- 11.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №18 (11 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Мәскәү самолеты Казан аэропортына 25 мартта төнге сәгать 11 тулганда килеп «куна». Сочи эшмәкәрләре Патвакан Погосян һәм Давид Асатрян багаж көткән арада, Ульяновск өлкәсендә яшәүче туганнары Г.Назарян белән хәбәрләшеп алалар. Бу аларның соңгы аралашулары була. Шуннан соң кунакларның телефоннары җавап бирми, үзләре суга баткандай юкка чыга. Шөбһәгә төшкән Назарян икенче көнне аэропорттагы эчке эшләр бүлегенә килә.
Борчылырга урын була монда. Көньяк кешеләренең күңел ачып йөрүләре түгел. Машиналар алып-сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр Татарстанга товарга килә. Үзләре белән кимендә 1,5 млн сум акчалары була. Димәк, талау максатында һөҗүм итү, үтерү мөмкинлеге зур. Г. Назарян исә моның нәкъ шулай икәненә шикләнми. Чөнки 29 һәм 39 яшьләрендәге туганнары тикмәгә генә югалып йөри торган кешеләр түгел.
Моны полиция дә аңламый түгел. Погосян һәм Асатрян «Тойота Ланд Крузер Прадо» машинасы сатучы белән интернет аша таныша, бәяне миллион ярымнан килешәләр. Әлеге алыш-бирештән 300 мең сум тирәсе керем алып булуын чамалаган сәүдәгәрләр озын-озакка сузмыйча, килеп тә җитә. Назарян әйтүенә караганда, аларны сатучы каршы алырга тиеш була.
Транспорт, Лаеш эчке эшләр бүлеге, Татарстан эчке эшләр министрлыгы оперативникларыннан торган эзләү төркеме иң беренче чиратта акчалы кешеләр килүен белгән теге сатучыны табу бурычын алга куя. Шул ук көнне Сочи полициясеннән югалган кешеләр турында мәгълүматлар, аларның аралашу даирәләре һәм башка белешмәләр соратып алына. Соңрак Чувашстан оперативниклары белән дә эшләргә туры килә әле.
Мәетләрне (ир-атларның үтерелүе шик уятмый) эзләү шактый озакка сузыла. Бары тик 10 көннән соң гына һава вокзалыннан Столбище авылына чыгучы юл читендәге карда әлеге җинаятькә турыдан-туры кагылышлы дәлилләр – машина идәненә җәелә торган резина, ал утыргыч каплавычы (чехол), SIM-карта, ватылган «Самсунг» телефоны табыла. Чехолдагы кан һәм SIM-карта Погосян исемендә була. Бу табылдыклар мәетләрне шушы юнәлештә эзләргә кирәклеген күрсәтә. Икенче көнне иртә белән әлеге дәлилләр яткан урыннан 8 чакрым чамасы ераклыкта Столбище – Атабай юлы астындагы торба эчендә ерткыч җәнлекләр кимергәләп өлгергән гәүдәләр табыла. П. Погосянда бер, Д. Асатрянда 3 пуля җәрәхәте була. Тикшерү аларның шул ук көнне ТТ пистолетыннан атып үтерелүләрен күрсәтә. Мәрхүмнәрнең киемендә табылган 7,62 мм калибрлы пуля нәкъ шушы коралныкы була. Моңа өстәп, оперлар җинаятьченең «ВАЗ-2114» яисә шуңа охшаш «Жигули»да йөрүен беләләр. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе (УУР) җитәкчесе Владимир Иванов үтерүченең эзенә төшәргә мөмкинлек биргән оператив эш серләрен ачарга теләми. Ләкин «ачкыч»ның кайда булуын чамалавы кыен түгел. Иң беренче чиратта, юл читендәге кардан алынган SIM-картаны, интернеттагы auto.ru сайтын истә тотарга кирәк. Ләкин Погосян телефоны белән хәбәргә кергән абонентларны эзләп тапкан очракта да озак вакыт уңай нәтиҗә алынмый. Соңрак мәгълүм булганча, үтерүче аппаратларны Чувашстан Республикасында югалган (урланган) паспортларга алган, интернеттан да бары тик Казандагы салоннардан хәбәрләшкән. Кыскасы, полковник Иванов әйткәнчә, «элемтә чараларын һәм алымнарын төрләндереп торган». Ләкин акрынлап эзләр сизелә, алар күрше Чувашстанга алып килә, күз уңаена моңа кадәр дә хөкем ителгән 1975 елгы Чабаксар кешесе В.Яковлев эләгә.
Оперативникларга «җәнлек»не өркетмәс өчен, үтә сак эш итәргә туры килә, чөнки тикшерү барышында аның Таиландта ялда булуы да ачыклана. Әгәр эзәрлекләүләрен сизеп алса, рейсны яисә маршрутны үзгәртәчәк бит. Оперативникларга озак сагаларга туры килми. Яковлев көтелгән самолет белән кайтып төшә. Һәм аэровокзалда кулга алына. Аннан марихуана дигән наркотик һәм 350 мең сум акча алына. Өендә тентү үткәргәндә, әрмән егетләреннән таланган тагын ярты миллион сум акча, ТТ пистолеты патроннары, тикшерү комитеты хезмәткәрләренең ялган таныклыгы, югалган дип исәпләнүче берничә паспорт табыла.
Оператив чаралар вакытында аның Көньяк-Көнчыгыш Азиядә тагын бер Чабаксар кешесе белән бергә ял итүе ачыклана. Анысын да Мәскәү аэропортында каршы алалар. Ул Яковлевның 6 патрон корылган пистолетын алып торуын, кире кайтарганда ике генә патрон калганын әйтә, ул гына да түгел, дустының ике кешене үтерүен сөйләвен дә яшерми. Тентү вакытында әлеге пистолет алына.
Шулай итеп, Яковлевка гаебен танудан башка чара калмый, чөнки дәлилләрне берничек тә кире кагар чама юк. Әлеге җинаятькә этәргән төп сылтау итеп ул бурычлары күп булуын китерә. Ә үзе Таиландка сәфәр чыга, 80 мең сумга алтын сәгать ала.
Әйтүенә караганда, ул кунакларны үзе генә каршы алган, аэропорттан чыккач, сулга, Столбищега таба борылган, тыныч урында сәбәп табып туктаган… Калганы безгә мәгълүм инде. Җинаятькә ул алдан ук җентекләп әзерләнгән, интернеттан шундый кыйммәтле машина эзләүчеләр барын белгәч, аларны бары тик үтерү, талау максаты белән чакырган. Югыйсә, анда сатлык машина, бигрәк тә, «Ланд Крузер» гомер бакый булмаган, ә Сочи сәүдәгәрләрендә әлеге «Джип»ка заказ бирүче клиентлар җитәрлек икән.
Татарстан оперативниклары Чуашстандагы хезмәттәшләре ярдәме белән чуалган йомгакны бер ай дигәндә сүтә һәм хәзер барысы да ачык кебек. Шулай да, Яковлевның җинаятьне үзем генә эшләдем, дип баруы шикләндерә. Аңа пистолет биреп торган кешенең роле дә ачыкланып бетмәгән шикелле. Аның тикшерү барган чорда кулга алынмыйча иректә йөрүе дә аңлашылмый. Хәер, болары инде оператив органнардан алынган саран мәгълүматлар буенча туган икеләнүләр генә…
Наил ВАХИТОВ.

Комментарии