Вәхшилек үтеп кермәсен

Кибеткә менеп барышым. Гаражлары янындагы утыргычта әнисе белән Раяз утыра. Кетердәп пешкән хуш исле икмәкне күкрәгенә кысып, тәмле итеп, ымсындырып ашап утыра. Сокландыргыч балачак мизгеле.

Тәкәнеш пекарнясыннан икмәк ташучы, сатучы Илшат Фәйзрахмановтан үзем дә бер кара ипи сатып алдым. Тәмле! Сабыйларның күңелле чыр-чу килгән тавышларыннан, рәхәтләнеп, тәмләп ипи ашауларыннан тынычлык, иминлек бөркелеп тора.

«Россия» телеканалыннан соңгы хәбәрләрне еш карыйм (чөнки башка каналлар күрсәтми). Әнә бер ир-ат өзгәләнеп хатынының исемен кычкыра, үзе исән калган, 6 яшьлек баласын үтергәннәре өчен үз-үзен белештерми. Бер ир ау мылтыгыннан 12 солдатны атып үтерә, качак кыяфәтенә кереп, бер кансыз хатын журналистлар арасында тикшеренеп йөри, соңыннан аларны үтерә. Шул хатынның мәетләр янында сок эчеп торуына хәтта офицерлар шакката. Балалар бакчасындагы сабыйларның күзләрен күргәч, ир-ат сугышчылар елый… Бөтен йортлар җимерелеп беткән, бер ләкләк оясы исән калган. Аллаһы Тәгалә бу гөнаһсыз җан иясен саклаган. Йөрәкләр өзгәләнде. Хәзер Украинаның иң мөһим объектларын җимерү дәвам итә бит. Йа Аллам, ул кан, күз яшьләре белән сугарылган җирдә кансызлар рәхәт яшәрбез дип уйлыйлардыр инде. Аллаһы Тәгалә аларга җәзасын бу дөньяда да, теге дөньяда да бирәчәк бит.

«Ватаным Татарстан» газетасы «Россия» журналистының Ванга белән булган әңгәмәсен бастырып чыгарган иде. Анда мондый сүзләр бар: «Вак җанлылар бер карыш җир өчен сугышалар, кан коялар. Бөек көч каршында алар үзләренең ком бөртеге хәтле генә икәнен белмиләрме икәнни? Русь даны югалмас». Вак җанлыларның, кан коючыларның, байлык җыючыларның, хәләл хезмәт белән ризык табуның нәрсә икәнен Аллаһы үзе бер аңлатыр әле!

Әнә мәңгелеккә киткән сул як күршеләремнең баганасыннан тук-тук килеп тукран азык эзли. Мәрхүмә Фәүзия апаның ак ана мәчесе Муська, авызына тычкан тотып, өч сабыена иртәнге сый алып кайта, әле ярый Мурзин Хатип абыйларда үзенә сыену урыны тапты, рәхмәт инде аларга! Хайваннар да үз көннәрен үзләре күрә. Кеше канына буялган җаннары керле вәхшиләр илебез чиген үтеп кермәсен, Илаһым! Илләр-көннәр имин булып, күк йөзләре аяз булсын, сабыйларның ике куллап, тәмләп икмәк ашауларын сокланып күзәтергә язсын!

Гөлфирә МӨНИПОВА.

Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Комментарии