиләсендә Русия баласы Иван Скоробогатов үлә. Гаилә 16 ай төрмәдә утырып чыга… һәм шуның белән шул.

Америкада безнең балаларны кыйныйлар, көчлиләр, үтерәләр… һәм күп очракта судан коры чыгалар. Шул ук Америка законы америкалы Элизабет Эскалонены үз кызын кыйнаган өчен 99 елга төрмәгә утырта.

Соңгы 15 ел эчендә америкалылар 10 мең баланы тәрбиягә алган. Күбесе – инвалидлар, даун чире белән тилмерүчеләр. Бар тәрбиягә алучыларны да вәхшиләр дип әйтеп булмый, әлбәттә. Бәхеткә, авыру балаларны чын күңелдән тәрбияләп, аякка бастыручылар күбрәк.

Лондонда узган паралимпия уеннарында Америка йөзүчесе Джессика Лонг 100 метрга баттерфляй ысулы белән йөзү буенча чемпион булды. Ә бит бу кыз – Иркутскида туган Татьяна Кириллова. Бүгенге көндә – Америка спорт йолдызы. Аның тарафыннан 20 рекорд куелган, 2006 һәм 2011нче елларда «Ел йөзүчесе» исемен алган.

Джессика-Татьяна тумыштан аяксыз. Кызга 1 яшь тә 1 ай булган вакытта аны Балтимордан америкалылар тәрбиягә ала. 9 яшьтә йөзәргә өйрәнә.

Джессика белән чыгыш ясаган Михайла Резерфордның да әнисе Чернобыль өлкәсеннән. Гарип булып туган баладан әти-әнисе баш тарта. Дүрт яшендә америкалы гаилә аны тәрбиягә ала һәм бүгенге көндә кыз инде 3 мәртәбә дөнья чемпионы.

Җиңел атлетика буенча чемпион Татьяна Макфадден шулай ук тумышы белән русияле, Петербургтан. Умыртка сөяге авыруы сәбәпле, аның билдән аскы ягы параличланган. 7 яшендә Америка гаиләсе тәрбиягә алган кыз – 15 яшендә инде инвалид коляскасында ярышучылар арасында җиңүче. Бүген Татьяна – сөңге ату буенча рекордсмен, баскетбол һәм хоккей уйный.

Тәрбиягә алган балалар белән тупас мөгамәлә, бәлки, Русиядә Америкага караганда күпкә артыграктыр. Тверь өлкәсенең Кимры шәһәрендә тәрбиягә алынган Вика: «Мине абый белән апа кыйнады», – дип зарлана. Табиблар баланың тәнендә күп санлы күгәргән-кыйналган урыннар күрә. Кызны тәрбиягә алган Татьяна Евдокимова – югары белемле, бай хатын. Әле күптән түгел генә опека бүлегенә үзләренең ничек ял итүләре турында фотолар һәм видеоязмалар китергән була…

Түбән Тагилда яшәүче Людмила Пересмехина тәрбиягә 7 бала ала. Алар өчен шәһәрдән ике фатир алгач, балаларны кабат балалар йортына илтеп тапшыра. Сабыйлар күңеленә нинди җәрәхәт ясавын аңладымы икән бу ана?

Төмән өлкәсе, Вагай районы суды Чулпан Ишбулаеваны тәрбиягә алган кызны кыйнаганы, тәнен кайнар әйберләр белән пешергәне өчен хөкем итә… һ.б. шундый бик күп очраклар.

Бу фактлар интернеттан алынды, билгеле. Тик авыл җирлекләрендә акчасына гына кызыгып бала алучылар барлыгы берәүгә дә сер түгел. Шәһәрләр дә аннан калышмый. Кайберәүләр: «Үксез бала асрасаң, авызың-борының кан булыр…» дигән халык мәкален искә төшерергә ярата. Шуңа күрә авыз-борын канга батканчы, кеше язмышы белән уйнаганчы, уйларга кирәк, җәмәгать.

Баланы тәрбиягә алганда бер кочак документ җыясы, әллә нинди тикшерүләр үтәсе бит. Димәк, акча төртеп, барысы ал да гөл булган документлар җыелган яки комиссиягә акча төртелгән.

Аттан ала да туа, кола да туа дигәндәй, төрле очраклар була. Тик моннан сәясәт ясап, депутатларыбыз кем тегермәненә су коялар соң яки нәрсә өчен үч алалар? 2008нче елдан бирле дәшмәгән «халык ялчылары» нигә бүген генә тавыш чыгарырга булган? Җиде кат үлчә, бер кат кис, дигәнне онытып, безнең илдә катлаулы операция ясатырга чират көтеп утыручы беркемгә дә кирәк булмаган ятим сабыйларның күзләренә ничек карый хөрмәтле депутатлар?

Язмыш болай да кыерсыткан сабыйлар язмышы белән уйнау нигә кирәк? Җил тегермәннәре белән көрәшүче Дон Кихотны хәтерләтеп, юк белән вакыт уздырганчы, законнар үтәлеше турында кайгыртсалар, яхшырак булмас микән?

Илһамия ГАФФАРОВА.

Түбән Кама.

Комментарии