- 08.08.2013
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2013, №31 (7 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Ахырзаман алдыннан кешегә җир җитмәс дип, борынгылар белми әйтмәгәндер шул. Татар авылының тыгыз урнашкан йортлары арасыннан үтеп-сүтеп йөрү өчен калдырылган тыкрык та кызыктыра кайберәүләрне. Күз алдыгызга китерегез – гомер буе ике урамны тоташтырган, мал-туар куып йөрткән тыкрыкка көннәрдән бер көнне берәү тота да, өй сала, яки утар тотып мал асрый. Авыл халкы бу кешегә бер чара да күрә алмый.
Минзәлә районының Урыс авылында ике күрше тыкрык бүлә алмый инде 2 ел җәфа чигә. Авыл 85 хуҗалыктан тора, кайчандыр биредә 5 тыкрык булган. Бүген исә, алар икегә генә калган. Шуның да берсенә кар базы төзеп куйганнар. Кыскасы, ут-фәлән чыга калса, янгын сүндерү машинасының юл табуын көтеп кычкырып яначакларын биредәге халык инкарь итми.
«БАБАЙ» ҖИРЕ
Киләчәктә улына өй салу максаты белән Зиннур Гарипов Урыс авылы уртасыннан 25 сутый җир ала. Ул чагында авыл җирлеге башлыгы Миннехәмәт Хаҗиев була.
Җирне рәсмиләштергәч, Зиннур ага участокны чистарту һәм төзекләндерү эшләренә тотына. «14 «Беларусь» тракторы белән ком, өстенә 70 КамАЗ кара балчык алып кайтарттым. Анда күпме агач үсеп утыра иде, аларны кистем. Бөтенесен берүзем эшләдем. Хәл җитмәгәнгә – кеше ялладым. Бу җирләрне рәтләп бетерүемне генә көттеләр дә, мине … судка бирделәр», – дип аңлата ул.
Ә судка аны, ул рәсмиләштергән участокның хуҗалары Равия апа һәм Фәрит Суфияновлар бирә. Бактың исә, бу җир Равия апаның кайнанасына үзе тәрбияләп соңгы юлга озаткан карттан мирас итеп калдырылган булган икән. «Хаҗи карт 1972нче елны үлә. Әнәй карчык аны салам түбәле йортында тәрбияли. 75нче елны, салам түбәле йортны сүтәләр дә, бабайның йортын шул салам түбәле йорт нигезенә трактор белән тарттырып кертеп утырталар. Бабайның җирләре кулланылышсыз кала. Җирне әнәй карчык рәсмиләштермәгән – чөнки үз хуҗалыгы була торып та өстәмә җирне рәсмиләштереп куйган булса, авыл халкы дәррәү купкан булыр иде», – ди, Равия апа. 2012нче елның гыйнварында, карчыкның үлеменнән соң, Суфияновлар васыятьнамәне табып алып, җирне рәсмиләштерү өчен гариза бирә. Ләкин теркәү палатасына баргач, аларга бу җир арендада, рәсмиләштерә алмыйсыз, диләр. «Зиннур абыйга бу җир бирелгәндә, без аның безнең җирләр булуын да, мирас итеп калдырылуын да белә идек. Зиннур абый монда ком ташый башлагач ук: «Зрәгә йөрисең, без судлашачакбыз», – дидем. Безнең җирне рәсмиләштерергә теләп, ары-бире йөргәнне белә торып, ул анда балчык ташыды. Карар чыккач та, киртәләр тотып куйды. Монда элеккеге авыл советы рәисе Миннехәмәт абый гаепле. Чөнки хуҗалары барлыкны белә торып, беркемгә берни әйтмичә җир өләшкән», – ди Равия апа.
Картның өен трактор белән тарттырып, салам түбәле өй урынына урнаштырганнан соң, бушап калган участок зур тыкрык ролен үти башлый. Ягъни, техника да, җәяүлеләр дә шактый киң аралыктан рәхәтләнеп үтеп йөри ала. 2011нче елда, Зиннур ага Гарипов әлеге җиргә ия булганнан соң да, авыл халкын кыерсытмый – үз өлешеннән3 метрбүлеп, машина белән йөрерлек тыкрык калдыра. Бер караганда, бүре дә тук, сарыклар да исән – һәрхәлдә, канәгатьсезлек белдерүче булмый. Ләкин, булачак күршесе Рәсүл Әхмәтов аңа үз «сюрпризын» әзерли.
УРЫН ТҮГЕЛ, КҮРШЕ САЙЛА
Зиннур абый тыныч кына җирен төзекләндерү мәшәкатьләре белән янганда, баш өстенә кара болытлар җыелганын уйлап та карамый. «Мин җир алганны белде дә, Рәсүл аяк белән генә үлчәп килде минем участокны. «Все, мин монда подвал казыйм», – ди бу. Рәсүл, син авыл советыннан сорадыңмы соң?» – дидем. «Бездә авыл советы бармыни ул?!» – ди. Минехәмәт Хаҗиев эшли иде ул вакытта авыл башлыгы булып. «Әхмәтов тыкрыкны алып, кар базы казымакчы була», – дидем. «Ярар, мин аңа әйтермен», – диде. Әйткәнме-юкмы, белмим, бу барыбер казып, эшләрен бетерде. Хәмәткә тагын барып әйттем: «Төзеп бетерде бит инде!» – дим. «Ярар, кыйммәт итеп төзеде, кыйммәт итеп сүтә инде ул аны диде».
Рәсүл әфәнде кар базы гына төзеп калмый, ә аның артына ук мал астыннан чыккан тиресне дә чыгарып өя. Аптырагач, Зиннур абый Минзәлә финанс-бюджет һәм теркәү-милек палатасы җитәкчесе урынбасары Юрий Киреевка мөрәҗәгать итәргә була. Киреев моның законсыз рәвештә җир үзләштерелү икәнен аңлатырга тырышып карый. Ләкин кар базын сүтү түгел, бер калаен да салдырмыйлар. Бераздан авылга шушы ук оешманың җитәкчесе Елена Кәлимуллина килә. «Рәсүлне чакырып чыгардым – тора ике кулын чалыштырып – геройланып. «Әхмәтов, нәрсә эшләп ташладың син монда? Син телевизор карыйсыңмы?» – дип сорый Рәсүлдән Кәлимуллина. «Карыйм», – ди. «Ә син Мәскәүдә нинди зур коттеджларны җимергәннәрен күрдеңме? Алар миллионлаган доллар тора. Ә бу кар базың безгә бөтенләй чүп кенә. Йә рәсмиләштер, йә сүтеп ыргыт», – диде. Кәлимуллинага әйткән идем – боларга җир җитми микәнни соң дип, «Сиңа да җитми бит. Җир җиткәч, ник җир алдың соң үзең?» – ди миңа».
Зиннур абыйны өстәмә җир алуда гаепләп булмый. Көчеңнән килә икән, хет ун участогың булсын. Тик бер таләп кенә үтәлергә тиеш – законлы рәвештә үзләштерергә кирәк. Ә закон дигәннәре, авыл халкы сөйләве буенча, Рәсүл Әхмәтовны куркытмый, ахыры. Бактың исә, аның бертуган абыйсы Минзәләдә ЮХИДИ җитәкчесе урынбасары һәм майор икән.
АБЫЕҢ «МАЙОР» БУЛСА…
Тыкрыкка тирес өюгә авыл халкы да, «кеше йөри торган урынга өймәсә инде!» дип, ризасызлык белдерә. Ләкин, кечкенә генә тоелган шушы мәсьәләне дә хәл итә алмыйлар икән. Ә сәбәбе – Рәсүл әфәнденең авыл халкы белән санлашмавында дип аңладым. Зиннур абый сүзләренә караганда, ул үзен тамчы да гаепле хис итми: «Тиресеңне монда өймә инде дип әйткәч, синең эшең юк кына, ди. Узган ел экологларга кердем. Баш эколог Әлфия исемле кеше. Әхмәтов бөтен тиресен чыгарып өя дә, яңгыр яугач ул елгага агып төшә, елгадан Камага ага. Бөтен авылны пычратып тора – тиресне ихата эчендә өябез бит бөтенебез дә, дидем. Тыкрыкка – җәмәгать урынына өю ярамый бит дип аңлатырга тырыштым. Әлфия ханым, «Ярар, карарбыз», – диде. Мин Минзәләдән кайтып җиткәнче, экологка керүем турында кемдер Рәсүлгә әйткән, Рәсүл күршеләренә мактана икән – Зиннур абый Минзәләдә минем өстән жалоба биреп йөргән. Минем абый эшләгәндә, алар мине җиңә алмыйлар». Әлфия килде дә, бәлки бер 200 тәңкә штраф салган булгандыр инде, китте дә барды. Тирес үз урынында калды.
«ТЫКРЫКТАН БАРЫБЕР БЕРКЕМ ДӘ ЙӨРМИ».
Тыкрыктагы кар базы мәсьәләсе белән Минзәлә регпалатасы җитәкчесе урынбасары Юрий Киреев янына кергәч, ул, Әхмәтовка кисәтү ясаулары турында белдерде. «Без аңа ике вариант тәкъдим иттек. Алты ай эчендә ул әлеге кар базын яки сүтәргә, яки ул төзелгән җирне рәсмиләштерергә тиеш», – диде ул. Кисәтү чынлап та ясалган булса кирәк, чөнки Әхмәтов авыл җирлеге башлыгы исеменә әлеге җирне үзенә бирүләрен сорап, быелның июль аенда гариза да язган булган. Башлык белән очрашуны көтеп торганда, гариза белән якыннанрак танышасым килеп, сәркатиб Алсу ханымнан әлеге гаризаны күрсәтүен сорадым. Тик ул, Әхмәтовның гаризаны июль аенда түгел, ә 2 ел элек үк (!) кертүен расларга тырышты.
– Ул аны өченче ел кертте, өстәмә җир бүлеп бирегез дип язылган иде. Нәрсә, ул үзенең башын үзе бутыймыни? – дип, ялгыш, эченнән әйтәсе сүзне кычкырып әйтеп куйды.
Әхмәтовның берничә көн элек кенә җирне рәсмиләштерергә теләү максаты белән килүен дәлилләгәч һәм гаризаны таләп итә башлагач исә, документны бөтенләй «тапмады».
Авыл җирлеге башлыгы Равил әфәнде Сәйфиевның сүзләрендә чарасызлык тотып алырга мөмкин иде. Рәсүл Әхмәтовны хәтта ул да тыңлата алмый икән. Кар базы төзелү тарихын ул болай бәян итте:
– Бу миңа кадәр эшләнгән эш. 2011нче елда төзелә башлаган ул. Ә мин 2012 елның 1 июленнән генә.
– Сез бит алмашчы, нишләп сүттертмәдегез? Муниципалитет җиренә төзелгән бит?
– Кар базыңны сүт, чүпләреңне түк, тыкрыкны калдыр, дидем. Регпалата җитәкчесе килеп, Рәсүлгә йә сүт, йә рәсмиләштер, диде. Әхмәтов Рәсүл монда килде, якынча атна-ун көн элек. Миңа гариза алып килгән (бу Алсу ханым әйткән «ике ел элек китерелгән» гариза – А. З.). Мин аны имзаламадым. Авыл халкы ризалык бирсен башта дидем. «Мин моны авыл советыннан башка да эшләп чыга алачакмын», – дип, чыгып китте.
– Ник судка бирмәдегез?
– Регпалатадан аңа сүтәргә дип срок бирделәр (җирне рәсмиләштерү өчен куелган срок– бу елның 25 ноябре. – А.З). Әгәр шул вакыт эчендә сүтмәсә, судка бирәчәкбез. Җирне бирмәскә иде инде. Чөнки күршеләре барыбер тыкрыкны калдыру яклы. Үзем дә кар базы комачаулый дип уйлыйм.
– Рәсүл әфәнде белән тыкрыкны бушату буенча шәхсән сөйләшеп карамадыгызмы?
– Аның белән сөйләшеп файда юк – кулын селти дә, башка кайгың булмаса, йөрмә генә ди. Мине кешегә дә чутламагандай сөйләшә.
– Алай сөйләшүенең сәбәбе нәрсәдә?
– Бер кешесе бар аның…
– Абыйсымы?
– Әйедер. 4 сутый җирне мин сельсоветтан башка да рәсмиләштерә алам ди.
Ә регпалата җитәкчесе урынбасары Юрий Киреев, 4 квадрат метр гына булса да, җирне авыл советыннан башка рәсмиләштереп булмавын әйтте. «Хәтта район башлыгына гариза язса да, гариза астында авыл башлыгы каршы түгел дигән язу булырга тиеш», – ди ул. Шунысы кызык – Киреевка Рәсүл әфәнде ни өчен кар базы өчен урынны нәкъ менә тыкрыктан сайлавын үзенчә аңлаткан: «Монда барыбер кеше йөрми!»
АБЫЙ ТУРЫНДА ЯЗА КҮРМӘГЕЗ!
Рәсүл Әхмәтов мине сөенеп каршы алды димәс идем. Соравымны бирергә дә өлгермәдем, Зиннур Гариповны кеше җирен алуда гаепли башлады:
– Аңа бит ул законлы килгән җир түгел. 40 ел тыкрык булып торган васыять җире ул. Бу җир аңа ничек эләккәнен беләсезме соң? – Буш җир, тыкрык, авыл советына акча төрткән дә инде, тегесе моңа биргән участокны. Имеш, аны җайлы гына үзенә үзләштерә дә – сата. Бер миллион акча эшләп булмас микән дип уйлаган иде инде ул.
– Нишләп тыкрыкка төзедегез соң бу кар базын, башка җиргә төзеп булмый идемени?
– Башка җиргә төзеп булмый – теге башкарак төзесәм, анда сазлык, ә тыкрык биегрәк урнашкан, шуңа шунда җиткердем. Бөтен авылларда да бар инде ул минеке кебек хәлләр, тегендә бер бина тырпаеп тора, монда бер бина тырпая.
– Ә күршегез сезнең янга тиреслек өйсә нишләр идегез?
– Нинди максатта өя бит. Причем монда ул?
– Соң сез бит тиреслек өеп куйгансыз тыкрыкка?
– Аның ихатасында өелеп тормый бит ул, монда бер әйбер дә аның ихатасына комачауламый. Мин тиресне бакча артына чыгарып, соңыннан бакчага керттем ни, тыкрыкка койма янына өеп керттем ни… Нәрсә үзгәрә соң шуннан?
– Ә авыл халкы сезгә бер дә зарланмыймы тыкрык кирәк дип?
– Юк, нигә зарлансын ул – анда бит чокыр иде, мин подвал төзегән җирдә.
Сөйләшү барышында, «биек җир булганга кар базын тыкрыкка салдым» дигән Рәсүл әфәнде, әнә шулай үз сүзләренә каршы чыгып, ул «чокырга төзелгән» дия башлады. Ә күршегез белән дуслашып карарга теләмисезме дигәч, Әхмәтов, минем аның белән бала чукындырасым юк дип кенә җавап бирде.
– Сез Зиннур абыйга минем абый майор булганда, сез бернәрсә эшли алмыйсыз дидегезме?
– Юк! Менә монысы сафсата инде. Менә бу сүзләре өчен үзенә каргыш төшәр әле. Абый турында гәҗиткә яза күрмәгез, мин абыйга аркаланып йөргәнем юк!!!
Язмас идем дә, инде авыл җирлеге җитәкчелеген дә санламагач, «аркаланыр» кеше булу шикләндерми шул.
ЙОМГАК
Бер караганда, монда барысы да гади кебек – авылның тыкрыгын үзләштергәннәр. Шуннан нәрсә? – дип уйлаучылар да булыр. Ләкин мондый очракларның һәр авылда диярлек булуы, проблеманы глобальләштерә. Әнә бит, күп тә түгел – аз да түгел, бер кар базын сүттерә алмыйча ике ел җәфалана Урыс авыл кешеләре. Әмма бу мәсьәләне чишү юлында яхшыга өметләнергә җирлек бар. Минзәләнең баш прокуроры Феликс Хафизов үз киңәшләрен бирде: «Рәсүл Әхмәтов, үзбелдеклеләнеп, бу җирне биләгән. Ә җир – муниципалитетныкы. Шуңа күрә, муниципалитет, законсыз рәвештә төзелгән әлеге корылманы сүттерү хокукына ия. Судка бирсеннәр. Ә тирес өйгән өчен административ җаваплылыкка тартып, Әхмәтовтан 500–1000 сум күләмендә штраф түләттереп була», – диде ул.
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Минзәлә – Казан.

Комментарии