- 03.11.2019
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2019, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
22нче октябрь көнне Русиянең Рекордлар Китабы үзенең 7 яшен билгеләп үтте. Санкт- Петербург шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек Елена Шиленкова да шушы китапка кергән. Эш шунда, ул Русиядә иң озын тырнаклы хатын-кыз. Аның баш бармагындагы иң озын тырнагы – 15,8 сантиметр! Ә барлык тырнакларының гомуми озынлыгы исә, 140 сантиметр. Елена «Безнең гәҗит»кә интервью бирергә бик теләп риза булды. Аның белән бу сәер мавыгуы һәм «карчыга тырнаклы» тормыш рәвеше алып баруның кыен яклары турында сөйләштек.
– Елена, үзегез турында сөйләгез әле. Сез кияүдәме, кем булып эшлисез?
– Мин тулы гаиләдә тәрбияләнеп үстем. Бердәнбер бала идем. Ә кияүдә булу-булмавым турында сөйләргә яратмыйм, анысы сер булып калсын. Санкт-Петербургта тудым һәм хәзерге вакытка кадәр шунда яшим. Мондагы азык-төлек технологияләре дәүләт университетын тәмамладым. Белгечлегем буенча инженер, тик хәзерге вакытта беркайда да эшләмим. Чөнки әле институтның 1нче курсында укыганда ук мине тырнакларым «ашата» иде. Ничекме? Берәрсе фотога төшереп җибәрүемне сорый, ә мин аны бушлай гына төшермим, акча бирсәләр генә төшереп җибәрә идем. Аннан соң, холкым буенча шундый кешемен: кемгәдер буйсына, кемдер кушканнарны эшли алмыйм, үземә-үзем хуҗа булырга яратам. Шуңа күрә гади офиста иртәдән кичкә кадәр тиеннәргә эшләп йөрү – минеке түгел.
– Тырнакларыгызны кайчан һәм ни сәбәпле бу кадәр озын итеп үстерә башладыгыз?
– Мин аларны үз теләгем белән мәктәптә, 10нчы сыйныфта укыганда ук үстерә башлаган идем үзе. Сыйныф җитәкчесенең дә тырнаклары озын иде, тик минеке аныкыннан һәрвакыт озынрак булды. Ләкин, күрәсең, укытучым мине шул озын тырнакларым өчен яраткандыр – миңа гел ниндидер «ташламалар» ясый иде. Мәсәлән, сыйныфыбызны җыештырган вакытта, башка кызлар тәрәзә юса да, миңа укытучым: «Син тәрәзә юма, чөнки тырнакларыңны сындырырга мөмкинсең», – дип, җиңелрәк эшләр куша иде. Миңа бу кайгыртучанлыкны тою рәхәт була иде. Әле дә бу укытучым белән бик яхшы мөнәсәбәтләрем саклана. Ул әле дә мәктәптә эшли, ә мин мәктәбебез янында гына яшим. Шуңа күрә, кайвакыт юлда, урамда очрашабыз. Очрашкан саен, билгеле, тырнаклар хакында ике-өч минут булса да сөйләшми калмыйбыз. Мәктәптә укыганда безгә тырнакларыбызны ачык, янып тора торган төсләргә буярга кушмыйлар иде. Бу хәтта тыелган да иде. Ләкин нигәдер, һаман да бу кагыйдә миңа кагылмады. Хәтта иң кырыс укытучыларыбыз да минем яшелле-зәңгәрле тырнакларымны күргән очракта да, миңа бер кисәтү дә ясамый иде. Әйтерсең бөтен кеше, дөнья үзе дә минем озын тырнаклы булуымны теләгән һәм бу минем язмышым булган. Башка төрле аңлата алмыйм мин моны. Шуңа күрә, әле мәктәптә укыган чакта ук минем тырнакларым өлкән яшьтәгерәк хатын-кызларныкыннан да озынрак иде. Бәлки мин аны билгеле бер озынлыкка җиткәч кискән, аннан соң кабат үстергән, кабат кискән, шулай яшәгән булыр идем. Ләкин бер кызык хәл килеп чыкты.
Минем ул вакытта тырнакларымның озынлыгы 2-3 сантиметр иде. Дус егетем, кызык өчен генә, шаярып: «Әйдә бәхәсләшәбез? Син бу тырнакларыңны 5 сантиметр булганчы үстерә алмаячаксың!» – диде. Минәйтәм, алам! Бәхәсләштек. Мин дә бу юлы, буш кына булмаячагын, әгәр җиңә калсам, ул миңа 200 мең сум акча бирергә тиеш булачагын әйттем. Бик җиңел ризалашты, чөнки аның кадәр озынлыктагы тырнакны үстерә алмаячагыма ышанган иде. Ә мин үстерәчәгемне белдем. Чөнки моңа кадәр 4 сантиметр озынлыкка кадәр үстергәнем бар иде инде. Шулай итеп, бәхәсләштек. Күпмедер вакыт узгач, мин моңа шалтыраттым. «Син җиңелдең, әйдә очрашабыз, тырнагымны үлчәргә кил. 200 мең сумыңны да онытма», – дидем. Килеп күргәч, шок хәлендә калды. Акча җыеп, миңа 200 мең сум бирергә мәҗбүр булды. Бу бәхәстә җиңгәннән соң, тырнакларымны кисеп аттым. Күпмедер вакыт узгач, яңадан үстерә башладым һәм аларны бүгенгә кадәр үстерәм. Мин Русиянең рекордлар китабына керермен дип уйламадым да, планлаштырмадым да. Бары тик, бу юлы иң-иң максималь озынлыкка кадәр үстерим әле, күпме түземлегем җитәр икән, дип кенә уйладым. Иң зур озынлыкка ирешкәч, соңыннан кисеп атачакмын да, 2-3 сантиметрдан да ныграк үстермәячәкмен, дип карар бирдем. Менә шулай үстергән вакытта көтмәгәндә рекордлар китабына кертеп куйдылар.
– Сезнең иң озын бер тырнагыгыз 16 сантиметрга якын! Бу кадәр озын әйбердән котылып, кисеп атасыгыз килгән вакытлар да булдымы? Тырнакларыгызның сынганы бармы?
– Кисеп атасы килгән вакытлар нык еш була. Рухи яктан бик авыр. Бигрәк тә баш мием арый. Чөнки һәрдаим хәрәкәтләремне идарә итеп торырга кирәк: ялгыш бер хәрәкәт ясасаң да, тырнагың сынарга мөмкин бит. Хәтта йоклаган вакытта да контроль итәм үземне. Моның авырлыгы шушы. Йоклаган вакытта да тырнак сынмасын дигән уйлар белән яшәгәч, баш мие бөтенләй ял итми. Әйе, кителгән вакытлары да булды тырнакларның. Элегрәк булса, мин аларны төбеннән кисеп атар идем дә, проблема да бетәр иде. Ләкин бу юлы минем максималь озынлыктагыларны үстерәсем килә бит. Шуңа күрә сынганнарын махсус гель белән катырып, төзәтәм.
– Сезнең бу озын тырнакларыгызны танышларыгыз, якыннарыгыз ничек кабул итә?
– Төрлечә. Кемдер: «Җитәр инде үзеңне газапларга, кисеп ат шуларны», – ди. Кемдер шакката, икенче берләре минем сабырлыгымны һәм максатымны хөрмәт итә. Кемдер бу кыяфәтемә ияләшкән һәм мине кыска тырнак белән бөтенләй кабул итә алмый. Ә урамда йөргәндә кешеләрнең реакциясе төрле була. Гадәттә, шундук телефоннарын чыгарып, яшереп кенә фотога төшерә башлыйлар. Мондый әйберне бик яратмыйм. Нигә качырырга инде? Яныма килсеннәр, төшерим әле дип сорасыннар – беркайчан да баш тартмаячакмын. Билгеле, бу тырнаклар турында: «Бигрәк ямьсез!» – диючеләр дә бар. Мондый кешеләрне тәрбиясез дип саныйм. Мәсәлән, кайберәүләрнең корсагында майлары асылынып тора. Мин моны җирәнгеч һәм ямьсез дип саныйм, ләкин яннарына килеп: «Корсагыңдагы маеңны кисеп ат!» – димим бит. Бу да шуның кебек үк. Бер-береңә хөрмәт булырга тиеш.
– Елена, Русиянең Рекордлар Китабына ничек эләгүегез турында да сөйләп китегез әле…
– Тырнакларым 12 сантиметрга җиткәч, бер дустым аларны 17 сантиметрга кадәр үстерергә һәм китапка керү өчен гариза язарга тәкъдим итте. Ләкин мин ул озынлыкка кадәр җитүен көтеп тормадым, интернеттан Рекордлар Китабында озын тырнаклы берәрсе бармы, юкмы, башта шуны карадым. Берәү дә юк, шуңа үз тырнакларымның гомуми озынлыгын күрсәтеп (ул вакытта алар 100,7 сантиметр иде), китапка керергә гариза җибәрдем. Мине китапка керттеләр. Быел август аенда бу мәгълүматны алыштырдым, чөнки августта 133 сантиметр булганнар иде.
– Холкыгыз буенча сез нинди кеше? Борчылучанмы? Мәсәлән, кеше борчылган, нервыланган вакытта үзе дә сизмәстән тырнак кимерә башлый бит. Сез дә онытылып китеп шулай итмисезме?
– Әнием әйтүенчә, кечкенә вакытта мин тырнакларымны гел кимерә торган булганмын. Әти шуның өчен кулыма да суккан. Шуннан болар миңа тырнак буявы – лак сатып алганнар. Шуны буяп куйгач, кимермәс бәлки, дип. Дөрес эшләгәннәр! Кимерми башлаганмын. Холкыма килгәндә, мин бик сабыр, үземне кулда тота белә торган кешемен. Гаделлек яклы. Гаделсезлек күрсәм, ачуым килә. Көчсезләрне кыерсытканнарына түзә алмыйм. Үзем тугры, башкалардан да шуны таләп итәм. Хаталарны кичермим, кеше бер тапкыр ялгышса, аны тормышымнан сызып атам. Дуслыкка килгәндә, ул хатын-кызлар арасында юк дип уйлыйм. Хатын-кызларны яратмыйм һәм алар белән аралашу миңа күңелсез. Янәшәмдәге якын кешеләрем – ир-атлар. Ир-атларны акыллы кешеләр дип саныйм һәм алар белән аралашу миңа җиңелрәк. Сүз уңаеннан, тырнакларым озын булу ир-атларны миннән читләштерми. Мәсәлән, мин залга тренировкаларга йөрим. Кардио-тренажерда йөргән вакытымда бер сәгать эчендә яныма 4-5 яшь егет килеп, сөйләшеп китә. Танышырга теләүчеләр дә күп.
– Елена, шушы озынлыктагы тырнак белән йөрү өчен үзегезгә нәрсәләрдән булса да баш тартырга туры килдеме?
– Әйе. Теннис уйнарга ярата идем, ләкин хәзер баш тарттым. Чөнки тырнагымның сыну куркынычы бар. Шулай ук быел җәйге ялга диңгезгә бармадым. Чөнки бу тырнаклар белән йөзеп булмый, суга кергәч тә озак торсаң, тырнак йомшарып, сына. Шулай ук, хәзер менә кышка керәчәкбез. Инде салкыннар башланды. Ә мин кулыма перчатка киеп йөри алмыйм. Икенче ел китте инде кия алмавыма. Элегрәк кия идем әле, хәзер сыймыйлар. Кулларымны кесәгә тыгып йөртәм.
– Сезнең кулларыгыздагы тырнакларыгыз гына шундый озынмы, әллә аяктагылары дамы? Аяктагыларын да үстереп, тагын бер рекорд куясыгыз килмиме соң?
– Аяк тырнакларым кыска, озыннары белән рәхәт түгел бит. Озын итеп үстерергә җыенмыйм да. Салкын Питер һаваларында нинди аяк киеме киеп йөрисең ди ул озын тырнаклар белән? Мөмкин эш түгел.
– Сезнең өчен ашарга пешерү, юыну, киенүләр авыр биреләме? Сез боларны ничек башкарып чыгасыз соң?
– Тырнаклар бит бер көндә шул кадәр озынлыкка җитмәде. Алар акрын-акрын үсә, шуңа күрә дә, аларның озынлыгына акрынлап ияләшәсең. Ашарга әзерләүгә килгәндә, кыяр-помидор турап, салат ясыйм, йомырка кыздырам… Дөрес, бер ел элек фарштан кәтлитләр әвәләп әзерләми башладым, чөнки бу озынлыктагы тырнаклар белән болай эшләү куркыныч. Сынып та калырга мөмкиннәр. Юынырга исә, авыр түгел. Ә киенгәндә, хәзер сизә башладым: сул кулымны җиңгә тыгу авырлаша башлады. Шуңа күрә киң җиңле киемнәр киям.
– Ничә яшегезгә кадәр шушындый тырнаклар белән йөрергә уйлыйсыз? Юкса, билгеле бер яшькә түгел, билгеле бер озынлыкка кадәр сабыр итәчәксезме?
– Андый чикләр куймыйм мин үземә. Кайчан теләячәкмен, кайчан артык сабыр итәрлек көчем калмавын аңлаячакмын, шул вакыт кисәрмен. Әлегә ул чиккә җитмәдем, дип саныйм.
– Бу ун бармагыгыздагы озын тырнакларыгызны буяу өчен, ничә флакон лак сарыф итәсез?
– Өч флакон лак. Ләкин мин аларны әле соңгы айларда гына буйый башладым. Гадәттә, 4-5 сантиметрдан озынрак булганда буямый идем.
– Озын тырнаклар йөртеп, бармакларыгыз авыртмыймы?
– Әлегә юк. Киләчәктә дә авыртмас дип ышанам.
– Киләчәккә нинди хыялыгыз һәм планнарыгыз бар?
– Тырнаклар буяу, үстерү һәм маникюр өлкәсендә үз салонымны ачып, тыныч кына яшисем килә. Мин моны эшли алырмын дип ышанам. Үземнең көчле булуымны беләм.
Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии