Быел кошлар кайтырмы?

Быел кошлар кайтырмы?

Менә яз да җитте. Ык бозлары 15-20нче апрельләрдә китә торган иде. Май башларында монда киек казлар, үрдәкләр, аккошлар килә. Ләкин соңгы ике елда бу кошлар бик сирәк күренде. Сәбәбе: алар килгән чорда ау сезонын ачалар. Гомумән, киек кошларны аулауны тыярга иде.

Икенче бер сәбәбе: Ык суы боздан ачылып, бер-ике атна үтүгә, елганы иңләп, 200 метрлы ау белән 3-4 моторлы көймәдә 5-6 кеше төшә. Кайсыбер көннәрне икешәр тапкыр йөриләр. Шуннан соң инде елгада мәхшәр куба: бездән Мөслим ягына, Мөслимнән Минзәлә тарафына тыз да быз киләләр. Болар кемнәр була инде? Браконьерлармы? Рыбнадзормы? Бу сорауга беркем дә җавап бирә алмый. Җәй буена шулай. Ыкта моторлы көймәләр белән йөрүне тыярга кирәк. Ау, моторлы көймә тавышларыннан куркып, киек кошлар ераккарак китә.

Тагын бер соравым бар: Минзәлә районы чигеннән безнең Мөслим районы зонасына моторлы катерлар белән керәләр. Болары кемнәр тагын? Шул браконьерлармы, әллә ял итүчеләрме? Көймәләрнең номерлары да юк. Аларның да махсус номерлары, документлары булырга тиештер минемчә.

2-3 ел элек район гәҗитендә безнең Ык елгасы 6 зонага бүленә дип язганнар иде. Ул вакытта аларга район полиция идарәсеннән махсус кешеләр беркетелде, дип укыдым.

Безнең Татарстан сулыкларында ауны тыеп, моторлы көймәләр белән йөрүне бетерергә кирәк. Хәзер елгалар бик саекты, балык аз. Моның сәбәбе күп, аның берсе – һавадагы химия. Әле ишетүемчә, балыкны электрлы кармаклар белән тоталар икән. Бик күп вак балыклар үлә дип ишеттем. Республика җитәкчеләре бу мәсьәләгә җитди карасыннар иде. Ул чагында кошлар да күбәер иде. Табигатьне сакларга кирәк.

Зарип ГАРИФУЛЛИН,

Мөслим районы, Тат-Шуран авылы

Комментарии