- 09.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №44 (7 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Яшьтән үк җинаятьчелек юлына баскан балалар гаять күп. Гадәттә, мәктәп яшендә үк хөкемгә тартылучыларга карата суд мәрхәмәтле карар чыгара, ягъни аларның төзәлүенә өмет баглана. Кызганычка, акламый алар ошбу ышанычны.
ТУКРАН ТӘҮБӘСЕ
Әлмәттә яшәүче Р. Нәбиуллин шимбә көнне иртә белән телефонын таба алмый һәм, кичен эштән кайтышлый таксида калдырдым, дип фаразлап, кайтарып бирерләр, дип уйлый. Телефоны «йозакта» булгач, «мобиль кушымта» аша алып була торган 147 мең сум акчасы өчен дә борчылмый. Ләкин 12 мең сумга яңа аппарат сатып алырга туры килә аңа. Тиздән «Девон-Кредит» банкыннан «хәзинәсендә» нибары 27990 сум акча калуы турында СМС хәбәр килеп төшә.
Счеттагы акча эзсез югалмый. Бу юлы җепнең очы Әмир дигән (балигъ булмаган затларның исемнәре үзгәртелә) 16 яшьлек малайга барып тоташа. Полиция хезмәткәрләре үзләренә яхшы таныш каракны тоткарлап, эчке эшләр бүлегенә әнисе белән бергә китерәләр. Гөлсинә ханым улы урлап, 2-3 көн эчендә туздырганнан калган 48 мең сумны чыгарып сала, җитмәгәнен кайтарып бирергә вәгъдә итә. Малай барысын да эчкерсез сөйли.
Бактың исә, Рөстәм телефонын «Дуслар янында» дигән сыраханәдә онытып чыккан икән. Ошбу эчү оешмасында еш була торган Әмир аны кесәсенә шудырып табан ялтырата. Замана баласы парольне таба, «мобиль приложение»дәге байлыкны үзенең Саклык банкындагы счетына күчерергә керешә. Бусы барып чыкмагач, телефоны балансына сала, аннан теге счетка озата, телефон бәясен дә кушкач, 121 мең сум зыян китерә.
Беренче тәүбәсе генә булмый бу малайның, ә бәлки, 18нче майда булган әлеге очрак аның угрылыклары буенча кузгатылган җинаять эшендә алтынчы «сәхифә» буларак урын ала. Боларга зарар күрүчеләр соравы буенча судта туктатылган тагын бер җинаять эшен дә өстәргә кирәк әле.
Иң әүвәл, күрше йортта яшәүче берәүнең ВАЗ 2114 машинасын алып китеп тотыла ул. Ерак китә алмый, «Жигули» сүнгәч, аны шул тирәдәге малай-шалай этеп кабызмакчы була, бу хәлне күргән хуҗа һәм полиция хезмәткәрләре як-якка сибелешкән малайларның эзенә тиз төшә. Дәүләтшин аларга ошбу машинаны Самарадагы абыйсы 50 мең сумга алып биргән «тачка» дигән була. Нәтиҗәдә аңа каршы «машина куу» дигән маддә нигезендә эш кузгатыла.
Аннан соң тәрәзә ватып «Пирамида» дигән кафедан 15 ярты сыра, 8 шешә «Кока Кола» кебек эчемлекләр күтәреп, күз уңаена эләккән 2500 сумлык электрошокерны эләктереп чыга ул. Видеокүзәтү җайланмаларын сүндереп, бик сак кыланса да, анда сурәтен калдырмыйча булдыра алмый. Тикшерүчеләргә, кинофильмнарда күргәнчә эш иттем, дип сөйли. Ишеген каерып «Находка» кибетенә кергәч тә, танытмас өчен, якаларын күтәрүен, эз калдырмаска дип кулына перчатка түгел, ә ак оекбаш киюен дә ниндидер фильмдагыча кыландым дип аңлата. Әмма саклык чараларының файдасы тими, сигнализация куелган сәүдә ноктасы ишеге төбенә ведомстводан тыш сак хезмәте машинасы килеп туктый. Җилләтү торбасыннан чыгып сыза алмаган угры сәүдә залында яшеренгән җирендә тотыла. Пакетына 22 каб «Винстон» тәмәкесе һәм 10 кабызгыч (зажигалка) салырга өлгергән була Әмир.
К. Русаков Яңа елны каршылаган бәйрәм аркасында шактый вакыт өйдә булмый. 4нче гыйнварда кайткач исә ишекләре ачык икәнен күрә һәм фатирдан 46300 сумлык әйбер югалуын исәпләп чыгара. Соңрак әйтүенә караганда, Әмир беренче каттагы фатирга 30нчы декабрьдә үзе кебекләр рәтендәге дусты белән тәрәзәдән кереп, ишектән чыга, ләкин бу юлы бернәрсә дә алмыйлар. Икенчесендә үзе генә килеп, зур телевизор һәм блендер алып чыга, соңгысын чүплеккә ташлый, ә телевизорны интернет аша 15 меңгә сатып җибәрә. Тиздән бу кеше акчасыз да, телевизорсыз да кала, чөнки урланган әйберне полиция хуҗасына кайтара. Әмир шушы ике әйберне урлавын гына таный, башкаларын озак вакыт ишек-тәрәзәсе ачык торган фатирдан бүтән кешеләр ташыган дип фаразлый хуҗа.
Полиция шушы угрылыкны ачу өстендә эшләгән арада йөгәнсез малай компьютер клубында уйнап утырган яшүсмернең биштәрен чәлдерә. Видеокүзәтү язмасында урлаучы яхшы күренә, әмма клуб хезмәткәрләре аның кем икәнен әйтә алмый, аның каравы ПДН хезмәткәрләренә танулы була ул.
Алты эпизодлы җинаять эшен тикшерү комитетының Әлмәт бүлегенең өлкән тикшерүчесе Раил Зарипов шәһәр суды карамагына бирә. Яңа 17 яшен тутырган үсмер 3 еллык шартлы хөкем белән котыла. Чөнки күпчелек матди зыян кайтарыла, яшь карак тәүбә итүен белдереп тора. Соңгысы рәсми телдә чын күңелдән үкенү дип атала.
Тиздән ошбу егет күңелендә башка төрле уйлар булуы беленә. Чөнки аның яңа бурлыклары фаш ителә башлый, ягъни телевизор урлавы, зур күләмдә карбызлар чәлдерүе һәм башка шундый гамәлләре ачыла. Димәк ки, өлкән тикшерүче Р. Р. Зарипов белән тагын очрашырга туры килә аңа. Бу хилафлыклар 17 яшьлек егетне ябып куеп кына туктатып була дигәнне белдерә.
Әмир алты балалы гаиләдә бишенче булып туа. Аңа 3 яшь вакытта әти-әнисе аерылыша, берничә елдан әтисе үлеп китә. Укуының рәте-чираты булмый, тәртипсез малай Әлмәттә мәктәптән мәктәпкә күчеп йөри, ике ел буе Казандагы тәрбиягә бирелмәүче балалар мәктәбендә укып кайта. Хәзер кичке мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы санала, чынлыкта, тырай тибеп йөри.
Кечкенәдән психиатрия буенча исәптә тора ул, ләкин акыл ягыннан зәгыйфь булганга түгел, тәртибе, үз-үзен тотышы, гадиләштереп әйткәндә, йөгәнсез-тотнаксызлыгы аркасында. Әлбәттә, бусы да рухи яктан кимчелекле икәнне күрсәтә. Шушы эшләрне тикшерү барышында психолог, психиатрлар үткәргән экспертиза белешмәсендә аның тумыштан нерв системасы какшаган булу, әтисенең эпилепсия чиреннән интегүе, күп балалы гаиләдә үскән малайга тиешле игътибар җитмәү һәм башка сәбәпләр күрсәтелә. Әмма ул үз гамәлләрен аңлап бетермәслек хәлдә түгел дип белдерелә.
ҮЗЕ ЮКНЫҢ КҮЗЕ ЮК
Авыл җирләрендә хуҗалары башлыча җәй айларында гына яши торган йортлар күп хәзер. Малай-шалай шундый өйләрне еш баса.
Әлмәттә яшәүче Зимфира Азнакай районының Күктәкә авылындагы төп нигезенә кайткач, өйалды пәрдәсе алынган, өй ишегенең келәсе каерылганын күрә, бүлмәләрдәге тәртипсезлек исә монда кемнәрдер керүен белдерә. Ләкин алар шкафларны актарып, хәтта идән астын ачса да урланган әйберләр ачыкланмый, шуңа күрә тавыш чыгарып торуның да кирәге булмый. Чөнки моңа бала-чага шуклыгы дигән бәя бирелә.
Өйне җыештырып, бер кич кунганнан соң, келәне беркетеп, ишекләрне бикләгәч хатын-кыз Әлмәткә китеп бара. Бер атнадан кире кайтса, тагын шундый ук күренешкә тап була. Ләкин бу юлы аннан электр чәйнеге, музыка колонкасы гына түгел, хатын-кызларның косметик әйберләре белән кайчыга кадәр юкка чыгуы мәгълүм була. Караклар көзгегә иннек белән «лох» дигән сүзне дә сырлап куйган була хәтта. Ошбу яңалыкны күршесе Илүсә ханымга да җиткерә ул. Бу хатын да веранда тәрәзәсенең какшавын күрә, димәк ки, кемнеңдер эчкә керү мөмкинлеген чамалый, ләкин полиция килгәнче өенә узмый тора.
Полиция хезмәткәрләренә әлеге ике йортны гына түгел, шулай ук Әлмәттә көн күрүче Р. Зарипов өен дә карарга туры килә. Иң зур югалтуга шушы ир-ат дучар булуы ачыклана. Чөнки аннан стена сәгате, мультиварка, шөреп боргыч, алты кешелек чәй сервизы, хәтта ир кешенең кырыну кирәк-яраклары урлана. Илүсә ханым исә 24 данә кашык, чәнечке, пычак салынган тартма һәм изолента белән офис каптырмалары югалу турында белдерә.
Авылда моның ише «шуклыкларны» яшереп булмый. Шуңа күрә бурларның кем икәнлеге полиция килгәнче үк ачыклана. Урланган әйберләр хуҗаларына кайтарылгач, аларның берсе тикшерү уздырып мәшәкатьләнмәскә, малайларны җавапка тартып тормаска, дигән тәкъдим дә ясый. Ләкин эш өч түгел, алты җинаятьчел гамәл буенча кузгатыла, чөнки яшь каракларның һәр йортка икешәр тапкыр керүләре ачыклана.
Күршедәге Тымытык урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары К. Вәлиев һәм Н. Щукин алдан бу ике хатын-кызның өен тикшерә, әмма аннан буш кул белән, ә Р. Зарипов өеннән күтәренеп чыгалар. Икенче юлы Вәлиев Тымытыктан килгән 13 яшьлек кунак «егет» белән, Щукиннан башка гына кәсеп итә. Ягъни өч йортны да яңадан йөреп чыгалар, угрыларны урамда 11 яшьлек тагын берәү көтеп тора әле. Аның әйтүенә караганда, кул астына эләккән әйберләр тутырылган пакет 13 яшьлек малайда була. Яше җитмәү сәбәпле ул гаеплеләр исемлегеннән төшереп калдырыла. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов К. Вәлиевка – 6, Н. Щукинга 3 җинаятьтә рәсми гаепләү белдереп, эшне судка җибәрә. Тәртипсез малайларның берсе – ун, икенчесе сигез айга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителә.
Әлбәттә, инсафлы балалар мондый бурлыкка бармый. Ошбу ике малай дәрестә музыка тыңлап, мәктәптә башка төрле мәнсезлекләр кылырга сәләтлеләр рәтеннән. Гаиләләренә килсәк, Вәлиев әтисе һәм үги әнисе белән җитеш тормышта яши. Ата кеше әйтүенә караганда, үз анасы белән малай сигез айлык вакытыннан бирле аралашмый икән. Щукинның биологик әнисе рәсми рәвештә хәбәрсез югалган санала. Күктәкәдә өч яшьлек чагында аны балалар йортыннан алган тәртипле татар гаиләсендә тәрбияләнә.
Күктәкә малайлары урлашуларының максаты, ягъни урлаган әйберләрне, әйтик, мультиварка, чәйнек, кашыкларны кая куярга җыенуларын да әйтеп бирә алмыйлар. Ә менә Тәтештә кәсеп иткән ике яшүсмер урланган малны акчага әйләндерү җаен тапканнар. Алар да хуҗалары сирәк күренә торган йортларны басу белән шөгыльләнгән.
Казанда яшәүче К. Борисов Тәтештәге йортына керүләре турында хәбәрләр килү белән кайтып төшә һәм ватык тәрәзә, каерылган ишекләрне күрә. Ләкин өйдә әйберләр күп булса да, бурлар музыка колонкаларын гына алган булып чыга. Гариза язарга баргач та полиция хезмәткәрләре аңа ике яшүсмердән шикләнүләрен әйтә. Бу инде караклар тотылган дигәнне белдерә. Күп тә үтми аңа 1750 сумлык урланган малны кайтарып та бирәләр.
Җирле техникум һәм район үзәгендәге мәктәпнең 9нчы сыйныфында укучы Р. Сабиров һәм Д. Никитинның тагын шундый ук ике йортны басуы да мәгълүм була. Семеновлар өенә ике тапкыр керәләр, беренчесендә ишегалдындагы тимер-томырны һәм өйдән балта, чүкеч, лом, ачкыч кебек эш коралларын җыеп, ә икенчесендә кухнядагы газ плитәсен алып чыгалар. Ошбу әйберләрне кабул итү пунктына тапшырып, әйтүләренә караганда, 800 сум акча эшлиләр, ә китерелгән зыян 2400 сум дип табыла. Кузнецовлар йортыннан иске телевизор, электр плитәсе, сәгать, мамык шәл һәм тимер аяклы урындыклар, табалар һәм башка металл әйберләр урлана. Гомуми матди зыян 4880 сум дип табыла.
Быел кыш, әлеге җинаять эшләрен тикшерү барган чорда, Тәтештә күпфатирлы йортта яшәүче А. Мироновның шул тирәдәге сараен басалар һәм 6 данә эш коралы алып чыгалар. Полициядә моны итәкләренә ут капкан Сабиров белән Никитин эше дип уйламыйлар, күрәсең. Аларның ялгышын төзәтергә А. Миронов ярдәм итә.
Алдан «Вконтакте» социаль челтәре кушымтасындагы «Барахолка в Тетюшах» төркемендәге яңалыклардан «Болгарка» пычкысы сатылу турында белә дә чит кеше телефоныннан тегеләргә сатып алырга теләге булуын әйтә, бәясен белешә һәм фотосын җибәрергә куша. Килгән сурәтләр буенча ул үзенең дүрт эш коралын танып ала. Алыш-биреш ясау өчен Тәтешнең икенче почмагындагы йорт яны билгеләнә. Әлбәттә, угрыларны «сатып алучы» гына түгел, оперативниклар да көтә. Нәтиҗәдә алардан шунда ук ике урланган эш коралы алына. Сабиров өендә тагын икәү табыла. Шул рәвешле җинаять эшендә тагын бер эпизод пәйда була.
Тикшерү комитетының тикшерүче-криминалисты Айрат Мөхәммәдуллин малайларның һәрберсенә бишәр җинаять кылуда гаепләү белдерә. Тәтеш район суды алдан икесе дә 2 ел да 2 ай тәрбия колониясендә тотылырга тиеш дип таба, әмма яшь булуларын исәпкә алып, аларны махсус тәрбия-укыту оешмасына озатырга карар кыла. Тәтеш малайларына үзләре кебек үк мәктәп эскәмиясеннән мәхкәмә эскәмиясенә утырган яшь җинаятьчеләр арасында балигъ булганчы яшәргә туры киләчәк.
Наил ВАХИТОВ,
Әлмәт, Азнакай, Тәтеш районнары

Комментарии