Ир-егетләрне саклыйк!

Тукталышта автобус көтеп утырам. Каяндыр ике яшь егет чыгып каршыма килеп бастылар. Аякларында басып тора алмыйлар. Исерек, үзләре көлә, көндез бит. Болар яки эштә, яки укуда булырга тиешле бәндәләр. Өйләнеп матур тормыш корулары икеле. Эчүчелек нәтиҗәләре элек күңелсез иде, хәзер дә шулай, «Ирләрне саклыйк» дигән девизга көлеп кенә карыйлар.

Русиядә ирләр, гомумән, аз яши. Сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары, тикшеренүләрдән соң, шуны җиткерә: 53 ил арасында Русия ир-атлары иң кыска гомерлесе. Бездә көчле зат дип аталучылар уртача алганда 62,5 ел яши. Ә Европада вазгыять икенче төрле: аларда бу күрсәткеч – 76 яшь. Беренче урында уртача 80,1 яшь белән Израиль атлый, испанлылар аз гына калыша – 78,8 яшь. Өчлекне Бөекбритания түгәрәкли – аларда ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 78,4 яшь.

Исерек баш нәрсә генә эшләми. Андыйлар хәтта ата-анасына да кул күтәрергә мөмкин. Юлдагы фаҗигаләрне сөйләп бетерерлек түгел. Исерекләрдән гарип балалар туа. Алар белән бөтен Русия тулган. Ул балаларны дәваларга, аякка бастырырга тырышабыз, моңа миллиардлаган акча тотабыз. Фаҗигаләр, үлемнәр төрле, ләкин барысын бер нәрсә берләштерә – хәмер. Шул хәмер аркасында күпме гаиләдә ызгыш-талашлар чыга. Ул гаиләдә нинди тәртипле бала үссен инде. Сәрхушләрне, хәмер эчеп авыруга әйләнгәннәрне дәүләт хастаханәләрендә дәвалыйлар, ашаталар, эчертәләр. Шәһәр мэриясе: «Универсиада беткәч, айныткычлар ачабыз», – дип белдергән иде. Әлегә күренми. Сәрхушләргә аерым зират та ачарга кирәк. Элеккеге заманда шулай булган бит.

Ни кызганыч, Русиядә ирләр проблемасы белән ныклап торып бер генә структура да шөгыльләнми, Казанда Ирләр үзәге булдыру кирәктер. Анда хатын-кыз психолог булырга тиеш түгел. Дөрестән дә, тормышта шундый вакытлар була, кемнәндер киңәш, консультация аласы килә. Тормышта балалар, хатын, күршеләр һәм эш урынында хезмәттәшләре белән ыгы-зыгылар була. Ир кеше депрессиядән шартлар хәлгә җитә. Нишлисең, үзенә йота. Нәтиҗәдә – инфаркт, инсульт. Бу үзәк ирләргә бик кирәк. Анда кешегә ярдәм күрсәтерлек белгечләр булырга тиеш.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии