- 10.11.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №45 (8 ноябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Кеше үтерү очракларының биниһая күп булуын эчкечелектән күрергә кирәк. Чөнки авыр җинаятьләр барысы да диярлек исерек баштан эшләнә. Ә бит эчү ягыннан совет чорында да кимен куймыйлар, ләкин мондый фаҗигаләр юк дәрәҗәсендә иде. Ә хәзер хәвефле хәлләр ерак авылларны да тетрәндерә.
ЯЛГЫЗ АБЗЫЙ ҮЛЕМЕ
Татар Шатрашанында яшәүче Иршат Мөхитов 28нче июльдә ялгызы көн күрүче 1950нчы елгы Иршат Хәяров янына кереп чыгарга була. Аның ачык капкасыннан һәм ишегеннән өйалдына узып, тәрәзәдән эчкә күз салу белән, кире борылып, күршеләрне дәшә ул. Чөнки уң кулын асылындырып караватында чалкан яткан абзыйны күргәч, шөбһәгә төшә. Берничә кеше җыелып эчкә узгач та абзыйның үле генә түгел, үтерелгән икәне дә ачыклана. Моны өйдәге үзенчәлекле ис, мәрхүмнең саргайган чырае һәм билгә кадәр ялангач гәүдәсендәге кан, корсакның сул ягындагы яра күрсәтеп тора.
Суд-медицина эксперты И.Хәяровның гомере шул бердәнбер җәрәхәт аркасында өзелгән дип белдерә. Чөнки очлы үткен әйбер эчәкләрне һәм юан кан тамырын кискән булып чыга. Рәсми белешмәдә шулай ук абзыйның исерек булуы һәм өч тәүлек элек җан бирүе әйтелә. «Исерек җинаятьләр» дип йөртелүче мондый пычаклы очраклар, гадәттә, тиз ачыла, чөнки үтерүче корбаны белән аралашкан кеше булып чыга. Ә бу юлы фаҗига урынында бер генә эз, дәлил дә табылмый, шикләнердәй кеше ачыкланмый. Чүпрәле районы полициясе аралашкан авыл халкы, безнекеләр эше түгел, дип ышандыра, ә ул көннәрдә Татар Шатрашанына килгән-киткән чит кешеләрне күрүчеләр булмый. Шул рәвешле, үтерүчене эзләү эшенең озын-озакка сузылу ихтималы туа.
Ләкин ике тәүлек дигәндә мәсьәләгә ачыклык керә. 30нчы июльдә 1993нче елгы ир-егет гаебен танып күрсәтмә бирә. Моны, иң беренче чиратта, Чүпрәле һәм Ульянов өлкәсенең Сура районнары полиция хезмәткәрләренең бергәләп эшләү нәтиҗәсе дип белергә кирәк. Татар Шатрашаны белән күрше өлкәгә керүче Рус Шатрашаны арасы бер чакрымнан да кимрәк, аннан Архангельское, Богдановка авыллары да ерак түгел. Оперативниклар 26нчы июль кичендә шул якларда бер төркем егетләрнең күңел ачып, ягъни көмешкә, су кушылган спирт эчеп исереп йөрүен ачыклый. Тәртип сагында торучылар телгә алынган авылларның гына түгел, Татарстанның Зур һәм Кече Аксу төбәкләрендә егермедән артык яшь кеше белән сөйләшә. Урыс Шатрашанында яшәүче Максим Солдатов дигәненең төнлә белән Виталий Абдюшев мотоциклын алып, шактый гына юкка чыгып торуы мәгълүм була. Аның Татар Шатрашаны ягына юл алуын да күрәләр, чөнки ул чакта төркем Архангельское авылы янындагы күпер тирәсендәге табигать кочагында «ял итә».
М.Солдатов, озак карышып тормыйча, дөресен сөйли башлый. Күрәсең, барыбер фаш ителәсен аңлый, чөнки 26нчы июль кичендә Татар Шатрашына сөйгән ярын да ияртеп бара, бер көтү исерек ирләр арасында 1990нчы елгы Александра Сманованы калдырып китәсе килми. Җинаять эзләрен яшерүдә катнашкан хатын-кызның оперативникларга дөресен сөйләячәген аңлый ул. Аннан соң, Солдатовның бер атна элек Рус Шатрашанына кибеткә килгән Иршат ага белән бик ныклап эләгешүен күргән кеше дә табыла.
Максим 26нчы июльдә Хәяров янына нәкъ шул әйткәләшү аркасында бардым, дип бара. Имеш, бу хакта ул абзый белән яхшы таныш булган үги әтисенә сөйләгән, анысы ачуланып, аңа олы кеше алдында гафу үтенергә кушкан. Әлбәттә, 25 яшьлек әзмәвернең, әти әрләде, дип гафу сорарга килүенә ышану беркатлылык булыр иде. О.Токмаков та, бу чорда сырхауханәдә яттым, Максим белән андый сөйләшүне бөтенләй хәтерләмим, дип сөйли. Аннан соң, изге ниятле кеше кача-поса төнлә йөрми бит. А.Сманова, Татар Шатрашанына кергәч, Максим – мотоциклның утларын, авыл читендәге Хәяров йортына җитәрәк, моторын да сүндерде, мине куаклар арасына яшерелгән «матай» янында калдырды, ди.
Солдатов исә, исерек хуҗа сүгенеп кычкырырга кереште, миңа таба буш шешә ыргытты, аны куркытырга уйлап, өстәлдәге пычакны алдым, бусагадагы агайга ялгыш кададым, дип, үтерү ниятен кире кагып азаплана. Абзый эчен тотып өйалды идәненә егылгач, Сманованы алып кереп, аңа канны юарга куша, үзе, култык асларыннан тотып, хәл эчендәге картны караватына кертеп сала. Дуслары янына кайтышлый, өенә кагылып, аннан кармаклар алып чыга. Янәсе, абзый янына түгел, ә авылына кайтып килгән.
Әлбәттә, Солдатовның бу гамәлен эчә торгач батыраеп канатланган сәрхушнең Хәяров белән «разборка»га баруы дип белергә кирәк. Тикшерү комитетының Буа районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Е.Ә.Ергизова да аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерә. Әлеге җинаятьтән рухи зыян күрүче итеп мәрхүмнең күрше авылда яшәүче 81 яшьлек апасы билгеләнә. И.Хәяровның гаиләсе, балалары юк, чөнки беркайчан да өйләнмәгән, озак еллар язылышмыйча яшәгән бер хатыны булган, ул да күптән инде янгында янып үлгән. Хәяровның мәнсез тормышын эчкечелектән күрмичә булмый. Авылдашлары аның элегрәк исертә торган теләсә нинди сыеклык эчүен, бөере авырта башлагач «фанфурик»ларны ташлавын, әмма салудан туктамавын әйтә.
Максим Солдатов тормышта үз урынын таба алмаган авыл малайларының берсе. А.Сманова белән 6-7 ел элек танышып, соңгы өч елда бергә яши алар. Әлбәттә, моны гаилә кору дип атап булмас. Күбрәк кыз ягында Чеботаевкада торалар, Солдатов өендә яшәгән чаклары да була. Александра әйтүенә караганда, ир-егет Мәскәү, Ульянов калаларына йөреп акча эшли, күп вакыт читтә була. Ләкин талашып-сугышып аерылышкан һәм яңадан кушылган чаклары еш аларның. Бәян ителгән төндә дә ике тапкыр тибеп, хатынына тән җәрәхәтләре ясаган өчен Максим административ җаваплылыкка тартыла. Ә инде А.Сманованың 26нчы июльдә бер төркем ирләр арасында берүзе йөрүен, сорау алынган егетләрнең аның иренә караганда да исерегрәк булуын әйтүен искәртсәк, ошбу хатын турында да юньле фикер тумастыр.
М.Солдатов гаебен өлешчә генә тануын белдерә, ягъни үтерү максатым булмады, дип бара. Бусы бер хәл, өстәвенә, үзен присяжный утырышчылар суды хөкем итүен таләп итеп, бөтенләй хәйран калдыра ул. Чөнки Чүпрәледә генә түгел, республика районнарында да мондый судларның булганы юк әле. Шуңа күрә хөкемнең кайчан чыгарылачагы билгеле түгел.
ТӘНЗИЛ РУЗИЛӘНЕ ҮТЕРГӘН
Республикабызның икенче почмагында урнашкан Әбсәләм авылында (Ютазы районы) 13нче августта булган аяныч хәл дә беркемне битараф калдырмады. Анда 39 яшьлек хатын-кыз соңгы юлга озатылды, 1977нче елгы ир кеше сак астына ябылды, аларның, 20 яшьлек улларын исәпләмәгәндә дә, балигъ булмаган өч балалары ятим калды.
Юыну бүлмәсендә аяклары – идәндә, ә башы белән ванна төбенә төртелеп катып калган әнисен 13 яшьлек малай күреп алып, черем итәргә яткан әтисенә кычкыра. Тәнзил хәләл җефетен селкетеп уятырга керешкәч тә соң икәнен аңлый. Шул арада кайтып кергән олы улы Артур белән бергәләп җансыз гәүдәне коридор идәненә чыгарып сала алар. Хәвефле хәбәр Әбсәләмдә бик тиз таралып өлгерә, Урыссудан полиция, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк күршеләр, туган-тумача җыела.
Фаҗига урынында тикшергән чакта мәрхүмәдә сул күз, каш тирәсендәге кара янган, киселгән урыннан башка җәрәхәт күренми. Шуңа күрә эчүче буларак яманаты чыккан Рузилә үз үлеме белән вафат булган дигән фараз да читкә этәрелми. Ләкин суд-медицина эксперты аны икенче көнне үк юк итә: хатын-кызның күкрәк сөяге, алты кабыргасы сынып үпкәсен җәрәхәтләгән, шулай ук нечкә эчәк, талак һәм башка әгъзаларына зыян китерелгән, эчкә кан сауган һәм болар тупас авыр әйбер белән сугу-бәрү нәтиҗәсе икәнен белдерә. Бу инде 1979нчы елгы Рузилә Казакованың кыйнап үтерелгәнен аңлата, ә үтерүченең аның ире Тәнзил икәне беркемдә дә шик уятмый. Аңа карата аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп, саксызлык белән кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Т.Казаков хатынының үзе кыйнау нәтиҗәсендә үлүен тулысынча таныйм дип белдерә.
Алар икесе дә Әбсәләмдә туып-үсеп, 1997нче елда өйләнешкәннәр, бер елдан уллары Артур, 2005, 2007нче елларда тагын бер малай һәм кыз туган, иң кече балаларына ике генә яшь әле. Тәнзил армиядә чакта Чечня сугышында катнашкан кеше. Икесе дә үз авылларындагы тимер-бетон төзелеш эшләнмәләре җитештерүче заводта эшли. Шулай әйбәт кенә яшәгән дә булырлар иде дә, хәмер дигән золым аяк чала. Тәнзил дә сала, ләкин таныш-белешләр күбрәк Рузиләнең эчүен сөйли, бигрәк тә соңгы вакытта исерек яисә махмырдан шешенгән килеш күренә иде, диләр. Шулай ук аның чырае күгәргән-сыдырылган чакларда да, үзем егылдым, бәрелдем, дип, иреннән зарланмавын, полициягә мөрәҗәгать итмәвен әйтүчеләр дә бар. Әлбәттә, гаилә тыныч булган, ир хатынга кул күтәрмәгән дигән сүз түгел бу. 13нче август фаҗигасе бик ачык күрсәтә моны. Тәнзилнең көчләгән өчен озак еллар утырып чыккан кеше икәнен дә искәртик. Участок инспекторы белешмәсендә чаманы белми эчә торган ир затының Ютазы полициясендә еш «кунак» булуы да әйтелә. Димәк ки, аяныч вакыйганы да очраклы хәл дип булмый. Ягъни ир хатынны элек тә кыйнаган, ахыр чиктә, көннәрдән бер көнне артыгын кыланып ташлаган.
Ничек итеп икәнен исә Т.Казаков үзе сөйләгәннәр, 13 яшьлек малай, күрше хатыны күрсәтмәләре буенча күз алдына китерергә мөмкин. 13нче август иртәсендә икесе дә өйдә була алар, чөнки ир кеше икенче сменага барырга тиеш була, хатын күп балалы аналарга бирелүче ял көне ала. Гаилә башлыгы сәгать 8нчедә үк кул уйната башлый, тикшерү материалларында күрсәтелгәнчә, хатынның күкрәгенә кимендә ике мәртәбә суга. Моны иртәдән үк хатыныннан аракы исе килү белән аңлата. Алга таба тикшерү барышында Рузиләнең күкрәк сөяге шул вакытта сына дип табыла. Һәм Казаковка карата уртача дәрәҗәдәге тән җәрәхәте ясаган өчен тагын бер эш кузгатыла.
Әлеге очрак үлемгә китермәгән, билгеле. Чөнки хуҗабикә йөреп тора, төш вакытына таба Тәнзилгә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы буларак бирелгән пенсияне алырга китә һәм шактый гына югалып тора. Берәр сәгатьтән шул подъездда яшәүче А.Әһлиуллина кереп, Тәнзилгә лаякыл исерек хатынның асфальтта утыруын, тора алмавын әйтә. Икәүләп җитәкләп, икенче каттагы фатирга алып менә алар сәрхушне. Бу хәл чыгырдан чыгара ир затын. Кайда булдың, кем белән эчтең кебек сораулар яңгырый һәм, әлбәттә, йодрыклар эшкә җигелә. Тәнзил, хатын егылмасын өчен сул кулы белән аның аркасыннан тотып, уңы белән күкрәк эч, йөз-бит тирәсен тукмавын әйтеп тора. Шуннан соң хатын айнышып китеп, кайда йөргәнен әйтте, дип тора әле ул! Ул чакта Рузиләнең ни хәлдә булуын без әйтеп үттек инде. Күп тә үтми, эшкә китәр алдыннан йоклап алырга дип кереп яткан ир-атны малае торгыза.
Судта гаебен танып торган Т.Казаков эшен карау озын-озакка сузылмас дип көтелә. Бары тик аның япкынлыктагы тормышының еллар буена сузылачагына шик юк. Хәзер 2, 10, 13 яшьләрендәге балалары аның рәсми рәвештә опекунлык алган 1958нче елгы әнисе Римә Казакова карамагында булачак.
Наил ВАХИТОВ,
Чүпрәле, Ютазы районнары

Комментарии