- 06.08.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №31 (2 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Хәвефле хәлләрнең зур күпчелеге тормышта түбән тәгәрәгән кешеләр арасында килеп чыга, ягъни җинаятьчеләр дә, аларның корбаннары да язмышларын эчкечелек белән бәйләгән кешеләр була.
ӨЧ АЙДАН АЧЫЛГАН СЕР
1984нче елда туган Казан малае Юрий Сычев яшьтәшләреннән аерылып тормый. Мәктәпне дә ярыйсы гына тәмамлый, урта һөнәри белем ала. Армия хезмәтеннән сержант булып кайткач, полициягә дә урнашып карый әле. Ләкин кайбер сайлап алу таләпләренә туры килмәгәнгә кабул ителми. Әти-әнисе Биектау районындагы Ильино бистәсендәге шәхси йортка күченгәч, Казандагы фатирда Гөлназ исемле кыз белән яши, балалары да туа. Башлыча ир кешенең хәмергә хирыслыгы аркасында барлыкка килгән каршылыклар нәтиҗәсендә, хатын, малаен алып, Әлмәт якларындагы туганнары янына китеп бара. Аралары тәмам өзелә.
Юрий 2009нчы елда әтисе-әнисе, ике балалы гаиләсе белән энесе яши торган авыл йортына кайта. Монда да юньләп эшләми, вак-төяк йомышлар үтәп, эчәрлек акча таба, тапмаса – кибет янында үзе кебекләр салып биргәнне көтеп йөри, йолкыш сукбай кыяфәтенә керә.
24нче майдан күзгә-башка күренми башлый сәрхуш. Әтисе Александр, кичтән янәшәдәге Тимофеевка авылындагы дусты Андрей Федотов янына дип чыгып киткән җирдән юкка чыкты, дип белдерә һәм өч көннән район полициясенә бу хакта гариза кертә. Әлбәттә, эшне 1986нчы елгы А.Федотов белән сөйләшүдән башлыйлар. Ул исә, кичтән бергә эчеп утырдык, мин йокладым, иртән торганда Сычев чыгып киткән иде, дип ышандыра. Әти кешедә аның бу аңлатмасы, ким дигәндә, икеләнү тудыра. Өйгә кайтмаслык булса һәрвакыт шалтыратып кисәтә иде, әгәр Федотов фатирында кунса, иртә белән баш төзәтергә хәмер сорап, хуҗаны уятыр иде, ди 54 яшьлек абзый. А.Федотовны шикләнүчеләр күп була. Моны Андрей үзе дә белә. Бу хакта авыл җирлеге башлыгы булып эшләүче сыйныфташы Андриян Тябинга да җиткерә. Анысы нахак имеш-мимешләрне юк итәсең килсә, «ялган детекторы» узарга кирәк, дип куя. Теге ошбу тәкъдимне хуплагандай кылана, ә үзе, полиция «Полиграф» дигән әлеге тикшерүгә алып бара башлагач, качып китә.
Оперативниклар Тимофеевкада яшәүче 21, 23 яшьләрендәге Рамил Вәлиев һәм Ролан Носковны да игътибар үзәгендә тота. Ләкин алар да күрмәдем, белмимнән башка мәгълүмат бирми. Авылдашлары егетләрнең дә, яшь булсалар да, эчәргә яратуларын, даими эш урыннары булмауны әйтәләр, шул сәбәпле административ җәзага да тартылган булганнар. Рамил 2015нче елда урлашкан өчен ике тапкыр хөкемгә дә тартылып өлгергән, берсендә амнистия буенча азат ителгән, икенчесендә шартлы җәза белән котылган. Шулай да аларны Сычев, Федотов кебекләр рәтенә куеп булмый. Участок инспекторы И.Әпсәгыйтов та ошбу егетләргә уңай бәя бирә. Авыл җитәкче А.Тябин, кушканны үтиләр, дигән фикерне әйтә.
