Алар да яшәргә хаклы!

Алар да яшәргә хаклы!

1нче декабрь – СПИДка каршы көрәш көне иде. Бу көн 1988нче елдан бирле бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Кызганыч, безнең Русиядә әле проблемасы хакында түрәләр һаман да уйланмый. Ә саннар уйландырырлык! 2012нче елның беренче ярты еллыгында гына да илебездә инфекциясе йоктыруның 32561 яңа очрагы теркәлгән. Ә табибка бармаган, үзләренең авыруларын «яшереп» ятучылар күпме?! Безнең илдә иң беренче инфекцияле кеше 1987нче елда теркәлгән, шул көннән алып, 2012нче елга кадәр Русиядә 682726 кеше инфекциясе йоктырган. Моның рәсми мәгълүматлар гына булуын да истә тотарга кирәктер.

Матбугат чараларында ВИЧ һәм СПИД терминнарын еш кына бутыйлар. Моның икесе ике нәрсә икәнен онытмаска кирәктер. ВИЧ – ул инфекция. АКШ галимнәре, инде 1985нче елда ук бу авыруның кешедән кешегә организмдагы сыеклыклар (кан, саклану чарасыннан башка җенси якынлык кылганда) аша күчүен дәлилләгәннәр. ВИЧны иң беренче булып, «зәңгәр»ләрдә табалар. Шуңа да бу авыруның беренче исеме «Гомосексуаллар иммун дефициты» дип атала. СПИДка килгәндә, ул ВИЧ статусыннан нык аерыла. ВИЧ инфекциясе белән кеше дөрес дәваланган очракта, тагын 8-12 ел яши ала. Аннан да озаграк яшәргә мөмкин. Ә СПИД исә, ул инде ВИЧның соңгы стадиясе дип санала. Чагыштыру өчен, яман шеш авыруын карарга мөмкин. Яман шеш күзәнәкләре дә организмда «баскычлап», этаплап үрчи бит. ВИЧ та шулай ук. Аны йоктырган кеше 2-3 айдан соң үлә дигән сүз түгел, ә менә СПИДтан инде «качып» булмый.

Газетадагы СПИД, ВИЧ турындагы мәкаләләрне укыгач, радио-телевидениедә тапшыруларны тыңлагач, бу мәсьәлә бездән бик ерак, безгә һәм якыннарыбызга кагылмас төсле. Күбебез ВИЧ белән наркоманнар, тәртипсез тормыш алып баручылар гына авырый дип уйлый. Мин дә, нәкъ башкалар кебек, дусларыма, якыннарыма бу авыру беркайчан да кагылмас дип йөрдем. Ә бер юлы, танышым Марсельдә ВИЧ инфекциясе булуын белдем. Марсель ярты еллап бер кыз белән очраша иде. Ахырдан гына ул кызның ВИЧ инфекцияле булуы, алай гына да түгел, Марсельдән балага узуы да беленде. Алия исемле кыз иде ул. Алия баласын тапты, тик ул балага да әнисеннән авыру күчкән иде инде.

Марсельнең авыру икәнен белгәч, аңа булган мөнәсәбәтем һич кенә дә үзгәрмәде. Башкалар аны кызганды, тереләй диярлек «күмде». Ә мин исә, кулымнан килгән кадәр матди ярдәм күрсәтергә тырыштым. ВИЧ инфекциясе ачыкланган кешеләргә иң күбе матди ярдәм кирәк, чөнки алар дәвалана торган дарулар бик кыйммәт. Дәүләт тарафыннан исә ВИЧ һәм СПИДны дәвалауга бик аз күләмдә генә акча каралган. Бер авыруга якынча 550 сум гына бүленеп бирелә. Бу суммага ничә укол ясатып була инде?!

Тулада яшәүче икенче бер танышым да ике ел элек ВИЧ йоктырды. Саша исемле ул. Аңа ике яшь тә ун ай булганда, ә сеңлесе Ларисага бер яшь тә ике ай вакытта, йөрәк өянәгеннән әтиләре үлеп киткән. Ике яшь баласын кочаклап тол калган яшь хатын бөтен гомерен балаларына багышлый. Балалары да, үсеп буй җиткәч тә, аңа хөрмәт һәм ярату белән җавап кайтаралар. Әнисе белән генә үскәнгәме, Саша бик мәрхәмәтле, сабыр холыклы, тырыш егет була. Аңа нинди генә сорау белән, көннең кайсы гына вакытында мөрәҗәгать итсәң дә, ул шундук ярдәм итәргә ашыга. «Бу инфекцияне дә шул ярдәмчел булуы аркасында гына эләктергән», – ди Сашаның әнисе. Егет бик күп еллар инде донор булып кан бирә. Күрәсең, кайсыдыр шәфкать туташы, кайдадыр чиста шприц кулланмаган яисә кешедән кешегә кан агызганда Сашаны да зарарлаган. Медицина хезмәткәрләренең саксызлыгы аркасында хәзер егет ВИЧ белән авырый. Тик ул бирешми. Кайчагында, физик эш эшләсә, бераз арый, хәле китә. Дәвалау курслары узганнан соң да тиз генә үз хәленә кайта алмый интегә. Тик Сашаның, нәкъ башка җан ияләре кебек үк, бик яшисе килә!

Шул гомер эчендә, илебездә җитәкчелек иткән ике Президентның берсе дә: В.В.Путин да, Д.А.Медведев та бу мәсьәләне күтәргән бер генә чыгыш та ясамады. Бары 2006нчы елның җәендә, ниндидер бер саммит алдыннан В.В.Путин гына СПИД турында бераз сөйләп алды, ул чыгыш та Русиядә СПИД белән ничек яхшы һәм «нәтиҗәле» көрәшү хакында иде. Авыруларга күрсәткән ярдәм хакында исә ләм-мим! Инде бөтен Ауропада, Америкада бу авыру белән көрәшәләр, авыруларга ярдәм итәләр. Бездә исә юк-бар законнар уйлап чыгарудан башлары чыкмый. «Бәла агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри», дияргә ярата иде мәрхүмә әбием. «Бу миңа беркайчан да кагылмас, мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам бит», дип уйламагыз. Кеше язмышына ни язылганын алдан белеп булмый бит. ВИЧ яисә СПИД белән авыручыларның барысын да наркоманнар рәтенә кертеп карарга ярамый. Аларның да сау-сәламәт кешеләр кебек яшәргә хаклары бар!

P.S. Сүз уңаеннан газета укучыларыбызга мөрәҗәгать итәсем килә. Безнең республикада 149 бала ВИЧ инфекцияле санала. «Мамы Казани» хәйрия фонды бу авыру балалар өчен Яңа елга бүләкләр ясарга һәм бәйрәм кичәсе оештырырга тели. Кемнең дә булса булышырга мөмкинлеге бар икән, ярдәмен кызганмасын иде. Балаларга әллә ни күп кирәкми, хәйрия оешмасында эшләүчеләр кәнфитләр, шоколадлар алып килсәләр, нәниләр бик сөенер иде, диләр. Яхшылык җирдә ятмый ул! Авыру балаларны сөендерү үзе бер шатлык, ләбаса!

Акция декабрь урталарына кадәр бара. Хәбәрләшү өчен телефон: 8-900-32-22-047

Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии