Гомерлек киңәш: иреңә ышанма! Яки Ютазы полициясе кемне яклый?

Гомерлек киңәш: иреңә ышанма! Яки Ютазы полициясе кемне яклый?

Хөрмәтле редакция! Соңгы 5 ел эчендә, бик күп хокук яклау инстанцияләре, судларны, министрлар кабинетын һәм башка оешмаларны узганнан соң, сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм.

1999нчы елда, минем әтием тарафыннан, Урыссуның Сәйдәшев урамында йорт салынды һәм эксплуатациягә тапшырылды. Аның вафатыннан соң, бу йорт һәм җирләр милек буларак әниемә һәм миңа калды. Әнинең 5/6 өлеше соңыннан миңа бүләк ителде. 2003нче елда, минем гариза буенча, йортның 30 квадрат метрын, яши торган түгел, ә эшли торган урын итеп теркәдек. Моның артыннан минем ирем Илдар Сәмирханов йөрде, мин аңа үз исемемнән йөрү вәкаләте белән ышанычнамә язып биргән идем. Ул шул чакта ук эшеннән китте һәм бөтен документлар артыннан йөрде, ә мин Ульяновскида эшләдем. Шушы 30 квадрат метрны теркәгән чакта, БТИ начальнигы Г.Ф.Катиева тарафыннан, төзелеп беткән объектны кабул итү комиссиясе акты (АКТ государственной приёмочной комиссии завершенным строительством объекта) төзелгән. Бу документ Госстройнадзор Инспекциясенең җитәкчесе имзасыннан башка гына ясалып, Регистрацион палатада регистрация узган һәм милек хокуклары бирүче документ буларак танылган. Шул рәвешле, шушы 30 квадрат метрлы эш урынын теркәү аркасында, бөтен йортның миңа бүләк ителүе турындагы документ юкка чыгарылган.

2009нчы елда Илдар Сәмирханов белән аерылышып йөргән чакта, район суды, бу йортны икегә бүлү турында карар чыгарды. Үз карарының нигезе итеп, ул менә шул актны алды. Бу эшне яңадан шикаять биреп каратмадык, ләкин шундый фактлар ачылды: Госстройнадзор Инспекциясе тарафыннан мондый акт бөтенләй бирелмәгән һәм реестрда да ул юк икән. Шуннан соң Район башкарма комитеты әлеге актны кире кагу, аның дөрес түгеллеге хакында карар да чыгарды. Ләкин районы суды барыбер йортны уртак милек дип тапты һәм аны тигез рәвештә икегә бүлү карарын чыгарды. Мескен әнием – шушы йортны салган әтиемнең хатыны кая китәргә тиештер?!

Илдар Сәмирханов, карарларын алып, приставларын бу карарны үтәтергә мәҗбүр итә. Картаеп беткән әниемне, Бөек ватан сугышы ветеранын җәберли, кыйный. Прокурорның әлеге фактларны тикшерергә кушуы турындагы карары да бар.

Минем өметем бары тик сездә. Бу эшне тикшерүдә сез дә үз өлешегезне кертсәгез, ничек тә булса ярдәм итсәгез иде.

Наилә САМЕРХАНОВА.

Ютазы районы, Урыссу бистәсе.

***

Наилә ханым редакциягә бөтен документларны да китереп китте. Шул чакта ул ике улыннан аерым яшәвен, аларның да үз әтиләре белән аралашмавын сөйләде. Әле җитмәсә, Илдар әфәнде үзенең олы улы һәм хатыны өстеннән судка шикаятьләр язып, үзен кыйнадылар дип, аны полициягә дә йөрткән икән. Наилә ханымга иренең күзенә суккан өчен 2500 сум штраф та салган булганнар. Кече улы да шулай йөрер иде, ата кеше вакытында акылына килгән. Алай да кече улы хәзер яшәүче фатирының бер өлешен (әтисе өлешен) үз әтисеннән үк сатып алырга мәҗбүр булган.

Хатын-кызлар арасында да төрлесе булуын белгәнгә, Наилә ханымга әллә ни авыз ачып ышанып утырмадым, билгеле. Тик тәгаен белә идем: Ютазы районы никадәр ерак булмасын, бу ир белән күрешеп, әлеге эшкә ачыклык кертәчәкмен. Гомумән, шундый ирләр чыннан да бар микән җир йөзендә?!

***

Ютазы районына барганда, Чаллыдан Азнакайга кадәр, маршрут автобусында барырга туры килде. Шәкүр исемле йөртүченең кырыена ук утырып, ничектер үзара сөйләшеп киттек. Сүз гаилә темасына барып тоташты.

– Менә сеңлем, мин сиңа гомерлек бер киңәш бирәм, – диде ул. – Тормышта бөтен укыганнарыңны оныта аласың, ләкин менә хәзер мин әйтәчәкне онытма. Исеңдә калдыр: беркайчан да иреңә ышанма!

Бу сүзләрнең ни дәрәҗәдә хак булуын Урыссудагы хәлләр белән танышкач аңладым.

Сәйдәшев урамында мине ике катлы, галәмәт зур йорт каршы алды. Капка эчендә – минем кадәр эт. Хуҗалар чыгып аны оясына бикләгәнче урамда торырга туры килде. Наилә ханым белән эчкә узганда, тимер ишекләрнең тоткасыз, йозаксыз булуына, йозак тишеге булган урыннарда олы гына тишек торуына игътибар иттем. Ник шулай булуын сорарга гына батырчылыгым җитмәде. Шыр суык йортның беренче катына кергәч, ул миңа аягымны салып тормый гына эчкә үтәргә кушты.

– Тәрбия андый түгел, келәмнәрдән итек белән йөри алмыйм бит инде, җитмәсә, яңгырдан калган пычрак аякка ябышкан, – дидем мин аптырап.

– Телисез икән, салыгыз, ярар.

Беренче каттагы ишектән кергәч, ул эчке яктан ачкыч белән ишекне бикләп куйды.

– Нишләп соң сез көпә-көндез бикләнеп утырасыз? Авыл уртасында…

– Сәмирханов кереп кыйнап чыкмасын дип куркабыз, – диде Наилә апа. Аның элеккеге ирен шулай фамилиясе белән генә атавына көлемсерәп куйдым.

– Сезнең бу йортта җылылык юк ахыры? – Бу сорауны мин Наилә ханымның әнисе Фәния апаның кат-кат киенеп, шәлгә төренеп утыруын күргәч бирдем.

– Безнең йортны суд ике өлешкә бүлде бит. Сәмирханов җылылыкны сүндереп чыгып китә, утны, газны, суны сүндерә. Тавыш чыгара… Без монда кайткач, шәхси стоматологик кабинет булдырдык, шул кабинетка суны аерым кертәсе булды. Чөнки ул суны да сүндереп куйды. Аның өчен Сәмирхановны судка биргән идек тә, суд гаризаны кабул итмәде. Гомумән, суд безгә гел каршы килә. Юкса, мин тыныч кына яшәрлек шартлар булдыру өчен көрәшәм. – Наилә апаның пышылдап кына шулай дип сөйләгәнен ишеткәч, андый ук дәрәҗәдә рәхимсез ир булуына бер дә ышанмыйча, аның күпертеп сөйләвенә чын-чынлап инанып утырдым.

– Ут эшләми, чөнки щитокны ача да, бер чыбыкны тартып чыгара. Суыткыч эшләсен өчен, анысын аерым утка кушам. Кабинетның щитына караган утка. Әни монда торгач, аңа зыян салам дип шулай итә инде ул.

– Фәния апа, ә сезнең нинди зыяныгыз тиде аңа?

– Бернинди зыяным да юк, файдамнан башка. Ике баласын да мин карап үстердем бит аның. Бабаем белән икәү салган йортта яши. Ул 2003нче елны күчеп кайтты, без 1999да йортны салып бетергән идек инде, – ди Фәния апа.

– Әтигә 1991нче елда җир һәм 1993нче елда төзелеш өчен рөхсәт бирелгән. 1999нчы елның 24нче октябрендә әти үлгәч, әни ул йорт эшләре артыннан үзе йөреп бетергән. Ул чакта бит әле регпалата булмаган. Менә минем кулымдагы актка карагыз. Ул 1999нчы елның 10нчы ноябрендә расланган. Бу «Акт приемки в эксплуатацию законченного строительства инвидуального жилого дома и хозяйственных построек» нигезендә без әтидән соң йортның варислары булып калдык та инде. Шуңа күрә безгә нотариус: «На основании регистрационного удостоверения вы вступили в наследство», – дип әйтте. Ә элеккеге ирем белән милек бүлешү бөтенләй икенче акт аркасында килеп чыкты. Ул 2003нче елда тагын бер кат шушы ук йортны эксплуатациягә тапшыру турында документ ясаткан. Әйткәнемчә, ул ясаткан акт бөтенләй реестрда юк. Ул аны кайдан алган һәм ничек ясаткан – менә монысы зур сорау астында!

– Ә квартплатаны сез ничек түлисез?

– Суд белән. Башта түләүләрне җыям-җыям да, аннары ул да түләсен өчен судка бирәм.

ҮЗ ӨЕНӘ КЕРТМИЛӘР, ИМЕШ!

Берзаман, дөбер-шатыр китереп, бер ир ишек шакырга тотынды.

– Кертегез әле мине үз өемә!!! – дип акыра иде ул.

Аптырап калуымны күреп, Наилә апа аңлатма бирергә ашыкты:

– Көн дә шул хәл! Тыныч кына утырыгыз, сүз әйтә күрмәгез! Ул өске катта яши, гел менә шулай безнең аша узганда тавыш чыгара. Безнең белән тавышланышып чыгып китә дә, мәчеткә барып утыра.

Илдар Сәмирхановны барыбер күрәсем булуын аңлап, ул төйгән ишеккә таба киттем. Чын-чынлап курка идем бу минутта, чөнки әлеге ирнең ярсу кул астына килеп эләксәм, исән-имин генә кайтып җитеп булмаячагын аңлаган идем инде.

Ишекне ачып, аның белән исәнләшеп, кем булуымны аңлаттым.

Илдар абый, әйдәгез сөйләшик әле. Сез ни өчен кереп җитмәс борын менә шулай тавыш чыгарасыз?

– Мине үз өемә кертмиләр, мин нишләргә тиеш? Менә минем бәдрәфкә керәсем килә. Суд бу бүлмәне миңа калдырды, суд карары бар, мин монда керергә хокуклы. Мин сезнең белән сөйләшеп торырга җыенмыйм, ул сезне чакырган икән, әнә, аның белән сөйләшегез. Сез инде монда килгән беренче генә журналист түгел. Аларның икесен дә эштән «увольнять» иттердем, сезне дә иттерәм. Әгәр сезнең язганыгыз суд карарларына туры килми икән, судка бирәм!

– Сез нигә монда керәсез соң? Сез бит икенче катта яшисез.

– Ничек яшим ди мин анда? Миндә ул бүлмәдән ачкычлар юк, анда бәдрәф тә юк. Монда яшәргә ярамагач, мин фатир снимать итеп яшим. Полициядә әйттеләр: яши алмыйсыз икән, яшәмәгез бергә, диделәр.

– Әйдәгез, тыныч кына утырып сөйләшик әле, мин бит кычкырышу өчен килмәдем. Кайда яшисез фатир снимать итеп?

– Кайда яшәгәнемне әйтмим! Нишләп әйтергә тиеш әле мин сезгә?!

– Әгәр сез монда яшәмисез икән, хәзер нигә монда килеп ишек төясез?

– Миңа полициядә әйттеләр, пропискаң шушында икән, кайт та кертүләрен таләп ит, диделәр. Шулай эшлим дә.

– Сез газны һәм утларны да сүндереп куясыз икән. Бу дөрес сүзләрме?

– Аны алар сүндереп куя.

– Сүндереп куя да, үзләре туңып утырамы? Наилә апа үзенең 83 яшьлек әнисен туңдыру өчен шулай эшлимени?!

– Белмим, үзеннән сорагыз! Гафу итегез, ләкин минем бәдрәфкә керәсем килә!

– Тышта бәдрәф бар бит!

– Гафу итегез, ләкин тышта май ае түгел.

– Илдар абый, сез квартплата түлисезме?

– Ул минем исемгә килми, ә Наилә Масхатовна бөтен җирдә миннән квартплатаны кабул итмәскә дип, кешеләрне кисәтеп куйган. (Монысы инде, чыннан да, әкият! Квартплатаны терминалдан да түләп була һәм түләүне теләсә-кемнән кабул итәләр.)

– Сезнең башка җирдә фатирыгыз, йортыгыз бармы?

– Юк.

Наилә апа сүзгә кушыла:

– Нишләп булмасын?! Ульяновскида бар! Аңа приватизацияне махсус ясамый.

– Әгәр минем ике урында торыр җирем бар икән, мин аның кайсысында торасын үзем сайлыйм. Монда яшәмә – тегендә яшә, дип әйтеп булмый бит беркемгә дә, – ди ир.

Илдар Сәмирханов кат-кат бәдрәф турында әйтеп, нәкъ менә Наилә апа һәм аның әнисе яши торган бүлмәдәге бәдрәфкә бару яклы иде. Урамда да, икенче катта да бәдрәф булса да. Илдар әфәнде, шундый аргумент белән, мине дә, Фәния апаны да, Наилә апаны да читкә этеп җибәреп, аягын да салып тормыйча, фатирга кереп китте. Ни өчен фатир эченә кадәр аякны салып керәсе түгеллеген менә шунда гына аңладым. Һәркем үз ишеге төбендә аяк сала икән бит. Тулай торактагы кебек… Нәкъ шул чакта гына мин ни өчен ишекләрнең йозак тишеге йолкып алынган булуын чамаладым: ишекне бикләп куймасыннар өчен Илдар Сәмирханов аларны шул рәвешле биксез калдырган. Һәрхәлдә ул бу эшләрдә Наилә апаны гаепләсә дә, моңа ышану кыен, чөнки Наилә ханымга үзләрен үк биксез калдыруның нигә кирәге бар? Ишексез калып туңып утыру өченме?

Кыскасы, бу ир тарафыннан монда оештырылган тәмугның чын шаһите булып кайтып киттем. Әгәр аның шундый адекват булмаган гамәлләрен расларга кирәк булса, биш куллап судка да барырга әзермен. Әгәр Ютазы полициясе бу гамәлләрне күрми икән, күзен ачыбрак карасын иде. Әйе, минем каршыда да зур спектакль булды. Тавыш, акырыш-бакырыш, фатир бүлеш! Илдар әфәнде өске каттагы бүлмәдән ачкычлары юк һәм анда яшәмим дисә дә, бераздан шунда менеп, бүлмәне ачып, киемнәрен алыштырып чыгып китте.

Бу эш буенча Ютазы районы прокуратурасына да кердем. Тик ул хакта язганчы, бу йортта күргәннәремә беркадәр нәтиҗә ясыйм әле.

Илдар Сәмирхановның үз хатынының әнисен кыйнавы буенча, берничә тапкыр җинаять эше ачудан баш тарту турындагы карар бар. Һәрхәлдә, әбинең тәнендәге күгәргән эзләр табиблар тарафыннан расланган булса да. Нишләп бу эшкә шулай күз йомганнар? Әби үз-үзен кыйнап ятамы?! шулай уйлый булса кирәк!

Илдар Сәмирханов Ютазы районы больницасының баш табибы белән дә судлашып беткән. Судта, бу шәхеснең психиатрда тикшерү узуын сораган өчен, ул табибны судка биргән.

Әнә шулай йортка килеп, ишек төеп, үзен кертмиләр дип, суд приставларын чакырып та, ул элеккеге хатынын инде әллә ничә тапкыр судка йөрткән. Аңа карата административ җәзалар булдыруга ирешкән. Хөрмәтле приставлар, Ютазы районы полициясе нәрсә карыйдыр да, нәрсә эшлидер, ләкин күрә торып үземне яки әниемне кыйнату өчен мин дә бу кешегә ишек ачмас идем. Хәер, мин нәрсә сөйлим соң? Алар бит «по факту» гына тикшерү уздыралар! Тик берәрсе кыйналгач яки үлгәч соң булмасмы?!

КЕМ СУДКА ӘЗЕР?

Ютазы прокуроры Рамил Таһир улы Гарифуллин бу эш буенча үз урынбасары Гөләндәм Зиннур кызы шөгыльләнүен әйтеп, аның янына җибәрде.

– Гөләндәм Зиннуровна, йорт буенча бәхәс инде берничә ел дәвам итә. Йорт 1999нчы елда салынып бетеп, шул елны бер тапкыр эксплуатациягә алынган булган инде, тик 2003нче елда 30 квадрат метр торак мәйданны эш урыны итеп теркәгәндә, бу эшләр артыннан Илдар Сәмирханов йөреп, документлар буталган, ана кешенең кызына йортның бер өлешен бүләк итүе турындагы документлар югалтылган. Аның урынына йортны тагын бер тапкыр эксплуатациягә алу турында акт эшләп куйганнар. Нәтиҗәдә, ир бүген үзенә тиеш булмаган йортны бүлә. Җитмәсә, 2003нче елда эшләнгән акт реестрда да юк икән. Бу аны гамәлдән чыгармыймы? Шушы актны ясаган кешеләрне җаваплылыкка тартып булмыймы?

– Бездә 1999нчы елда йортны эксплуатациягә алу турындагы документ бөтенләй юк, әгәр ул документ Наилә ханымда бар икән, ул аны безгә китерсен. Бер генә шикаятендә дә ул бу документны искә алмый. Ә Илдар Сәмирхановка һәм башка вәкаләтле кешеләргә карата ялган документлар эшләтү буенча җинаять эше ачу өчен нигез юк. Актның реестрда булмавы – ул акт булмаган дигән сүз түгел. Әлеге актка имза салган кешеләрнең һәркайсыннан сорау алынды. Акт Госстройнадзор инспекциясе тарафыннан түгел, ә махсус комиссия тарафыннан бирелгән һәм ул комиссия актта күрсәтелгән.

– Илдар Сәмирханов бу йорт төзелгән вакытта Ульяновскида эшләгән. Аның хезмәт хаклары турындагы белешмә нигәдер тикшерү эшләренә кертелмәгән. Ул хезмәт хакына аның биредә ничек итеп йорт салуы, әйтик, миңа аңлашылмый. Әйткәнемчә, реестрда бөтенләй булмаган документка нигезләнеп Ютазы районы суды карар чыгарган. Ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кемдә гаеп? Тикшерүчеләрдәме? Аларны тиешенчә эшләтә алмаган прокуратурадамы? Әллә документка карап тормый гына карар чыгарып куйган судтамы?

– Дөресен генә әйткәндә, Илдар Сәмирханов бөтен якны уйлап эш иткән. Ул судка кирәкле бөтен документларны шунда ук тәкъдим итә белә. Ә Наилә ханым бу эшләргә әзерлексез булып чыкты. Бәлки, бөтен документларны вакытында китергән булса, судның карары бүген мондый булмас иде.

– Ул үзе дә актның реестрда юклыгы хакында әле генә белгән. Гөләндәм Зиннуровна, мин бүген бик зур «театр» шаһите булдым. Белүемчә, Илдар Сәмирхановка психиатр тикшерүе уздыруны сораган табибка карата суд эшләре барган. Әйтегез әле, нинди очракларда кешегә бу тикшерүне уздырып була?

– Болар «Психиатрия турындагы» законда әйтелә, хәзер генә мин сезгә төгәл әйтә алмыйм.

Мин бу законны укып чыктым һәм комментарийларын да өйрәндем. Баксаң, тикшерү яки суд эшләре барганда, тикшерүчеләр, прокурор соравы белән мондый тикшерүне уздырырга мөмкин икән. Хөрмәтле прокурор, әгәр бу суд эшләре шулай берсе өстенә берсе җыелып, инде 5 елга сузылган икән, берничә тапкыр кыйналган әби, иренең күзенә суккан хатын бар икән, бәлки бу тикшерүне сезгә таләп итәргә вакыт җиткәндер?!

НӘТИҖӘ

Бу нәтиҗәләр хокук саклаучыларга һәм прокуратурага сораулар булып барып ирешсен һәм ниндидер карар чыгарганда нигезләнү, уйлану өчен бер фикер булсын иде.

1. Илдар Сәмирханов Ульяновскида яшәгән һәм эшләгән арада ничек итеп монда йорт салган? Ни өчен ул монда да йорт салган һәм тегендә дача да төзегән?

2. Йорт салган чакта Сәмирхановның кайда эшләве билгеле, аның күпме хезмәт хакы алуы да мәгълүм. Моны документаль рәвештә раслап була. Йорт салырлык акчаны ул кайдан алган?

3. Нигә әбинең тәнендә кыйналу эзләре була торып та, суд И.Сәмирхановны аклаган? Нигә полиция Сәмирхановка карата бер чара да күрмичә, аның сүзләренә генә ышанып, гел хатынны һәм әбине гаепле итеп калдыра?

4. Нигә ул суд приставларын даими рәвештә чакырып театр уйный? Аның өстәге каттагы бүлмәдән ачкычлары бар икән, нишләп ул минем каршыда ул ачкычларны юк дип алдады? Ач та кер үз өеңә! Ә бәдрәфкә килгәндә, үзегез әйтмешли, гафу итегез, ләкин тышта әле кар да төшмәгән, аның өчен ишек ватардай булып тавыш чыгарырга кирәкми!

5. Әгәр йорт бер тапкыр эксплуатациягә алынган икән, нигә ул тагын бер кат шушы ук процедураны узган? Нигә моны тикшерүчеләр карап тормаган?

Бу язмага әле нокта куймыйбыз. 2003нче елда актлар әзерләнгәндә БТИ начальнигы булган Гөлнур Катиева, бу эшне алып барган тикшерүче Руслан Алеулов һәм башкаларга карата туган сораулар, киләчәктә булачак суд эшләре турында да язасы бар. Ирнең ничек итеп бөтен милекне (техника, йорт җиһазлары һәм хатынының шәхси куллану әйберләренә кадәр) бүләргә куюы да бик кызык тоелды. Шулай ук Илдар Сәмирханов безне дә судка бирергә вәгъдә итте. Димәк, телибезме, юкмы бу темага кире әйләнеп кайтырга туры киләчәк.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Ютазы-Урыссу-Казан.

  Гомерлек киңәш: иреңә ышанма! Яки Ютазы полициясе кемне яклый?, 4.7 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии