ТӨНГЕ ҺӨҖҮМ

ТӨНГЕ ҺӨҖҮМ

Узган елның 3нче декабрендә Балтачта яшәүче 1945нче елгы Илдар Нигъмәтҗанов бертуган энесе Илдус йортында кич утырып, шул ук урамдагы йортына сәгать төнге 11нче киткәч кенә кайта. Ишегалдына уза, йозакка бикләнгән өйалды ишеген ачып эчкә керә. Ләкин күп тә үтми, яңадан чыгып, мунча артындагы бакча ягына барып килә. Вакыт соң булса да, түр бүлмәдәге телевизорны кабыза. Кунактан сыйланып кайтканга, кухнядагы утны да яндырып тормый.

Ялгызы яшәүче өлкән яшьтәге ир-ат үзенең йорты аръягына яшеренгән бер бәндәнең көтеп алуын сизенми. Һәм ул 2-3 минутка чыгып кергән арада, ошбу явызның шыпырт кына эчкә үтеп, аш-су бүлмәсендәге газ казаны артына качуын да белми. Телевизор карап утырганда анда кыштырдаган тавышлар ишеткәч тә, күселәр йөри дип уйлый әле. Кимерүче җанварларга бер-бер хәл кылу нияте белән, кулына фонарь тотып, шунда юнәлә һәм, яктыртып җибәрүгә, каршында йөзен курткасы башлыгы белән каплаган теге кешене күреп алып сискәнә, син кем, ни кирәк, дип кычкырып җибәрә.

Илдар ага аның кем икәнен ике көннән соң, 5нче декабрьдә генә белә, ә максаты шунда ук ачыклана. Чөнки чакырылмаган кунак бер кулы белән хуҗаның муеныннан урап алып кыса, икенчесендәге пычакны аның чыраена китерә. Көчләр өстенлеге инвалид абзый ягында булмый. Икәүләшеп идәнгә егылгач та, һөҗүм итүче өстә кала, әмма пычагын ычкындыра. Көтмәгәндә аны аста яткан агай эләктерә. Теге адәм куркыныч әйберне тартып алганда үз ботына кадап ала, бармакларын кисеп бетерә, зәһәрләнеп китеп, хуҗа кешенең баш-күз тирәсенә сугарга керешә.

Ярый әле, эш салкын коралны куллануга кадәр барып җитми. Талаучы соңрак, И.Нигъмәтҗановны җәрәхәтләү уе булмады, дияр. Чыннан да шулайдыр, мөгаен. Ләкин әлеге көрәшнең кан коюсыз гына тәмамлану сәбәбен, иң әүвәл, зарар күрүченең малны түгел, җанын сакларга тырышуыннан күрергә кирәктер. Болай да котырынган ерткычны ярсытырга ярамый мондый чакта. Илдар абзый тегенең таләпләрен карышусыз үтәргә, аңа актык акчасын биреп чыгарырга була. Идәннән өстерәп торгызып, җилтерәтеп, залга алып кергәч тә, күндәм рәвештә, тартмадагы тегәр җеп белән бәйләнгән иллелекләрне алып кулына тоттыра бандитның. Анысы агайның «намуссызлыгын» сизеп ала, ягъни акчаны «кысып» калуын күрә һәм актыгын да таләп итеп ала. Ни хикмәт, пенсионер кеше, ипилек кенә калдыр, дигәч, берничә данә кәгазь акчаны (250 сум) диванда утырган Илдар абыйга ыргыта.

Исән-сау котылуына шөкер иткән хуҗа аның капкадан чыгып уң якка таба чапканын карап кала. Кем икәнен тану гына түгел, төсмерләп, тышкы кыяфәтен дә рәтләп исендә калдыра алмый. Аннан соң абзый, бу хакта полициягә җиткереп, эшне зурга җибәрү турында уйламаган кебек. Чөнки теге бәндә чыгып киткәч, битендәге яраларны юып бәйли дә, беркемгә хәбәр итмичә, өендә кала. Бары тик икенче көнне иртә белән энесе Илдусның эш урыны – ветеринария станциясенә килә. Маңгае бәйләнгән, сул күз төбе күгәреп-шешеп чыккан абыйсыннан ни булганын белешкәч, Илдус полициягә хәбәр итә.

Оператив-эзләү төркеме шунда ук килеп җитеп эшкә керешә. Бармак-кул эзләре күчереп алына, кан таплары кырып җыела, боларга өстәп, кухняда төшереп калдырылган чит фатир ачкычлары һәм һөҗүм итүче белән идәндә әүмәкләшкәндә абзый суыткыч артына шудырып өлгергән зур пычак табыла. Гадәттә, басуда чөгендер сабагын чапкыч итеп файдаланыла торган кулдан ясалган әлеге хәтәр эш коралын Илдар, кырда табып кайтып, өй артындагы тактага кадап куйган була. Тик явыз аны аш бүлмәсендә ялгыш төшереп җибәрә, караңгыда таба алмый. Ул арада, тавышны ишетеп, абзый килеп керә. Үзе белән алып килгән икенче кечерәк пычакны тотып кәсеп итәргә туры килә аңа.

Әйтергә кирәк, җинаять урынында алынган дәлилләр район эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Илһам Ибраһимовка, явызлыкны кем кылганы ачыклангач, аның гаебен исбатлау өчен генә кирәк була. Әйтик, кухняда табылган ачкычлар аның фатирыннан икәне беленә. Полиция оперативниклары исә ошбу хөрәсәнне экспертизалар нәтиҗәләре алынганчы ук бик тиз эләктерә. Чынлыкта, бердәнбер шаһит күрсәтмәләре буенча «исәпләп» чыгаралар угрыны. Эш шунда ки, төн уртасы якынлашканда, күршеләрнең берсе И.Нигъмәтҗанов капкасыннан чыгып йөгергән кешене күреп кала. Күреп кенә түгел, баганалардагы ут яктысында аның зәңгәр чалбарын, кара курткасын, колакчынлы соры бүреген дә исендә калдыра, уртача буйлы, ябык гәүдәле яшь егет икәнен шәйләп өлгерә. Бары тик аның күршедәге Рауза апа оныгы икәнен генә тәгаен танымый. 4нче декабрь кичендә үк Норма авылындагы башлангыч һөнәр лицеенда укучы 18 яшьлек Салават Сабирҗанов күрсәтмәләр бирә башлый.

Ошбу егеткә тикмәгә генә шик төшми, әлбәттә. Еш кына исерек килеш полициягә эләккән өчен, аны наркология кабинетындагы эчкечеләр исемлегенә кертәләр. Кибеттән бер шешә аракы урлап тотылгач һәм башка мәнсезлекләр кылганга күрә, полициянең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциясендә махсус исәптә дә торган. Үз хезмәтләре белән көн күрүче ата-анасын да санлап бетерми. Соңрак үткәрелгән суд-психиатрия экспертизасының 18 яшьлек егетне 2нче дәрәҗәдәге эчкече дип табуы да аның юньле бала булмавын раслый. Гомумән, рәтле кеше күрешеп, сөйләшеп йөргән агайга пычак тотып ташланмый инде.

Пычак дигәннән, аны иптәше йортыннан чәлдерә Салават: 3нче декабрь кичендә аларның фатир ишеге йозагын алыштырганда файдаланган эш коралын яшертен генә кесәсенә тыгып китә. «Эшен» бетергәч, яңадан дусты йорты янына илтеп ташлый. Ләкин җинаять коралындагы кан калдыклары аның ярдәмендә зарар күрүчегә җәрәхәтләр ясалуын расламый.

Дөрес, И.Нигъмәтҗановның маңгаендагы яраны теккән табиб аның үткен-очлы әйбер белән киселү нәтиҗәсе булу ихтималын кире какмый. Ләкин экспертиза җәрәхәтне тупас каты әйбер, әйтик, йодрык белән сугу галәмәте дип таба. Шул рәвешле, пычак – куркыту-өркетү чарасы гына булып кала. Юкса, С.Сабирҗановның хәлләре бөтенләй хөрти булыр иде. Илһам Ибраһимов җинаять эшен болай да Кодексның 162нче маддәсенең кырыс 3нче өлеше буенча, торакка үтеп кереп, аеруча куркыныч ысул белән һөҗүм итеп талаган өчен кузгата. Ике көннән суд аны сак астына ябарга карар кыла.

Сабирҗанов пенсионер картның 7 мең сум акчасын талап чыга. Икенче көнне дустына бер мең сумлык бурычын кайтара, 200 сумны үз кирәгенә файдалана, ә калганының рәхәтен күрергә өлгерми. 5800 сумны оперативниклар аның аяк киеме эченнән ала. Зарар күрүчеләргә китерелгән матди зыянны уңмаган малайның әти-әнисе түли.

Мәхкәмә утырышында Сабирҗанов гаебен тануын, тәүбә итүен белдерә. Мәрхәмәтле зыян күрүче дә «яшь малайны харап итмәскә иде» дип үтенеп тора, хөкем итүченең уку һәм яшәү урыннарыннан бирелгән уңай бәяләмәләр һәм җәзаны җиңеләйтергә мөмкинлек бирүче башка шартлар суд карарына йогынты ясамый калмый. РФ Җинаять кануннары җыелмасында мондый һөҗүмле талау өчен 7дән 12 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралса да, хөкемдар 18 яшьлек егеткә 4 еллык колония билгели. Ягъни законда күрсәтелгән иң аз сроктан да түбәнне бирә, бары тик аерым очракларда гына һәм бик сирәк кулланыла торган хокукыннан файдалана ул.

Наил ВАХИТОВ.

Балтач.

ТӨНГЕ ҺӨҖҮМ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии