Яңа елга – ахмак гамәлләр белән

Яңа елга – ахмак гамәлләр белән

Көн таң атса, берәр депутатның ахмак сүз сөйләве, берәр җирдә җүләр хәлләр килеп чыгуы турында ишетеп кенә торабыз. Әле 2019нчы ел ахырында гына да Вологодск өлкәсендә шау-шу чыкты. Мондагы бер район больницасында тантаналы рәвештә лифт ачтылар…

Лифт каршысына кызыл тасма куйганнар, түрәләр аны кисеп, эчкә узды. Дөрес, халык мыскыл итә башлагач, акландылар: лифт ачу чынлап та зур вакыйга, ул бит 1994нче елдан бирле эшләми иде, диделәр…

Владимир шәһәрендә исә, урамдагы бер диварга эленеп куелган кечкенә генә сәгатьне ачу тантанасын уздырдылар. Шарлар белән бизәп! (Фото)

Ә Яңа Ел алдыннан мондый ахмак хәлләр аеруча артып китте. Шуларның берничәсенә тукталыйк.

ШИКӘР ЧИРЛЕ БАЛАЛАРНЫ «СӨЕНДЕРГӘННӘР»

Мордовиядә гаҗәеп хәл булган. Балалары шикәр чире белән авырган ата-аналар әле ноябрь аеннан ук кыш бабай күчтәнәчләре турында уйлана башлаган. Алар республика җитәкчесенә барып, шикәр чиреннән интеккән 250 бала өчен ашарга яраклы махсус тәм-томнар алу өчен акча сораган. «Акча юк» дигәннәр. Ата-аналар аптырап калмаган, үзлегеннән акча җыя башлаган. 90 мең сум тупларга өлгергәннәр һәм авыру балаларга бүләкләрен таратып чыкканнар. Шуннан соң республиканың социаль яклау үзәгенә оят була башлагандыр күрәсең – соралган акчалар бер көн эчендә «табылган», республика башлыгы исеменнән алар да балаларга тәм-томнар тутырылган тартмалар бүләк иткәннәр. Тик тартмаларда шикәр авырулы балаларга ярый торган тәм-томнар түгел, ә күп шикәр тутырылган гади шоколадлар салынганлыгы ачыкланган. Булдырганнар! Икенче елга аяксызларга – чаңгы, ишетмәүчеләргә – радио, күзләре күрмәүчеләргә телевизор бүләк итүегезне көтеп калабыз.

Изображение удалено.САЙЛАУЛАР АЛДЫННАН ИЗГЕЛЕК ЭШЛӘГӘН

Ульяновск өлкәсендә яшәүче «Бердәм Русия» депутаты Антон Антипов мәктәп һәм балалар бакчаларына үзенең портреты ябыштырылган яңа ел бүләкләре тараткан. Менә бит нинди йомшак күңелле депутатлар була! Тик моның изге ният белән эшләнгәненә генә беркемнең дә ышанасы килми. Ник дигәндә 2020нче елда Ульян өлкәсендә муниципаль парламентка сайлаулар узачак. Депутат халыкның тавышын шоколадка сатып алырга тели микәнни, дип шаулаштылар. Тик Антипов үзе моның бер начар ягын да күрми. «Беренче мәртәбә генә яңа ел бүләкләре таратуым түгел», – дигән ул. Мондый тәм-том тутырылган тартмаларның берсе 169 сумга төшкәнен дә әйткән. Балалар өчен тырышкан, янәсе. Депутатларның сайлаулар алдыннан йомшаган күңелләре сайланып куелгач та шундый йомшак булсын иде дип телисе генә кала.

Изображение удалено.САЛЫМ ТӘМЕ КИЛӘ ТОРГАН КӘНФИТ

Омскида исә депутатлар белән генә «вакланып» калмыйча, балаларга Путин портреты төшерелгән кәнфитләр таратканнар. «Салымнар тәме килә торган кәнфит», дип шаяртты интернет кулланучылар. Кәнфитләрне Путинның туган ягы – Санкт-Петербургтагы «Джи Си – Золотые конфеты» оешмасы чыгарган. Аның составында Русиядә чыгарыла торган «Царская Золотая» аракысы һәм әче борыч та барлыгы ачыкланган. Балаларга мондый «файдалы» һәм «тәмле» бүләк биргәннәре өчен ата-аналар бер дә сөенмәгәннәр. «Ашарга куркабыз», – дип язуларына караганда, чүп чиләгенә генә ташламадылармы икән?

ЧЫРШЫ, ЧЫРШЫ БЕЗ СИНЕ…
Бүләкләр темасыннан читкә китеп, чыршыларга килик. Саратов өлкәсендә түрәләр Хвалынск шәһәрендәге үзәк чыршыны гирляндалар һәм мишуралар белән түгел, буш пластик шешәләр һәм DVD дисклар белән бизәгән… Җирле халык интернетта: «Безнең шәһәрдә чыршыларны гомергә хәерче итеп бизиләр иде, тик мондый хәлне әле беренче күрүебез», – дип шаулашты. Шуннан соң бу хәлгә исе-акылы киткәннәр нормаль чыршы уенчыклары сатып алу өчен акча җыю башладылар. Җирле депутат Алексей Наумов та акча биреп, матур уенчыклар сатып алып, чыршыны өр-яңадан бизәгәннәр. Тик бу Сарытау түрәләренең бер дә хушына китмәгән. «Нәрсә булган уенчыкларга? Аларны ел саен уздырыла торган «Чыршы уенчыгы» конкурсында катнашучы балалар ясаган иде. Бу канәгатьсезлекне, бу тавышны начар ниятле кешеләр генә чыгара!» – дип шәрехләмә бирделәр. Балалар иҗатын хөрмәт итү кирәк, анысы, тик ул хөрмәтне бит башкача да күрсәтергә мөмкин. Сарыклар да исән, бүреләр дә тук булсын дисәләр, шул ук түрәләр ул пластик шешәләр белән өйләрендәге чыршыны бизәсәләр яхшырак булмас иде микән?

Изображение удалено.МӘСКӘҮ АЯГЫН ЮРГАНГА КАРАП СУЗАМЫ?

30нчы декабрь җитүгә дә карамастан, Мәскәү тәрәзәләре артында – ак көртләр түгел, ә соры җир иде. Кешеләр дә башка еллардагы карлы кышларны сагынып уфтанып куйганнардыр. Тик алар әле белмиләрдер дә: кар яумаса да, карларны чистарту өчен дип 2 миллиард 200 миллион сум акчаны тотып бетергәннәр инде…

Башкала түрәләре суыкларга һәм бураннарга алдан әзерләнгән һәм көннәр кисәк кенә җылытыр дип күзаллый да алмагандыр. Шәһәр хакимияте алны-ялны белмичә кар көри торган машиналар сатып алган, төрле оешмалар белән кар чистарту турында килешүләр төзегән, хәтта тротуарларны себерү турында да кайгыртып куйган. Көрәкләр сатып алу өчен генә дә 1,7 миллион сум акча тотканнар. Ә түбәдән сөңгеләрне төшерү өчен – 122 миллион сум. Тик кар да, боз сөңгеләре дә, берсе дә юк. Ә акчаны тотып бетергәннәр. Ярар, көрәкләре, техникасы калыр да, ә менә кар белән көрәшкә дип оешмаларга алдан түләп куйган акчаларының бер өлешен инде янды дип чутласаң да була.

Тик бу әле соңгы акча туздыру түгел. Шәһәр мэры Сергей Собянин кар яумагач, халыкка барыбер бәйрәм рухы кирәк бит инде, дип, Мәскәү урамнарына ясалма кар кайтартты. Әйе, Мәскәү акча туздыруда кыенсынып торырга яратмый, төбәкләрдән акча килеп торганда, каешларын кысып булмас бит инде. Яңа ел үткәрү өчен генә дә башкалада 1,7 миллиард сум акча туздырганнар. Бу хәлгә шәһәр думасы депутаты Сергей Митрохин каршы чыкты. «Ясалма кар кайтарту – бу инде артыгын кылану», – диде ул. Митрохин фикеренчә, әлеге миллиардларны файдалырак әйбергә дә тотып булыр иде… Депутатлар ризасызлык белдереп, шаулаша башлагач, Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Мәскәү үзенә мондый чыгымнарны рөхсәт итә ала», – дип белдерде. Аның бу сүзен укып, төбәкләрдә 10 мең сум акчага бил бөккән гади эшчеләр бик сөенгәннәрдер. Булмый инде булмагач, Мәскәүләрдә тумагач…

Изображение удалено.СЫЕР ТИЗӘГЕННӘН СЫН

Яңа ел алдыннан Якутиядә яшәүче сынчы Михаил Боппосов үзенең җанатарларын яңа иҗат җимеше белән шатландырды. Ул Уолба авылының уртасына ике кәнәфи ясап куйган, аларның берсенә тун кигән күсе утырган. Тик бу гадәти генә сын түгел. Эш шунда – сынчы аны сыер тизәгеннән ясаган… «Минем ун баш сыерым бар. Һәр көнне бирегә чана белән әз-әзләп тирес китердем, көненә 100 килограмм тизәк кулландым. Бу сынны бер ай тирәсе ясадым, өч тонналап тирес китте», – дип мактанган ул. Тик менә көннәр җылытып, эри башлагач ул тизәктән ясалган сыннар агып, җәелеп ятканда нишләрләр – анысын сөйләмәгән.

…Киләсе елга да кар яумаса, Татарстандагы район башлыклары сыннарны нәрсәдән ясап булачагын белер инде хәзер…

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии