- 03.03.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №08 (27 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Соңгы вакытта киң җәмәгатьчелек кабат шомда. Ростов шәһәрендә өч бала анасы Анастасия Шевченконы төрмәдә тоту гына җитмәгән, анархистлар төркеме оештырганнар, дип, булачак 11 галимне тоткарлаганнар. Барысы да Мәскәү университетында укучылар. Унысын чыгарып җибәрсәләр дә, бер кешене – үзебезнең Татарстан егете Азат Мифтаховны ябып ук куйдылар. Прокуратура гаеп белдерерлек сәбәп тапмаса да, андагылар булмаган гаебеңне дә танытырга мөмкиннәр. Яшерергә маташсалар да, хокук сакчылары егетнең тәнендәге җәрәхәт эзләрен танырга мәҗбүр булды. Әле гаебе расланмаган кешегә мондый вәхшилек күрсәтү дөньяның кайсы илендә бар икән? Тулай торактагы бүлмәсен ватып керү үзе үк җинаять ләбаса. Әлбәттә, аспирант булгач, ул эзләнергә, төрле фәлсәфәләрне өйрәнергә тиеш. Мондый бүлмәдә төрле китапларның, белешмәләрнең булуы табигый.
Мин үзем бу гамәлне татар халкына бара торган көрәшнең бер төре дип саныйм. Инде безнең телебезне генә кыскартып калмадылар, кыйнап, имгәтеп, башыбызны да аңгырайтырга маташалар. Татар халкының аңын томаларга маташу күптәннән килә. Заманында хәрби серне ачкан, дип, Вил Мирзаяновны да төрмәгә утыртканнар иде. Ә бит аның хезмәттәше химик Орлов белән башкарылган ачышлары дөнья җәмәгатьчелегенә күптән таныш иде. Академик Роальд Сәгъдиев та үзенә сыену урыны тапмагач, Америкага китәргә мәҗбүр булды. Бүгенге көндә алар икесе дә Америкада яши. Төп чыгышы Арча районының Шекә авылыннан булган Миләүшә Дәүлиева да үзебездә тиешле мөмкинлек булмагач, Америкага китеп, химия фәннәре докторы булды.
Азат Мифтахов та өметле булгандыр. Мәскәүдә аспирантурага ахмак кешеләрне җыймыйлар. Шунысы кызганыч, без үз кешеләребезне тиешенчә яклый белмибез. Ичмасам, Белоруссия президенты Лукашенкодан үрнәк алырга иде. Үз баласын яклый алмаган халыкның бернинди дә стратегиясе булмый.
Әнис ЗАРИПОВ,
Казан шәһәре

Комментарии