Телефонлы террорчылар

Әледән-әле фаҗигале шартлау-шартлатулар булып торганга, куркыта хәзер. Милиция һәм башка хезмәтләр дә уяу, бер генә хәбәрне дә игътибарсыз калдырмыйлар.

Узган ел 30нчы июльдә көпә-көндез Чаллы эчке эшләр идарәсенең «02» операторына Яңа шәһәрдәге «Для вас» дигән кибетнең күккә очачагы турында хәбәр килә. Милиция шунда ук тиешле хәвефсезлек һәм кисәтү чаралары күрә. Бәхеткә каршы, бернинди дә мина табылмый.

Шул ук вакытта ыгы-зыгы куптарган «шук» бәндәне ачыклау буенча эш алып барыла. Монысы әллә ни мәшәкать сорамый. Ул үзенең кесә телефоныннан шалтыраткан булып чыга. 34 яшенә җитеп, акылга тиенмәгән Таһир Галәвиев исерек баштан кызык эзләп йөргән икән. Чаллы шәһәр суды аның бу «шаянлыгы» РФ Җинаять кодексының 207нче маддәсе кысаларына эләгә, дип тапты һәм гаебен тануы һәм җәзаны йомшартучы башка шартларны искә алып, бары тик 20 мең сум штраф салу белән калдырды.

Узган ел 23 декабрьдә кичке сәгать 8дә Менделеев милициясе дежурные Павел Актонов та янаулы хәбәр кабул итә. Билгесез ир кеше берничә абонент номеры әйтә, әгәр шуларга бер сәгать эчендә 100 мең доллар күчерелмәсә, химия заводын шартлату белән куркыта. Әлбәттә, милиция аякка бастырыла. Бу юлы да хәбәр ялган булып чыга. Ләкин күрәләтә ялган террорлык акты турында хәбәр итү факты буенча җинаять эше кузгатыла.

Ләкин Менделеевта милициягә берничә сәгатьлек кирәкмәгән мәшәкать чыгарган явызны эзләү шактый хезмәт таләп итә. «Билайн» кәрәзле телефон операторы биргән кешене табып булмый, күрәсең, әлеге номер ялган документлар белән булмаган кеше исеменә язылган. Сигналның каян килүен ачыклау өчен, пеленглау алымын кулланырга туры килә. Пеленгатор исә, Менделеев каласы читендәге 10нчы төзәтү колониясенә күрсәтә, хәтта шалтыратуның кайсы бинаның нинди өлешеннән килүен дә «әйтә». Әмма йөзләгән тоткын арасыннан гаеплене – 1987 елгы В.Даниловны эзләп табу өчен күп тырышлык куярга туры килә. Угрылык өчен хөкем ителгән Казан егете дә ошбу законсыз гамәлен исереклеккә сылтый.

Эчке эшләр бүлеге дознавателе тикшерүне тиз төгәлли. Район прокуроры Айрат Галимәрдәнов раслаганнан соң, җинаять эше суд карамагына җибәрелде. Шушы көннәрдә уеннан – уймак чыгарган тоткын хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырачак.

Укучыда таш койма, чәнечкеле тимер чыбык артына кесә телефоны, аракы каян килә, дигән сорау тумый калмас. Ул гына да түгел, наркотиклар да кулланалар әле анда. Бер генә мисал китерсәк тә, бу сорауга җавап табылыр кебек.

2010 елның 13 декабрендә Казандагы «Из-16\1» изоляторы проходноенда оператив бүлек хезмәткәрләре инспектор булып эшләүче И.Зиннәтовны туктатып тикшерә. 26 яшьлек егеттән8,7 граммгероин,0,3 граммгашиш дигән наркотиклар, кесә телефоны һәм аппаратны кору җайланмасы алына. Әлбәттә, алар шунда тотылучыларның берсенә тапшырылырга тиеш була.

Тикшерүчеләр инспектор әлеге «хезмәте» өчен 3,5 мең сум акча алган, дип исәпли. Җинаять эше ришвәт алу, наркотиклар, вазыйфаи вәкаләтләрне явыз максатта файдалану турындагы 3 маддә буенча кузгатылды һәм Вахитов районы судына җибәрелде инде.

Әлбәттә, мондый очраклар күп. Менделеевтагы колониядә бер-бер артлы ике офицер шундый ук җинаять өстендә тотылып, икесе дә дүртәр елга колониягә озатылды.

Төзәтү колониясенең исеме җисеменә туры килмәвен әйтеп үтәсе генә кала.

Вәгыйзь ВӘЛИТОВ

Чаллы-Менделеев-Казан.

Комментарии