- 08.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №35 (7 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
(Исемнәр үзгәртелде)
«Назыйр, асылынган! Ишеттеңме?!» – дигәнне берничә ел элек ишеткәч, йөрәкнең жу иткәне әле дә хәтердә. Акыллы, барысын да булдыра алырдай, мәктәптә йөзек кашы, егетләрнең дә егете, күкрәп торган Назыйр ничек үз-үзенә кул салсын, ди?! Булмас! Мондый хәбәр, кызганыч, ялган булмый шул. Күңел ышанмаса да, яңалыкны ишеткәндә, Назыйр инде якты дөньяда юк иде…
«Тормыш китабының аерым битләрен генә ертып ташлап булмый, ә китабы белән утка ыргытып була», – дип язып калдырган Джордж Санд. Әнә шулай, яшьлек гүзәллеге, тормышка ашачак хыялларына, киләчәгенә хыянәт итеп Назыйр шушы юлны сайлады. Хәтта ялгыз калачак әти-әнисен дә аямады ул. Ышанмассыз, тик Назыйр бар егетләргә дә үрнәк булырдай батыр, шаян, гадел, ачык йөзле, чибәр егет иде. Арабыздан китүенә берничә ел үтсә дә, аның турында сөйләгәндә «иде» сүзен куллану әле дә читен… Ни өчен барысын да булдыра алырдай егет шундый җавапсыз адымга барды икән?! Әле дә билгесез. Бәхилләшү хатында: «Кичерегез, мин үз теләгем белән китәм…» – диелгән.
Рәсми статистикага күз салсак, дөнья күләмендә ел саен 1 миллион 100 мең кеше үз-үзен үтерә. Русияүз-үзенә кул салучылар саны буенча – өченче урында, бездә ел да 55 мең кеше үзе теләп дөньядан китәргә карар кыла. Әле бу бары тик рәсми статистика, чынлыкта исә, саннар югарырак. Рәсми булмаган мәгълүматка ышансаң, дөнья буенча 4 миллион кеше ел әйләнәсе үз-үзен үтерә, 19 миллион кешенең үзенә кул салырга тырышуы уңышсыз тәмамлана. Ә сәбәпләр төрле: 41%ы билгесез сәбәпләр тәшкил итсә, калганнары – ни өчендер, җавап тотудан куркып калу, якын кешеңне югалту кайгысы, рухи авыру, гаиләдәге авырлыклар, башкаларны куркыту өчен, җавапсыз мәхәббәт, матди мөмкинлекләр кысылу, сәламәтлек нык какшау һәм башкалар…
Бер хәл искә төште… Сессия вакыты, беркөнне дәресләр Казан дәүләт университетның унбишенче катында урнашкан аудиториягә туры килде. Җәйге эссе көн, тәрәзәләр ачык… Урамнан бәреп кергән авыр җил күңелне шомландыра. Шулчак, аудиториядәге тактага күз төште, ә анда ак төс белән сырланган: «Мама, прости»… Шул елны аспирантурада укучы бер егет унбишенче каттан аска ташланып, үз-үзенә кул салганы искә төште, бу аның язуы иде… Акыллы, күпмедер үрләргә ирешкән егетне бу тормыш ние белән канәгатьләндермәгән?! Әллә ни уйлап тормый, исерек баштан, үз тормышын ике тиенгә дә санамый, мондый җавапсыз адымга баручыларны аңларга да була, андыйларның башы хәмер белән томалана, бер гөнаһ артыннан – икенчесе… Ә биредә икенче хәл бит…
Тормышның мәгънәсен күрми башласаң, сине беркем аңламый сыман тоелса, чишеп булмастай авырлыклар белән күзгә-күз очрашсаң, нишләргә?! Күпләрнең фикере бу вакытта бер чишелештә туплана: тормыштан китсәң, яхшырак булыр, бар авырлыклар да чишелер… Тик юк, күңелеңә бу уйны хәтта кертергә дә ярамый. Мондый вакытта кешене бары тик нәрсәгә дә булса ышаныч кына алып кала ала. Ышаныч… Соңгы чиккә җиткән вакытта, кешене дин, Аллаһы Тәгаләгә ышаныч, күңелдәге иман нуры гына саклап кала ала, бу минутларда бары диннән генә җавап алырга була, дин генә кешенең томаланган күзләрен ачарга сәләтле… Дин сүзе астында мин диннең бар таләпләрен дә тотып яшәүне күз алдында тотмыйм, чөнки күпчелек яшьләр әле бүген моңа әзер түгел. Иң мөһиме – күңелдәге нур, Аллаһка ышаныч, тормышта таяныр кыйблаң булу.
Мәрхүм әбиемнең (урыны җәннәттә булсын) сүзләре искә төшә: «Ачлыктан кибенгән, шешенгән вакытта да халык түзгән, сугыш елларында да күпме авырлыклар кичереп, мондый түбән адымга бармадык, Аллаһы Тәгаләгә ышанып, алда яхшырак буласына инанып яшәдек. Үз-үзенә кул салучы – иң гөнаһлы кеше, андыйларны элегрәк зиратка тиешенчә күммичә, авыл читенә алып чыгып җирләделәр», – дия иде ул. Бу мәсьәләгә белемле дин әһелләреннән дә җавап сорадым. Моны Иске Җөри авылыннан Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев болай аңлатты: «Ислам динендә үз-үзеңә кул салу иң зур гөнаһлардан санала. Аллаһы Тәгалә биргән гомер әманәт булып тора, шуңа аны бозучы Аллаһның ачуын ала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткәнчә, кеше ничек үзен үтерсә, гүрдә шундый ук газап кичәр».
Авыр хәл, сүз юк… Тормыштан шушы юл белән китү турында уйлаучы укучыларым булса, гафу итсеннәр мине, Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен үзегезгә. Яшьләргә шуны әйтәсе килә: бу хәлгә барып, сез үзегезне түгел, якыннарыгызны «үтерәсез», бу тормышны безгә Ходай бүләк иткән икән, аны тиешенчә яшик, тырышыйк, үзебезчә итик!
Язма башында телгә алынган Назыйрның каберен язын дуслар белән зиярат кылдык, яшь кабергә безгә кадәр дә килгәннәр, чәчәкләр байтак… Балкып торган егет шушы кара җир астында ятадыр, дип ышанып та булмый. Ә бит Назыйрның күңелендә дә Аллаһы Тәгаләгә ышаныч, иман нуры ныграк булса, ул бүген дә һаман безнең арада булып, үзенең шаян сүзләре белән күңелне күтәрер иде…
Рәфилә САЛИХОВА.
Үз теләгең белән гүргә,

Комментарии