- 06.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №51 (29 декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бу сорауга һәркемнең җавабы әзер: юк, билгеле! Ә менә кеше дигән адәми зат бу эшне башкарырга сәләтле…
Казанда яшәүче 43 яшьлек Галина ханым апасының күзен чукып чыгара. Мал-мөлкәт бүлешү, васыятьнамә галәмәтләре нәрсәгә генә этәрми адәм баласын! Бу хакта миңа Галина һәм Валентинаны, алар гаиләсен бик яхшы белгән Сергей бәян итте.
Башкалада яшәүче Свиридовлар гаиләсенә кайгы килә: әниләре кинәттән генә аяктан кала. Моны ишетүгә, кече кыз Галина, өлгерлек күрсәтеп, әнисен үзләренә яшәргә алып китә. Бердәнбер туганы Валентинага әйтеп, киңәшләшеп торуны кирәк дип санамый төпчек кыз. Аның мәкерле нияте соңрак ачыла. Ханым шул рәвешле төп йортны үзенеке итмәкче була. Ике катлы хан сараен туганнары белән бүлешеп торасы килми шул аның. Әнисен үгетләп, әштер-өштер китереп, тиз генә үз исеменә васыятьнамә яздырырга ниятли. Тик тиздән бу хакта башка туганнар да белеп ала…
Галинаның апасы Валентинаның да йортка үз өмете була. Казан бистәләренең берсендә кысан фатирда гаиләсе белән гомер кичерүче ханым яшәү шартларын төп нигез ярдәмендә яхшыртырга хыялланып яши. Югыйсә сеңлесенең болай да яңа йортларда өчәр бүлмәле ике фатиры була…
Беркөнне әнисе хәлен белергә килгән олы кызы бүлмәдәге сидек исенә чыдый алмыйча, юрганны ачып караса, авыруның шыбыр су эчендә ятканын күреп аптырап кала. Бичараның инде берничә урында тәне дә сыдырылып, эренли башлаган. Шушы хакта сеңлесе Галинага әйткәч, тегесе апасын тукмап, өеннән куып чыгара. Икенче юлы әнисенең кием-салымын алыштыра башлагач, аны кыйный ук башлый. Ахыр чиктә сеңлесе апасының күзен чукып чыгара…
Шушы хәлләрдән соң теге бәгырьсез, җансыз, кансыз адәми зат Галинага нәрсә булган дисезме? Кылган эшләре өчен җәзасын алган дип уйлыйсыз инде?! Юк шул! Галина ханым бүген дә дәрәҗәле урында җитәкче булып эшләвен дәвам итә…
Әлеге гаиләне яхшы белгән, аларның элекке күршеләре Сергейдан шушы хакта кызыксынгач, ул миңа:
– Бер юлы очрашкач, Валентинадан тормыш хәле, сәламәтлеге турында сорашкач, ул миңа: “Милициягә гариза да язып карадым. Тик ул шул бүлмә кысаларыннан ары китә алмады. Мин дә, үҗәтлек күрсәтеп, үземне яклый алырлык көч тапмадым. Башта күзгә рәттән берничә операция ясату артыннан йөрдем. Соңрак сеңлем мине Эчке эшләр министрлыгында эшләүче туганнары, Федераль куркынычсызлык хезмәтендәге дуслары белән куркытып бетерде. Үземдә алар белән көрәшерлек хәл юклыгын аңлаганга, судлашып йөрү уеннан кайтырга туры килде. Сеңлем кыйнаганнан соң күземне югалту белән беррәттән, йөрәк авырулы да булып калдым”, – дип сөйләгән иде…
Сергейдан Валентина ханымның телефонын алып үзе белән аралашырга теләк белдергәч, ханым миңа:
– Үткән эшкә – салават! Хәзер узганнарны кузгатудан ни файда?! Минем күзне дә, сәламәтлекне дә кире кайтарып алып булмый. Сеңлем кылган вәхшилеккә җаным әрни, күңелем сыкрый һәм бик рәнҗи… Хак Тәгалә үзе җәзасын бирсен сеңлемә… Кеше күз яше җирдә ятмый бит ул, – дип, очрашып сөйләшүдән баш тартты…
БҮГЕН – ТУГАН, ИРТӘГӘ – ДОШМАН
Мал-мөлкәт бүлешү вакытында, васыятьнамә аркасында мәңгелек дошманнарга әверелүчеләр дә җитәрлек. Элек дустанә, матур, җылы аралашкан туганнарга байлык аркасында бер-берләреннән ваз кичәргә дә туры килә.
– Мондый хәлләр соңгы араларда аеруча еш очрый, – дип сөйләде миңа 25 ел юрист булып эшләүче танышым Җәмилә. Үз гомерендә нинди генә вакыйгалар шаһиты булырга туры килмәгән аңа! Аеруча истә калган вакыйга турында сөйләвен үтенгәч, ул миңа күптән түгел булып узганнарның берсе хакында бәян итте. Әлбәттә, исем-фамилияләр, билгеле бер сәбәпләр аркасында, үзгәртелеп бирелде.
Көтмәгәндә-уйламаганда әнисе үлеп киткәч, Гөлһәндәм Алиһанова Җәмилә ханымга мөрәҗәгать итә: мыштым гына йортны үз исеменә әмәлләүдә булышуын үтенә. Зур суммада акча да вәгъдә итә. Әлбәттә, тискәре җавап алганнан соң, Гөлһәндәм ханым беразга югалып тора. Тик ике айдан апасын да ияртеп килеп, йортны үз исеменә яздыруга ирешә. Моның өчен нәрсәләр генә эшләми!
– Минем күз алдында апасына оялмыйча да йортны бер хуҗа исеменә күчерү отышлырак икәнлеген дә аңлатты. Болай эшләгәндә, сатарга уйласаң җиңелрәк буласы хакында да искәртте. Апасын мунчала-сабынсыз теле белән уа-юа, ничек итсә итте, авылдагы йортны үз исеменә яздырырга күндерде. Берәр атна чамасы вакыт узгач, Гөлһәндәмнең апасы сеңлесенә әниләреннән калган фатирларны да хәл итәргә кирәклеге хакында сүз ката. Район үзәкләренең берсендә ире һәм кызы белән өч бүлмәле фатирда яшәүче сеңлесенең әнисеннән калган фатирларны тигез итеп бүлешәчәгенә инана апасы. Тик ул нәтиҗәне ашыгып ясаган булып чыга. Берничә мәртәбә яхшылап сөйләшергә омтылып караса да, сеңлесе үз сүзендә нык тора: фатир аныкы гына, шуның белән вәссәлам…
Документларны үз күзе белән күреп инанган апасына юрист бүлмәсендә үк “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакыртырга туры килә…
Шушы хәлләрдән соң, моңарчы дус яшәгән ике туган гаиләсе дошманга әверелә.
АКЛЫ-КАРАЛЫ ТОРМЫШ
Шушы мәкаләне язып утырганда, дустым Халисә кунакка килеп чыкты. Дөнья хәлләре хакында бераз аралашкач, сүз уртак танышлар, дуслар тирәсендә бөтерелде. Шул чак Халисә миннән:
– Укытучы булып эшләгән Галимәне хәтерлисеңме? Шуның ире Володя үлеп китте бит. Кичә җирләп тә кайттык инде бичараны. Ә бит без Галимә белән якын туганнар. Соңгы арада тормыш мәшәкатьләре артык басып киткәнгәме, әллә ни аралашып булмады. 48 яшьлек тап-таза ир, типсә тимер өзәрлек кеше көтмәгәндә якты дөнья белән бәхилләште. Бичара берничә урында эшләп, ял итмичә, фатир алам дип тырышып, шул тулай торагында җан тәслим кылган. Володя гомере буе туганым Галимә һәм улы белән кечкенә бүлмәдә тилмереп яшәде. Ордер алган көнне, әллә артык шатланудан, Володяның йөрәге тибүдән туктаган. Ә беләсеңме, Казанда туып үскән туганнан туган сеңлем ни өчен тулай торакта яшәргә мәҗбүр булды? Менә сөйлим әле үзеңә, ис китәрлек хәл. Мәкаләң дә шул хакта бугай ич. Бәлки, кемгәдер гыйбрәт булыр:
– Галимәнең әнисе Сәгыйдә апа кызы белән яшьли тол кала. Танышлары яхшы кешегә димләгәч, кияүгә чыгарга ризалык бирә. Булачак иренең дә хатыны вафат икән, үзе генә бала тәрбияләп маташа. Ике ялгызак кушылып, бергә яши башлый. Дус, тату гаиләдә кызлар үсеп буйга җитә, кияүгә чыгу хакында уйлана башлыйлар. Бәхетле әти-әни икесен дә башлы-күзле итә. Галимә ире янында, тулай торакта яши башлый. Ә үги кыз Мөнирә ире фатирына күченә.
Көннәрдән беркөнне үги кыз Мөнирә әнисен торак идарәсенә, юристларга алып бара да ниндидер кәгазьләргә кул куйдыра. Якын кешесеннән усаллык, явызлык көтмәгән ана кая сорасалар, шунда имзасын сырлый. Бу хәлләр онытыла да башлый, тик Сәгыйдә ханым үзе исән чакта фатирын балаларына яздырырга уйлый. Шушы эш белән йөри башлагач, менә нәрсә ачыклана: фатир, дача әллә кайчан үги кыз Мөнирә исеменә язылган булып чыга. Шунда гына бичара ана нинди кәгазьләргә кул куйганлыгын аңлый…
Бу хәлләрне бик авыр кабул иткән Сәгыйдә апа авыруга сабыша, аяктан егыла. Шул көннән башлап сихәтләнә алмый инде ул. Менә ун елдан артык түшәктә ята. Дөрес, аны үги кызы Мөнирә “тәрбияли”… Хәлен белергә баргач, кызы юк чагында үксеп елап, тормышыннан зарлана бичара… Начар сүзләр белән беррәттән, Мөнирәсе кул белән уйнарга да тайчанмый икән. Хәзер кызы Галимә ялгыз калды бит, әнисен үзе янына тәрбиягә алмакчы. Шуңа шатланып туя алмыйм: туганымның калган гомере тынычлыкта үтәр, ичмасам…
Галимә өч бүлмәле фатирында япа-ялгыз утырып калды. Аны бәхетле иткән фатир алган көн аның өчен кайгыга әверелде: ул кадерлесен, тормыш терәген югалтты…
ӘМАНӘТКӘ ХЫЯНӘТ
Тормышта менә мондый хәлләр дә еш очрый. Танышым Рәшидә апа улларын ялгызы үстерде. Икесен дә югары белемле итте, ким– хур булып үсмәсеннәр дип, көне-төне эшләде. Укып бетергәч, уллары башлы-күзле булып, үз куышларын корды. Бәхеткә, Рәшидә апа үзе дә, ике улы да аерым фатирлы булды: алар яшәгән баракны сүттеләр. Картаеп сәламәтлеге какшаган ана, якты дөнья белән бәхилләшер алдыннан улларын янына чакыртып ала. Балаларына шушы көннәрдә юрист чакыртып, васыятьнамә ясатырга теләге барлыгы хакында да әйтә. Үз хәлен үзе сизгән, күрәсең, андый– мондый хәл була калса дип, васыятен телдән дә әйтеп калдыра: кассадагы акчаны һәм ике бүлмәле фатирны тигез итеп бүлешергә. Берничә көннән Рәшидә апа якты дөнья белән бәхилләшә, васыятьнамә эшләрен нотариус аша рәсмиләштерергә өлгерми кала.
Көн артыннан көн уза, кече улы әйберләрен җыештырып, тирә– юньдәге мохтаҗларга таратырга дип, әнисе өенә барса, бикле ишек алдында туктап калырга мәҗбүр була. Кемдер йозакны алыштырып, яңа ишек тә куйдырып өлгергән. Илдус аптырап, абыйсы Илгизгә шалтырата. Тегесе телефоннан шалтыратуларга иртә-кичен җавап бирми. Өенә эзләп барса, күршеләре абыйсы гаиләсенең күченеп китүе хакында әйтә.
Казанның Мәскәү районы базарында абыйсы белән очраклы рәвештә очраша Илгиз. Тегесе мыштым гына табан ялтыратмакчы булса да, энесе эндәшкәч, туктарга туры килә. Менә шунда абыйсы аңа барысы хакында да сөйләп бирергә мәҗбүр була. Хатыны Маргарита кушуы буенча Илдус әнисе фатирын сатып җибәрә. Үзәктә хатынының улына яңа фатир алып бирәләр. Үзләренекен дә башкага, яңага алыштырып, Салмачига яшәргә күченәләр. Илгиз барлык гаепне хатынына аударып, судан коры чыкмакчы була. Хәтта күз яшьләре чыгарып еламсырап алырга да тайчанмый…
Әлбәттә, абыйсы сөйләгәннәрдән Илдусның чәче үрә тора. Туганына авыз ачып сүз әйтерлек көч тапмый ул үзендә. Якыннары судлашып дөреслекне кайтарырга тәкъдим итсә дә, ул уеннан кире кайта. Тик әманәткә хыянәт иткән абыйсын кичерә алмаячагы көн кебек ачык инде аңа…
Мәкаләне язып бетергәч, күз алдына теге мультфильмдагы мәче Леопольд килеп басты. Елмаеп:
– Әйдәгез, дус яшик! – диядер сыман тоелды…
Мәдинә НУРУЛЛА
Комментарии