- 10.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №31 (10 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
«Аяусызны яклау файдасыз» дигән язманың («БГ» 30 март 2011 ел) «Бәхәсле хөкем» дигән өлешендә без Менделеев каласында урнашкан төзәтү колониясендә (ИК-10) утыручы рецидивистка карата хөкем чыгарганда аеруча сирәк кулланыла торган ташлама ясалуы турында сөйләгән һәм ризасызлык белдергән идек. Үтерү, көчләүләр өчен үз гомерендә 19 еллык срок җыйган М. Коршуновка «зона»да кылган явызлыгы өчен 3 мең сум штраф салыну Менделеев районы прокуратурасында канәгатьсезлек тудыра һәм Җәмәгать судының ошбу карарына район судына шикаять белдерелә. Ләкин федераль судья да төзәтү колониясендә төзәлү турында уйлап та карамыйча үз «тәртип»ләрен урнаштырырга азапланучы һәм шул максатта икенче бер тоткынны рәхимсез рәвештә кыйнап имгәткән бәндәгә җинаять кодексында күрсәтелгән иң түбән җәзадан да түбән хөкем чыгаруны законлы һәм максатка ярашлы дип таба. Ягъни прокуратура дәгъвасе канәгатьләндерелмичә ташламалы хөкем үз көчендә калдырыла.
Колониядә эшләмичә ятучы мәхбүскә акчалата штраф салу, чынлыкта, аны җәзасыз калдыруга тиң, димәк ки, яңа «батырлык»ларга өндәү, дип без дә ошбу төбәк хөкемдарларын өнәмәдек һәм инде хаклык, гаделлекне Татарстан югары судында эзләргә керешкән прокуратурага теләктәшлек күрсәттек. Дөресен генә әйткәндә, гаепләү ягы фикеренең Казанда өстен чыгуына да өмет аз иде. Чөнки түбәндәге судлар карарларын юкка чыгару сирәк була торган хәл. Бер карасаң, Менделеев судьясы биргән җәза да законлы кебек. Әйтик, Коршунов 9 ай буе тикшерү эшләренә комачаулык итүенә карамастан, ахыр чиктә, гаебен таныган, «тәрбия»сендә балигъ булмаган баласы бар һ.б. Колониядә түшәмгә төкереп ятучы атадан бичара балага ни файда икәнен Менделеев судьялары белә, күрәсең…
Ләкин безнең икеләнүебез урынсыз булып чыкты. Татарстан Югары суды бу райондагы коллегалары рецидивистка карата чамасыз, ягъни законсыз мәрхәмәтлелек күрсәткәннәр, дип исәпләп, җинаять эшен яңадан карау өчен кире кайтара. Өстән бармак янагач, ташламалы хөкемне ташламыйча булмый. Шул рәвешле, 3 меңлек штраф урынына, бер ел да бер айлык колония бирелә, дөресрәге, алдан җыелган срокларга өстәлә. Шулай итеп, озак кына тарткалашканнан соң, гаделлек өстен чыкты, дияргә мөмкин.
ПЕДОФИЛ ИРЕККӘ ЧЫКТЫ
Менделеев районыннан хәзерләнгән икенче язмада сөйләнгән очракта да шулай булыр кебек иде. Ләкин бездә югарырак суд юкка чыгарган хөкемне дә үзгәрешсез калдырырга мөмкин икән. Әлеге район суды шәхескә каршы кылынган авыр җинаятьләр, шул исәптән, 13 яшьлек кыз баланы көчләгән өчен 10нчы колониядә җәза үтәүче Р.Шәрәфиевны 2,5 елга иртәрәк азат итәргә карар кыла. Район прокуратурасы хөкемдарның ошбу карары белән дә килешми һәм Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итә. Аның дәгъвасы тагын канәгатьләндерелә һәм эш кире Менделеевка кайтарыла.
Чынлыкта, бу Биектау һәм Мәскәү район судлары тарафыннан барлыгы 7 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кешенең вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителүе турындагы карарның законсыз, дип табылуын аңлата. Ләкин Казаннан килгән адвокат бирешергә теләми һәм, әйтергә кирәк, ниятенә ирешә дә.
Иң беренче чиратта, ул клиентын тискәре яктан сурәтләп иреккә чыгарга киртә булып торучы шартларны юк итәргә керешә. Шул сәбәпле, Р.Шәрәфиевка колониядә тәртип бозган өчен бирелгән дисциплинар җәза законсыз, ягъни мәсәлән, ул колония җитәкчелеге тарафыннан хаксызга рәнҗетелгән, дип судка мөрәҗәгать итә. Ни хикмәт, суд аның гаризасын нигезле, дип таба һәм шелтәне юк итә. Колония гадел хөкем органы белән яңадан тарткалашып мәшәкатьләнәсе килмичә, шикаять биреп тормый. Гражданлык хокук тәртибендә каралган эшне тыңлаганда прокуратураның катнашуы мәҗбүри түгел. Район прокуроры А.Галимәрдәнов: «Без бу хакта белми дә калдык», – ди.
Шулай итеп, Татарстан Югары суды карарын үтәү йөзеннән уздырылган икенче утырышка балигъ булмаган баланы көчләгән, җенси бозыклык гамәлләре кылган кеше гамәлдәге дисциплинар җәзалары булмаган, димәк ки, төзәлү юлына баскан үрнәк тоткын буларак китерелә. Бу инде прокуратураның кискен каршы килүенә карамастан, аны вакытыннан алдан җәмгыятькә «бүләк» итәргә дигән хөкем чыгарырга мөмкинлек бирә. Прокуратура югары инстанция судына кабат мөрәҗәгать итүне кирәк санамый. Суд карары гамәлгә керде, тоткын иреккә чыкты инде. Тагын кемгә дә булса зыян сала күрмәсен дигән теләктә калыйк.
КӨНҮЗӘК ПРОБЛЕМА
Бүгенге көндә балигъ булмаган балаларны һәм яшүсмерләрне җенси характердагы җинаятьләрдән саклау мәсьәләсе бик кискен тора. «Российская газета» мәгълүматларына караганда, соңгы 4 елда рәсми рәвештә теркәлгән педофиллык очраклары 25 (!) тапкыр арткан. Русиядә көчләү һ.б.җенси явызлыкларга көн саен 47 бала дучар була икән. Чынлыкта, бу күңелсез саннарның тагын да зур икәне сер түгел. Бәлагә юлыккан һәр бала да бу хакта сөйләми бит. Гадәттәгечә, рәсми статистика чынбарлыкны чагылдырмый.
Шуңа күрә, илебездә шау-шу күп. Гаммәви мәгълүмат чаралары берсеннән-берсе тетрәндергеч явызлыклар турында сөйләп чаң кага, хокук саклау органнары кырыс закон проектлары тәкъдим итә, хәтта иң югары дәрәҗәдәге түрәләр дә әлеге проблемага битараф булмауларын күрсәтергә ашыга. Соңгы көннәрдә Русия Президенты Дмитрий Медведев та педофилларны химик ысул белән «зарарсызландыруны» хуплавын, ягъни мәсәлән, халыкны, балаларны яклавын белдерде.
Кызганыч ки, бездә, гадәттә, шаукым зур була, еш кына эш сүз куертудан узмый. Балаларны көчләп эләккән затларны җәзадан котылдыру юлларын эзләүчеләр һәм моның «законлы» ысулларын табучылар булганда, югарыдан күрелгән чараларның уңай нәтиҗә бирәчәгенә ышаныч аз. Быел Татарстан Югары судында А.Герасимов дигән педофилга 17 еллык срок бирделәр. Ул моңа кадәр дә өч тапкыр хөкемгә тартылып, 27,5 еллык срок җыйган булган инде, әмма өчесендә дә вакытыннан алда шартлы рәвештә УДО буенча азат ителгән икән. Монда аның төзәлүенә ышану турында сүз булырга мөмкин дә түгел. Киресенчә, әшнәлек, коррупция һәм акчага корылган җәмгыятьтә яшәвебезне искә төшерергә туры килә. Ә статистика педофилларның 97 проценты бу төр җинаятьләрне яңадан кабатлавын күрсәтә.
Аяныч ки, А.Герасимов һәм аның кебекләрнең УДО буенча азат ителү мөмкинлеге юк түгел. Чөнки 2009 елда педофилларга карата кулланыла торган җәзаларны көчәйтүгә юнәлдерелгән законны кабул иткәндә Дәүләт Думасының демократ депутатлары аларны срогыннан алда азат итүне тыя торган положениене төшереп калдырдылар. Димәк, азатлыкны сатып алу мөмкинлеген калдырдылар. Адвокатларның бик кыйммәт торуы өстенә, адәм актыкларына «ышаныч күрсәтеп» читлектән чыгаручы түрәләр хезмәте дә бик бәһале икәне сер түгел.
Законнарда балаларга карата җенси җинаять кылган бәндәләргә мондый шәфкатьлелек күрсәтүне төрлечә аңлатып, дөресрәге, аңлап була. Мисалга, гуманлылык, кеше хокуклары принципларын гына алыйк. Ләкин Әгерҗедәге кебек 8 яшьлек кызчыкны көчләгән, кыйнап үтергән, ахыр чиктә, 24 еллык аеруча кырыс режимлы колония алган затлар булганда, кешелеклелек турында сөйләшү үзе үк кешелексезлек була түгелме?!
ХИМИЯНЕҢ ЯРДӘМЕ ТИЯР
Быел июль аенда РФ Дәүләт Думасына тагын бер радикаль закон проекты кертелеп, үз чиратын көтә. Бусы педофилларга мәҗбүри рәвештә химик кастрация ясау турындагы аеруча бәхәсле мәсьәлә хакында. Ир җенесен, җенси куәтен сүндерүне аңлатучы әлеге гамәлнең татарча сүзе әдәби телдә кулланылмый диярлек. Шуңа күрә, язмабызны шушы медицина, бигрәк тә, ветеринария төшенчәсе белән чуарларга туры килер. Аннан соң, химик кастрациянең зур үзенчәлеге дә бар. Ул хирургия кастрациясеннән аерыла. Бернәрсәне дә кисмиләр, махсус укол кадыйлар. Ягъни хөкем ителгән педофил организмына махсус дару кертелә һәм ул тестостерон дигән җенси гармонга тәэсир итеп, кешенең сексуаль омтылышын сүндерә. Ләкин ошбу дәвалау һәм, шул ук вакытта, җәзалау чарасын берничә ай саен кабатлап торырга кирәк. Процедураны туктаткан очракта, җенси көч тернәкләнә. Әлеге закон проекты авторы депутат А.Беляков бусы нахакка хөкем ителгәннәр өчен кирәк, дип аңлата.
РФ тикшерү комитеты җитәкчесе А.Бастрыкин шушы дарулы кастрация кертүнең мөһимлелеген инде күптән әйтеп килә. Дәвалауны педофил иреккә чыгарга ярты ел калгач башларга кирәк, дип саный ул. Шунысы аңлашылып бетми, хәзергә «зона»да 2-3 укол алып, вакытлыча «кысыр» калган ир-атлар, азат ителгәч, кайсы-кая качып бетмәс микән соң? Яисә табибларны «кызыксындырып» котылу чарасын тапмасмы? Аннан соң, бездә урлыйлар да бит әле. Әлеге кыйммәтле даруга дигән акчаны чәлдереп бетермәсләрме, дигән шик тә туа. Бушлай бирелә торган дарулар белән тәэмин итүдә һәрдаим өзеклекләр килеп чыгып тора. Бичара инвалидлар кебек, педофиллар да даруханә, сырхауханәләргә кат-кат килеп йөрерләрме? Германия, Дания, АКШ, Швеция кебек илләрдә химик кастрация турында законнар бар. Ләкин аларда тәртип тә бар, законнар да үтәлә. Ә бездә… ничек кенә булмасын, безнең дә башка чарабыз юк. Инде әйтелгәнчә, Президент Д.Медведев үзе дә яклап чыкты аны. Ләкин күп кенә сәясәтчеләр проектны Дәүләт Думасы кабул итү мөмкинлеген шик астына куя, «УДО» турындагы закон проекты язмышы көтә, дип исәплиләр. Бу хакта сүз чыккач, бер журналист дустым: «Югарыдагы мәгълүм шәхесләр арасында педофиллар күп, шуңа күрә, аларга закон йомшак», – дигән иде. Әллә чынлап та шулай микән?
Яңа закон проектына РФ хөкүмәте тискәре бәя биргән инде. Бер укол бер мең сум тирәсе тора, ел саен 8 миллион сум чыгым кирәк булачак, имеш. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Т.Голикова журналистларга: «Педофилларга химик кастрация ясау проблемасының гади генә чишелеше юк. Хәзер бу проблеманы ничек хәл итәргә белмим», – дигән. Белмәсә, мәсхәрәләнгән, газаплап үтерелгән балаларның әти-әниләреннән сорасын әнә…
Шулай ук күрше дәүләтләрдән өйрәнергә була. Кечкенә генә Чехиядә соңгы 9 елда 300 көчләүчене «зарарсызландырганнар». Балалар кадерле булгач, Европа Советының әлеге «гуманлы булмаган» алымны туктатырга дигән таләбенә дә буйсынмаганнар. Аларда мондый закон 1978 елдан бирле бар икән. Ләкин элек җенси җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәрне хирургия ысулы белән, ягъни гомерлеккә кастрациягә дучар иткәннәр. Химик алым белән кастрацияне үз теләкләре белән эшләткән сексуаль маньяклар да бар икән.
Галимнәр җенси бозыклык кеше психикасындагы тайпылыш, җитешсезлекләр нәтиҗәсе, дип исәпли. Яңалык түгел бу, педофилны нормаль кеше, дип булмый. Элек юк дәрәҗәсендә булган әлеге рухи гарипләр саны ни өчен хәзер коточкыч тизлек белән арта соң? Бу узган гасырның 80нче елларыннан бирле җенси тотанаксызлык, оятсызлыкка нигезләнгән сексуаль революция, ирекле мәхәббәт, фахишәлек, порнографияне пропагандалауның аяныч нәтиҗәсе түгелме? Һәрхәлдә, буш урында шытып чыккан проблема түгел, ә бәлки, җәмгыятьтә кирәкле шартлар тудыру аркасында барлыкка килгән зәхмәт бу.
Кыскасы, Русиядә һәрвакыттагыча килеп чыга: алдан кыенлыкларны китереп чыгаралар, ә аннары, соңгы чиккә җиткәч, зур тырышлыклар куеп һәм кыенлык, югалтулар белән аларны хәл итәргә керешәләр.
Балаларны педофиллардан яклау мәсьәләсе дә шундыйлардан. Аны чишәргә кирәк! Шул исәптән, химик юк белән…
Миңа калса, гуманлы депутатлар педофилларны канатлары астына алыр, химик кастрация турындагы законны үткәрмәс кебек. Шигем акланмаса ярар иде…
Наил ВАХИТОВ.

Комментарии