- 09.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №5 (8 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Рәсми статистик мәгълүматларда шәхеснең җенси кагылсызлыгына каршы җинаятьләр дип аталучы явызлыкларның зур өлеше хокук саклау органнарына барып җитмичә билгесез булып кала. Ә кайберләре айлар, еллар узгач кына фаш ителеп, җәмгыятьтә киң яңгыраш таба. Бигрәк тә зарар күрүчеләр бала-чага, карт-коры булса, шаукым куптара.
ГАИЛӘ МАНЬЯГЫ
2 февральдә Татарстан Югары судында шундый эшләрнең берсенә нокта куелды. Ябык ишекләр артында узган утырышта 1995 елда туган кыз баланың соңгы 5 ел буена үги әтисе тарафыннан даими рәвештә көчләүгә дучар ителеп килүе, шулай ук аның 5 яшькә өлкәнрәк, ләкин балигъ булмаган апасын да шул ук ир заты җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итүе тикшерелде. Ләкин гаилә маньягы көтелмәгән җәза алды.
…Беренче никахтан 10 һәм 15 яшьлек кызлары булган Гүзәлия Әхмәдуллина Әлмәттә кәсеп итүче кыргыз эшмәкәре Муминжон Эрматов белән 2006 елда рәсми рәвештә гаилә корып җибәрә. Ул пәйда булгач, тормыш җайлана, чөнки матди мохтаҗлык бетә, хатын ирне күктән төшкән бәхет итеп кабул итә. Күп тә үтми гаилә башлыгы үз тәртипләрен урнаштырып тулы хуҗага әверелә, хатын һәм кызлар аның сүзеннән чыкмый торган хокуксыз җан ияләренә әйләнәләр. Әйтергә кирәк, гаиләне тәэмин итеп торучы Эрматовның чикләнмәгән хакимлек урнаштыруына күнә, буйсына хатын – кызларыннан да шуны ук таләп итә.
Иң беренче чиратта шушы күндәмлек нәтиҗәсе буларак, гаилә диктаторы чаманы белми башлый. Ул өйдәгеләрне әйбер урынына күрә. Тикшерү материалларына караганда, 2007 елда ук 11 яшьлек кече кызны җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итәргә керешә. Ошбу кыргыйлыкларны балага «тормышта шулай булырга тиеш», «бөтен кешеләр шулай эшли» кебек сүзләр белән «аңлата». Әлбәттә, кешегә әйтмәскә куша, өркетә, куркыта, яный. Шул рәвешле кызчык биш ел буена җенси колбикә булып кала, үги атаның хайвани теләген канәгатьләндерә.
Әни кеше кая караган, дигән нигезле сорау туа монда. Баласының даими рәвештә көчләнүен сизмәскә мөмкин түгел бит. Тикшерүчеләр кеше ышанмаслык нәтиҗә ясаган. Ана да, өлкәнрәк кыз да бу хакта белгәннәр, ашатып-эчертеп, киендереп торучы ир кешегә каршы әйтмәгәннәр. Ягъни педофилның изгелек, яхшылыклары өчен шулай түләгәннәр. 2011 елда, ниһаять, ошбу вәхшилек җәмәгатьчелек хозурына «саркып» чыгып кулга алынгач та, Эрматов җенси якынлык кызларның ризалыгы белән кылынды, дип белдерә. Алга таба ул башка төрлерәк «җырлый» башлый, билгеле.
Бу хакта кешегә әйтергә куркып һәм, әлбәттә, оялып йөргән баланың теленә ачкычны узган ел укытучылар таба. Инде 16 яшенә җиткән кыз барысын да сөйләп биргәч, педагоглар полициягә, тикшерү комитетына хәбәр итә. Җинаять эше М.Эрмитов кына түгел, Г.Әхмәдуллинага карата да кузгатыла. Тикшерүчеләр ничек исәпләп чыгарганнардыр, аларга карата 141 көчләү һәм җенси характердагы көчләү гамәлләре буенча гаепләү белдерелә.
Әлеге газапларга дучар ителү генә түгел, тикшерү органнары, полициядә, бигрәк тә судтагы чит-ят абый-апалар алдында оят хәлләр турында сөйләү, үги әтисе, әнисе өстеннән күрсәтмәләр бирү дә 16 яшьлек кызга гомерлек күңел җәрәхәте ясый. Шуңа күрә мәктәп психологы Э.Сәләхова гел аның янында. Ә әни кеше бар тырышлыгын М.Эрмитовны яклауга куя, тәҗрибәле адвокатлар яллый, аны акларга юнәлдерелгән күрсәтмәләр бирә һ.б. Моның өстенә зарар күрүче бала каушый, бутала, ә шаһитлар юк. Кыскасы, суд утырышлары кыенлык белән бара һәм озакка сузыла.
Хөкем ителүче пар ахырга кадәр гаебен танымады. Кыз баланың күрсәтмәләренә нигезләнеп, шаһитлар тарафыннан расланмаган эпизодларның күпчелеге дәлилләнмәгән дип табылды. Ләкин дәүләт гаепләүчесе Яна Подольская бала күрсәтмәләренә ышанмаска нигез юк дип исәпләп, Эрматовка – 18, Әхмәдуллинага 13 еллык колония сораган иде. Хөкемдар соңгысын бөтенләй аклап куйды. Ә М.Эрмитовка вак угрыларга бирелә торган җәза – 5 еллык төбәк-колония билгеләде. Әлеге җәза прокуратурада хуплау тапмады, әлбәттә. Ләкин РФ Югары судына мөрәҗәгать итү мәсьәләсе хәл ителмәгән әле. Хәер, хәзер Эрматов-Әхмәдуллина түгел, кызлар язмышы турында уйларга кирәк. Тикшерү һәм суд барышында 16 яшьлек кыз белән ана арасындагы мөнәсәбәтләр тәмам өзелде. Г.Әхмәдуллинаны ана хокукыннан мәхрүм итү, кызга опекун билгеләү зарурлыгы һ.б. мәшәкатьләр бар. Ләкин шундый тетрәнүләр кичергән баланың киләчәге өметсез түгел. Аны Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина үз канаты астына алды.
ҮГИ КЫЗЛАР КЫЗЫКТЫРА
Әлеге мисалга охшаш хәлләр биниһая күп. Статистика педофиллык очракларының өчтән икесе балаларның якыннары тарафыннан кылынуын күрсәтә. Әлеге кара исемлектә үги әтиләр һәм никахларын рәсмиләштермичә яшәүче «граҗданлык» ирләре күпчелекне тәшкил итә.
Түбән Камада яшәүче 31 яшьлек М.Мәхмүтовка карата җинаять эше 14 яше тулмаган балалар белән җенси мөнәсәбәткә кергән һәм бозыклык гамәлләре кылган өчен ике маддә буенча кузгатылды. Тикшерү материалларына караганда, ул ике ел элек 1998 елгы кызы булган ханым белән яши башлый һәм 13 яшендәге үги кызны даими рәвештә җенси мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр итеп килә. Бу бичара бала да, Әлмәттәге кебек, озак вакыт кешегә әйтергә кыймый йөри. Бары тик узган көздә генә үги әти кыланышлары турында бер егеткә сөйли, анысы шомлы хәбәрне үзенең әнисенә җиткерә һәм, ниһаять, бу хәл турында кызның әнисенә дә ирештерәләр.
Ханым иренә «допрос» оештыра, ләкин тегесе «бала-чага уйлап чыгарган» гаепне кире кагып, хатынын тынычландыра. Ни хикмәт, әни кеше төпченеп торуны кирәк тапмый. Чүпне өйдән чыгарасы, ахыр чиктә фатирлы, акчалы ирдән колак кагасы килмәгән дигән нәтиҗә ясарга гына кала. Ләкин тавыш барыбер күтәрелә. Кыз бу хакта үз әтисенә һәм әбисенә сөйли. Алар битарафлык күрсәтмичә, тиешле органнарга мөрәҗәгать итә.
Полиция М.Мәхмүтовны шул ук көнне тоткарлый. Тикшерү комитетының Түбән Кама бүлеге тикшерүчесе үтенече буенча суд аны сак астына ябарга карар кыла. Бу болай да куркытып мескен хәлгә төшерелгән зарар күрүчегә басым ясалмасын өчен эшләнә. Тикшерү барышында М.Мәхмүтов гаебен өлешчә генә таный. Ләкин экспертиза тикшеренүләре нәтиҗәләре һәм башка дәлилләр аның гаебен тулысынча раслый. Шуңа күрә җинаять эше суд карамагына җибәрелә.
Әлеге очракларда үги, димәк, чит кеше кызына нәфесе төшкән хайвани затлар кыргыйлыгы белән беррәттән үз баласы сәламәтлеге, намусы һәм язмышына карата битарафлык күрсәткән хатыннарның җинаятьчел ваемсызлыгы да тетрәндерми калмый.
Шул ук калада яшәүче 30 яшендәге Л.Красков педофиллык турындагы хәтәр маддә кысаларына исереклек аркасында эләгә дисәк тә була. Юкса, үзен бер дә начар яктан күрсәткән егет түгел ул. Ипотека буенча биш ел элек алынган өч бүлмәле фатирда 1998 елгы малае, 2000 елда туган кызы белән матур гына яшәп яталар. Ләкин узган ел ноябрь азагында күрше-күләнне хәйран итәрлек вакыйга була.
Барысына да хәмерле мәҗлес гаепле кебек. Ул кичтә алар иң кече балаларының туган көнен «юалар». Хуҗа кеше артыгын кыланып ташлый булса кирәк, аракы дигәнең аның аңлау, фикерләү сәләтен дә юып, агызып алып китә, ахры. Шул сәбәпле ул 13 яшьлек үги кызны йокы бүлмәсенә алып кереп, тикшерү документларында «җенси характердагы көчләү гамәлләре» дигән бәя алган начарлык кылып ташлый. Ни хикмәт, бу кадәресен шул бүлмәдә үк йоклап яткан әни кеше сизми. Кызчык каршылык күрсәтә башлап, үги ата аңа берничә тапкыр суккалап алу сәбәпле чыр-чу күтәрелгәч кенә уянып китә ул. Һәм эшнең нидә икәнен аңлап алып, шунда ук полиция чакырта.
Бу юлы да зарар күрүче буларак 13 яшьлек бала чыгыш ясый. «13»лене тикмәгә генә хәерсез сан дип йөртмиләр микән әллә? Хәер, тәкатьсезләр 7 яшьлек сабыйны да, 67 яшьтәге әбине дә аямыйлар.
ГАЗАПЛЫ ВАФАТ ӨЧЕН АРЗАНЛЫ ҮЛЕМ
18 гыйнварда Балтач район суды шул яклардагы Югары Ушма авылында яшәүче өч егетне хөкем итте. Әйтергә кирәк, ошбу хөрәсәннәр җиңел котылды кебек. Җинаять эшенең асылын ачып биргәч, укучы да безнең белән килешми калмас.
2011 елның 14 август иртәсендә социаль хезмәткәр Е.Макашева үз тәрбиясендәге 67 яшьлек ялгыз һәм шизофрения дигән психик авыру белән чирле карчык йортында коточкыч күренешкә тап була. Ярым ялангач килеш урында ятучы әби йөзен каплаган ике мендәрне читкә этәргәч, аның җансыз икәнлеге күренә. Шомлы хәбәр авылда сәгате-минуты белән таралып өлгерә. Мәрхүмәне көчләп һәм буып үтергәннәр дигән имеш-мимеш йөри башлый.
Чыннан да, экспертиза карчыкның көчләнүен һәм сулыш юлларын томалау сәбәпле җан бирүен раслый. Хәер, моның шулай икәне, кем әйтмешли, сукыр күзгә дә күренә. Бары тик ошбу явызлыкка барган бәндәләр генә ике көн билгесез була. Әмма өченче көнне алар инде гаепләрен танып күрсәтмәләр бирә башлый. Җинаять урынында калдырылган дәлилләр боргаланыр мөмкинлек бирми. Чөнки сәрхушләр кыргыйлык кылганда эзләр калдырмау, башка саклык чаралары турында уйламаган. Аннан соң бу төр җинаятьтән соң «ДНК-анализ» дигән тикшеренү икеләнергә урын калдырмаслык нәтиҗәләр барыбер бирә.
Мәетне беренче булып күреп тетрәнгән социаль хезмәткәргә ике көннән соң бөтенләй аяктан егарлык хәбәр килеп ирешә – көчләүче өч бәндәнең берсе аның 22 яшьлек улы Игорь икән. Алексей Чернов һәм Евгений Гришкин дигәннәре дә аның яшьтәшләре, шушы удмурт авылы егетләре. Төнге сәгать 1ләр тирәсендә клубтан кайтып барышлый исерек баштан туа аларда әлеге ният. Берсе тәкъдим итә, икенчеләре ризалашалар да авыру карчык йортына юнәләләр. Кеше белән аралашмыйча, көндез дә бикләнеп утыра торган карчык өенә керү зур хезмәт сорамый. Ишек эчтән синтетик җеп белән генә тарттырып бәйләнгән була, ул зажигалка ялкыны тиюгә эреп өзелеп китә.
Өч әзмәвернең кыланышларын күз алдына китерүе дә кыен. Карчыкны чиратлап көчләгәннән соң Е.Грешкин аның өстенә мендәрләр ыргыта. Тәмам хәлсезләнгән әбинең кычкыруларын күршеләр ишетмәсен дип тырыша. Тикшерү аның бу гамәлен саксызлык күрсәтү аркасында үтерү дип бәяли, чөнки әби тыны бетеп үлгән. Шәхсән миңа адәм баласын өстендәге мендәрне алып ташлый алмаслык хәлгә җиткергән адәм актыкларына бирелгән җәза гаҗәпкә калдырды. Төркем белән көчләүдә катнашу һәм кеше үтерүдә гаепле дип табылган Грешкин 4,5 еллык гомуми режимдагы колония алды. Бер генә маддә буенча гаепләнгән Чернов 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
И.Манашевка аерым тукталырга кирәк. Югары Ушмадагы җинаять өчен ябып куйгач, аның өч көн элек Казанда бер егеткә һөҗүм итеп 2800 сум акчасы, телефоны булган сумкасын талап алганлыгы ачыклана. Полиция аны тиз эләктерә. Балтачта тикшерү эшләре барган чорда Казанның Мәскәү район суды кеше талаучыга 1,5 ел гомуми режимдагы колония билгели. Балтач хөкемдары бу срокка нибары 3 ел өстәп, барлыгы 4,5 еллык колония бирү белән чикләнде. Бичара карчык гомере һәм аның газаплы вафаты өчен бик арзан түләнде дигән фикер тумый калмый.
Хәер, азгын егетләргә әлеге срок та тәмугка тиң булачак. «Зона»дагылар мондый явызлык белән эләгүчеләрне күралмый, чөнки шушындый кабахәтлекне үз әниләренә карата да кылырга сәләтлеләр дип исәплиләр. Ә ана алар өчен изге җан. Педофиллар һәм гомумән көчләгән өчен хөкем ителүчеләр төрмә законнары буенча иң түбән кешеләр санала.
Наил ВАХИТОВ.
Әлмәт–Түбән Кама–Азнакай.

Комментарии