Өч ай дигәндә, 19нчы июльдә Р.Вәлиев полициядә «тәүбә итеп килү» дигән документ язып, серне чишә. Шул ук көнне тоткарланган Р.Носков Юрий Сычевның шешәдәше А.Федотов тарафыннан үтерелүен сөйләп, күрсәтеп бирү генә түгел, эзләү-тикшерү төркемен Тимофеевкадан бер чакрым чамасы читкәрәк алып китә һәм 31 яшьлек Ю.Сычев «каберен» күрсәтә. Мәрхүмне шул ук кичтә казып алалар, җинаять коралы да аның янында булып чыга.
Суд А.Федотовны сак астына ябарга карар кыла. Суд-медицина тикшеренүе җәйге челләдә сай гына чокырда яткан мәрхүмнең җан бирүенә китергән сәбәпне тәгаен ачыклап булмый, дип белдерә. Әмма ике җирдән үпкә һәм муендагы сулыш юлы киселүгә китергән өч яраның һәрберсе кеше үлеменә китерергә сәләтле икәне күрсәтелә. Гәүдә янында табылган пычактагы кан тапларының Ю.Сычевныкы икәне ачыклангач, җинаятьнең ни рәвешле кылынуы тәгаен билгеле була. Ул арада А.Федотов та тел яшереп торуның файдасыз икәнен төшенә һәм 19нчы августта Руслан Советниковка гаебен тануын, чын күңелдән үкенүен белдереп, күрсәтмә бирә.
Шул көннәрдә әлеге җинаять турында тулы мәгълүматка ия булып та тиешле органнарга хәбәр итмәгән өчен Р.Вәлиев һәм Р.Носковка карата да җинаять эше ачыла. Шулай итеп алар бер яктан гаепләнүче булсалар, икенчедән, үтерү очрагы буенча төп шаһитлар буларак чыгыш ясый.
Ролан белән Рамил А.Федотов фатирына төнге сәгать 11ләр тирәсендә аяк баса. Икесенең дә әйтүенә караганда, ул чакта хуҗа да, аның кунагы да анадан тума шәрә булалар, өстәвенә, икесе тиң канга буялган хәлдә утыра. Ошбу галәмәткә тап булган егетләрдә нинди уй тууы аңлашыла булыр. 30 яшьләр тирәсендәге буйдак ир-атларның лаякыл исерек хәлдә үзара җенси якынлык кылу ихтималы турындагы фикерне тикшерүче Руслан Советников та игътибарсыз калдырмый, чөнки үтерүгә китергән ызгыш шул сәбәпле килеп чыгу мөмкинлеге бар. Дөрес, экспертиза интим якынлык кылыну эзләрен тапмый. Моны Федотов та кискен рәвештә кире кага. Бу төп мәсьәлә түгел, әлбәттә. Үтерү исә шаһитлар алдында кылына дияргә мөмкин. Р.Вәлиев хуҗа кеше шешәдәшен кыйный башлагач, муенына агач саплы консерв ачу коралы белән сугып та алгач, бәладән баш-аяк дип, урамга чыгып, читтәрәк торучы мотоциклы янына бара. Күп тә үтми аңа Ролан шалтыратып: «Федот манчыды тегене», – ди. Р.Носков әйтүенчә, ул аяк киемен кигән арада Федотов, пычак алып, кухнядагы урындыкта утырган Сычевның муенына чәнчи, аны идәнгә төртеп төшергәч, күкрәк тирәсенә тагын ике тапкыр кадый. Монысы икеләнү тудырмый, чөнки шаһитлар һәм гаепләнүче бер чама сөйли. Бары тик ызгышка китергән сылтауны гына юньләп аңлатып бирүче юк.
Бу фатирга барып керүләренә үкенгәндер егетләр. Икенче көнне Федотов аларны корбанын күмәргә ярдәм итәргә үгетләргә керешә. Әмма тегеләр баш тарта, телефоннарын да алмый башлыйлар. Андрей аларны урамда очратып, үзе артыннан «өстериячәген» әйтеп куркыткач, күнәләр. Р.Вәлиевның «Иж-Юпитер» мотоциклы белән барып, икәүләп «кабер» казыйлар, төнгә каршы Федотов идән җәймәсенә төреп куйган гәүдәне «матай»ның бишегенә салып алып баралар да күмәләр.
