- 08.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Кайбыч район үзәк сырхауханәсенә китерелгән 68 яшьлек агай Юрий Анисимовның соңгы сүзләре бу. Ашыгыч ярдәм машинасында барганда әйтә ул аларны һәм аңын да җуя. Фельдшер Гөлсинә Гарифуллинага сүзнең әтисенә пычак кадаган 30 яшьлек Надежда Симанкова турында икәне аңлашыла. Район үзәге янәшәсендәге Семикеево авылында килеп чыккан фаҗига белән танышып өлгергән була инде ул.
…Якшәмбе көнне төштән соң, «Мин әтине чәнчедем, тизрәк килеп җитегез», – дигән шомлы хәбәрне дә Г.Гарифуллина үзе кабул итә. Үзе әйтүенчә, шалтыратучыны тавышыннан танып ала, чөнки замана чире дип йөртелүче йогышлы авыру иясе Надеждага моңа кадәр ярдәм күрсәтергә туры килә аңа. Бу юлы ишегалдында каршы ала Симанкова ашыгыч ярдәмне һәм әтисен пычакка егылды дип аңлата. Ә канга баткан агай исә өйнең арткы бүлмәсендә идәндә йөзтүбән ята. Почмактагы урындыкта өч бала – бабайның оныклары, шушы коточкыч күренешне күзәтеп утыра.
Фельдшер ханым яралы картны аркасына яткыра. Корсактагы җәрәхәттән кан агудан туктаган, бары тик саркып кына торган була инде. Яраны бәйләгәч, идәндәге кызыл күлдәвекләргә карап фикерләгәндә бик күп кан югалтып өлгергән абзыйны шофер Ринат, Надежда белән өчәүләп машинага алып чыгып салалар. Бабаларын озата чыккан балаларның берсе Кирилл: «Син гаепле, Надя түти, сине төрмәгә утыртачаклар, бөтенләйгә утыртачаклар», – дип куя. Явызлыкның җәзасыз калмаячагын аңлый малай.
Яшәү белән үлем арасындагы агайны «система»га тоташтыргач, машина Олы Кайбычка юл ала, дөресрәге, үз кызыннан рәхимсез һөҗүмгә тарган ир-атны мәңгелеккә таба алып китә…
Суд-медицина экспертизасы 1946нчы елгы Ю.Б.Анисимовның эченең сул ягына кадалган пычакның эчке әгъзаларын һәм эре кан тамырларын зарарлавы аркасында җан бирүен күрсәтә. Тикшеренү белешмәсендә шулай ук абзыйның туберкулездан башлап алкоголь гепатитына кадәр биниһая күп, әмма үлемгә кагылышы булмаган чирләре санап үтелә. Канындагы этил спирты тупланышы 2,3 процент тәшкил итүе, ягъни аның уртача дәрәҗәдәге исерек хәлдә булуы да әйтелә.
ЭЧКЕЧЕ ГАИЛӘДӘ ҮСКӘН ЭЧКЕЧЕ
Галина һәм Юрий Анисимовлар 1974нче елда өйләнешәләр. Беренче чорда башкалардан ким-хур булмый алар. Гаилә башлыгы тракторда эшли. Әлеге һөнәр ияләре авыл җирендә абруйлы санала, чөнки һәркемнең йомышы төшә аларга. Сер түгел, хезмәт хакы шешә белән түләнә. Ләкин ул чакларда Анисимовлар алкоголь белән артык мавыкмыйлар. Иртәрәк дөньяга килгән балалар да ата-ана назыннан, тәрбиядән бөтенләй үк мәхрүм булмый әле. Ә менә соңрак туганнарга, бигрәк тә 1996нчы елгы Александрага анысы да эләкми. Балалар һәм башка шаһитләр әйтүенә караганда, төпчек кыз дөньяга килгәннән соң, ата-ана икесе тиң ныклап эчә башлый. Берничә көн аек булсалар, ике-өч атна айнымыйлар. Әни кеше ул чакта балаларга игътибар кимүен үзе дә әйтеп тора: «Исерек чакта һәрдаим низаглар чыга, балалар арага керсә, аларга да эләгә иде…» – ди. Ярый әле 1977нче елгы кызлары Татьяна үсеп җитә. Төпчек бала аның кулында тәрбияләнә дияргә мөмкин. 2010нчы елда ул 14 яшьлек үсмернең рәсми опекуны итеп билгеләнә хәтта.
Кыскасы, Анисимовлар тормышы җиңел булмый. Әлбәттә, сүз матди яктан җитмәүчелек турында гына түгел. Шөкер, бүгенге көндә бишесе – дүрт кыз, бер малайның үз тормышлары бар. Төрлесе төрле якка таралышып яшиләр. 18 яшендә Александра да Казан янәшәсендәге Айша авылында кияүгә чыга. Бары тик 30 яшьлек Надежда картлар белән төп йортта яши. Ул яшь баласы белән кайтып керә.
…Надежданың балачагын бәхетле дип әйтеп булмас. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, 16 яшеннән Олы Кайбыч икмәк заводында эшли башлый ул. 20 яшендә күрше Федоровское авылы егетенә кияүгә чыга, ул һәм кызлары туа. 2009нчы елда аерылышалар. Икенче елны ук ана хокукыннан мәхрүм итәләр. 7 һәм 9 яшьлек балаларын әтиләренең әнисе тәрбияли. 2011нче елда Надежда Олы Кайбычта яшәүче К.Симанковка кияүгә чыгып, аның фамилиясен ала. Ләкин бу ир-атның Русия гражданлыгы булмый һәм, малайлары туганчы ук, үз иленә – Үзбәкстанга сөрәләр аны.
Сәламәтлекләре нык какшаган, ләкин аракыны ташламаган пенсионерлар өйләрендә артык кашыклар пәйда булуга шатланмаганнардыр, мөгаен. Чынлыкта, яшәү өчен бернинди кереме калмаган кызны сыендырмыйча булмый. Аларга тормыш йөген бергәләп тартырга туры килә. Әмма азмы-күпме пенсия алучы картлар эчү өстенә, Надежда да кимен куймый. Ул гына да түгел, туганнары бертавыштан аның әхлаксыз тормыш рәвеше алып баруын, ягъни үзе кебегрәк ир затлары белән күңел ачарга яратуын да әйтеп торалар.
ЮРИЙНЫҢ СОҢГЫ КӨНЕ
Мондый йорттагы үзара мөнәсәбәтләрне күз алдына китерүе кыен түгел. Яңа гына тынычлык хөкем сөргән җирдә кисәк давыл кубарга да мөмкин. 3нче августта да иртәнге якта бар да тәртиптә була. Надежда йокыдан торганда, картлар өйдә булмый. Тиздән мунча себеркеләре күтәреп, урманнан Юрий Борисович кайтып керә. Күп тә үтми, кызыл карлыган җыярга барган Галина түти пәйда була. Буш кул белән түгел, пластик шешәгә салынган ярты литр исерткеч эчемлек кыстырып кайта. Димәк, җыйган карлыганын тапшырып, шушы сыеклыкны алган.
Надежда әти-әнисенең «чама белән өчәр чәркә» бушатуларын әйтә, әмма үзенең дә авыз итүен искә алмый, әмма аның кеше эчкәндә тыелып кала торганнар рәтеннән түгел икәне мәгълүм. Төш вакытында кечкенә Давидны бабасы һәм сеңлесенең зуррак балалары карамагына калдырып торып, үзе дә әнисе белән таркалган совхоз бакчасына китә. Өч сәгать дигәндә шактый гына кура җиләге җыеп өлгерәләр. Ләкин өйләренә чиләк төбендәге аз-маз җиләк белән, аның каравы, бер шешә «Усадская» аракысын тотып кайталар. Җыелган уңыш тагын хәмергә алмаштырыла.
Дөнья түгәрәкләнә. Ул арада гаилә башлыгы пешергән аш та өлгерә. Өч кешегә бүлеп, бер яртыны «төпләгәч», үзе әйтмешли, көне буе аягөсте йөреп алҗыган Галина Ивановна түр бүлмәгә кереп йокыга тала. Кичкә таба, буласы булып, эш узгач кына уяна ул. Төгәлрәге, янәшә авылдан килеп җиткән кызы Екатерина уята аны һәм әтисенең мәрхүм икәнен җиткерә. Барысын да күреп һәм белеп торучы оныгы Кирилл Надя апасының бабайга ничек итеп пычак белән кадавын күрсәтеп тә бирә.
БӘХӘСЛЕ МӘСЬӘЛӘ
Кечкенә малай, пычакның явыз хатын кулында булуын әйтеп, хакыйкатьне ачып бирә кебек. Ләкин Надежда исә, Кирилл соңыннан гына килеп керде, аны шунда ук ашыгыч ярдәм машинасын каршы алырга чаптырдым, ди һәм вакыйганы башка төрлерәк, әйтергә кирәк, үзенә кулайрак итеп сурәтли, ягъни үзен һөҗүмнән сакланучы итеп калдырырга тели.
Аның күрсәтмәләренә кыскача гына тукталып үтсәк, абзый аны әрәмтамаклыкта гаепләп кычкыра башлаган. Өйдән чыгып китәргә кушып сүгенгән. Аннан соң арттан килеп башына ниндидер авыр әйбер белән тондырган. Борылып карагач, ул аның пычак белән кизәнүен күреп алган да, пычакны кулыннан эләктереп алып, этеп җибәргән. Шул рәвешле, пычак әтисенең эченә кадалган икән. Бу очракта хатын үзенең тормышын саклаган булып чыга.
Ләкин тикшерү комитеты тикшерүчесе Фәнил Гыймадиев «Үз-үзеңне саклау» (самооборона) дигән маддә буенча җәзасыз калу мөмкинчелеге юк дип таба. Тикшерү чаралары барышында Надежда үзе үк әтисенең кулын каерып, пычакны эченә таба боруын һәм этеп җибәрүен сөйләп һәм күрсәтеп бирә, чынлыкта, чәнчүен таный. Шулай да гомер бакый кешегә кул күтәрмәгән абзыйны пычак тотып һөҗүмгә ташлануда гаепләүнең файдасы тими калмый аңа. Әгәр тикшерү барышында теге бала сөйләгәннәр расланса, ул, мөгаен, аңлы рәвештә кеше үтерүче дип саналыр иде. Ә болай, юридик тел белән әйткәндә, саксызлык белән кеше үлеменә китергән авыр тән җәрәхәтләре ясаган өчен җавап тотарга туры килә. Ошбу ике төрле явызлыкның ахыргы нәтиҗәсе бер үк, ягъни кеше гомеренә тиң булса да, икенчесе өчен законда чагыштырмача җиңелрәк җәза бирү каралган. Симанковада әтисен үтерү нияте булу расланмагач, ул шушы маддә буенча хөкем ителә.
Ләкин туган-тумача, күрше-күлән, хәтта абзыйны коткарып азапланган табибларга кадәр яраның очраклы рәвештә ясалуын шик астына алалар. Юрий Анисимовны белгән бер генә кеше дә аның пычакка ябышуына ышанмый, киресенчә, мондый явызлыкка, алар әйтмешли, «исерек чагында тиз ярсып китүчән», «теләсә кемгә барып ябыша торган» Надежда сәләтле дип саныйлар. Күпләр аның моңа кадәр дә әти-әнисенә сугуы, хәтта тән җәрәхәтләре ясавын да искә алалар. Галина Ивановна, мәсәлән, үзен буып үтерә язуын, урындык белән кизәнүен һәм башка төрле җәбер-золым күрсәтүен әйтә. Кыскасы, барысы да фаҗигане мәгънәсез-мәнсез Надежданың пычак белән ташлануы нәтиҗәсе икәненә шикләнмиләр.
Хәер, ошбу бәхәснең мәгънәсе юк инде хәзер. Абзыйны кайтарып булмый. Надежда үзе дә еракта. Судка кадәр «йорт шартларында кулга алу» дигән чара кулланылганга, ул иректә йөрде. Ә 6 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары игълан ителгәч, аның кулларына богау кидерелде.
Наил ВАХИТОВ.
Кайбыч районы.

Комментарии