Федотов, фатирын юып, җинаять эзләрен юк итә һәм авылда нахак гаеп ягып кыерсытылган кеше ролен уйнарга керешә. Эчсә дә башкаларга зыяны тими торган юаш кеше саналучы сәрхушкә бик күпләр ышана.
А.Федотов авыр язмышлы кеше. Иң әүвәл, аның биологик атасының кем икәнен хәзер дә белмәүче ир-ат булуын әйтик. Тәрбияләп үстергән әнисен 2007нче елда машина бәрдерә һәм ул әле яңа гына рәсми рәвештә өйләнеп гаилә корган улы Андрей кулында җан бирә. Бәла ялгыз йөрми бит. 2012нче елда хатыны Ольга үз машинасы белән Кайбыч районына баргач, коточкыч авариягә юлыга. Аның ВАЗ-2115 «Жигули»ена Шевроле-Нива килеп бәрелә. 4 яшьлек кызлары Ангелина шунда ук үлә, Ольга ике ай сырхауханәдә ятып чыга. Хатын, яраткан кызын югалткач, Андрей катырак эчә башлады, дип саный.
ТЕЛСЕЗ ХАТЫН ЯВЫЗЛЫГЫ
1965нче елгы Елена – тумыштан гарип, ягъни телсез-чукрак булганга, 3нче төркем инвалид. Әти-әниләре сау-сәламәт булса да, ул гына түгел, аның Кама Тамагы бистәсендә яшәүче сеңлесе Жанна да шул ук кимчелеккә дучар. Ә менә Елена һәм Таһир Кәримовларның бердәнбер кызлары Алинә сакау да, саңгырау да түгел. Телсез әти-әни белән үскәнгә, алар белән аралашырга кечкенәдән өйрәнә ул. Узган ел махсус курсларда укып ымлау-ишарәләү теле буенча дипломлы белгеч тә булып китә Алинә. Быел аның бу сәләте Кама Тамагы хокук саклау һәм хөкем итү органнары өчен дә кирәк була.
Алинә Чаллыда туып үсә. Әмма язылышмаган ире Аркадий белән инде 5-6 ел Идел буендагы шул бистәдә Жанна апасы йортында яши. Соңгы елларда туктаусыз эчәргә күнеккән әнисен дә, күз-колак булу өчен, җәй көннәрендә Чаллыдан монда кайтаралар. Шул эчү дигән золым аркасында Елена ире белән ун ел элек үк аерылыша, хәзер Таһирның кайда икәнен дә белмиләр. Үзе уку елы барышында Чаллыдагы 40нчы мәктәптә ишегалды җыештыручы булып эшли. Эчкече буларак, наркология диспансерында исәптә тора. Әнисе Фаина апа аны үз акчасына дәваларга да омтылып карый. Әмма тормышын хәмердән башка күз алдына китермәгән хатын кискен рәвештә баш тарта.
Алинә әнисен авылда торганда азрак эчә, дип бара. Әмма аракы гына түгел, сәрхушләр «фанфурик» дип йөртүче спиртлы эчемлекләр дә куллануын, ашамыйча эчкәнгә тиз исерүен, артыграк киткәч, холыксызлануын, кычкырырга тырышып болгануларын, хәтта үз-үзенә кул салу белән өркетүләрен дә яшерми. Әмма куркытса да, асылынырга омтылыш ясамый үзе. Телсез бичараның мондый әсәрле кыланмышларын якыннары гына аңлый.
Хәер, район үзәгендә аның белән аралаша белгән тагын бер кеше бар. Соңгы 6 ел буе телсез Семен Иванов белән яшәгән пенсия яшендәге Татьяна ошбу үзенчәлекле «тел»не яхшы белә. Икесе дә хәмергә хирыс булгач, хатыннарның серләре килешә. 1954нче елда туган Семен Семеныч та Чаллы кешесе. Таныш-белешләр монда кайтырга аны Елена күндергән, бер ара үзе дә әлеге ир йортында яшәгән диләр. Әмма С.Иванов Татьянага өйләнеп, никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Бу үзара мөнәсәбәтләре суынуга китермәгән кебек үзе. Чөнки дуслар еш кына очрашып һәм, әлбәттә, бергәләп эчеп яшиләр. Әмма күргән-белгәннәр, ике хатын арасында мөлкәт белән бәйле кискен каршылык бар иде, дип саный. Эш шунда, быел гыйнвар аенда Семен Иванов вафат була. Димәк, аның йорт-җире законлы хатыны Татьянага кала. Тиздән аның туганнарына Т.Иванова тирәсендә «глухонемойлар» чуалу, аларның күчемсез милекне үз исемнәренә яздырырга теләүләре турындагы хәбәрләр барып җитә. Алар, йорт документларын алып, Нина Шамрай дигән күрше хатынына саклауга да бирәләр хәтта. Утсыз төтен чыкмый, чыннан да, Елена йортны кызы Алинә исеменә теркәргә кирәклеген әйткәли, хуҗабикәгә, син бу өйдә беркем түгел, дип «кычкырган» чаклары булган диючеләр дә бар. Кыскасы, исерек хатыннар арасында ызгыш чыгу өчен сәбәп була.
Очкыннан ялкын 23нче июльдә кабына. Шимбә иртәсендә Елена кызын уятып 450 сум акча сорап ала һәм Татьяна янына баруын әйтеп чыгып китә. Өйлә вакытында лаякыл исерек килеш кайтып керә дә, ярсып-ярсып нәрсәдер аңлатырга керешә. Аягында чак басып торган хатынның ишарәләре дә юньле килеп чыкмый, ләкин өйдәгеләр «Таня», «пычак» дигән төшенчәләрне аңлап, шөбһәгә төшәләр һәм машиналары белән Татьяна Иванова йортына таба китәләр. Шар ачык ишектән кереп түр бүлмәгә узгач, сүзнең ни хакында барганы ачыклана. Диванда чалкан ятучы хуҗабикәнең йөзе зәңгәрләнгән була, аның янындагы урындыкта канга буялган пычак ята. Эксперт мәрхүмә тәнендә алты җәрәхәт саный, аларның йөрәк һәм үпкәне яралаган икесе үлемгә китергән дип табыла.
Алинә РФ тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Андрей Россиевка моның әнисе эше икәненә шикләнмәвен белдерә. Моны раслаучы дәлилләр күп җыела. Җинаять урынына үзенең дүрт аяклы дусты Риана белән кинолог Рөстәм Әкбәров та килә. Акыллы хайван, алдан, иртә белән ишегалдына кереп чыккан күршеләр П.Курчаев һәм Н.Шармай йортларына «төртеп күрсәтә», аннан соң, бистәнең икенче очындагы Е.Кәримова йокы симертә торган өй капкасы төбенә барып ята.
Аны шактый вакыт узгач кына уята алалар. А.Россиевка, әлбәттә, тәрҗемәче Алинә ярдәменә таянырга туры килә. Елена исә, бернәрсә хәтерләмим, дип, гаебен танымавын белдерә. Нидер кыскача сурәтләп бирә ул үзе.
Ул иртәдә махмырдан интегеп йөрүче Таняга еш кына бергәләп сыйлана торган күршесе П.Курчаевның ярдәм итәрлек мөмкинлеге булмый. Н.Шамрай исә, сиңа эчү түгел, утын кайтару турында уйларга кирәк, дип, акча бирүдән баш тарта. Шул вакытта теләге дә, чамасы да булган шешәдәше Лена пәйда булгач, бәхет елмая аңа. Кыяр гына капкалап эчәләр, өстәвенә, кунак хатын туктаусыз тәмәке пыскыта. Анысы шешәләр бушагач, яңадан кибеткә баруын да юньләп хәтерләми. Йоклап торгач, аннан соң килеп чыккан пычаклы мәхшәрне дә оныта.
Бергә эчкән шешәдәш хатын-кызны үтергән 51 яшьлек Е.Кәримова 7 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
Наил ВАХИТОВ,
Биектау-Кама Тамагы районнары

Комментарии