Комсызлык чиге булмас ахры…

Комсызлык чиге булмас ахры…

«Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы көчле яңгырлардан соң Казан урамнарын су басуын, автобусларның «йөзеп» чыгуын күрсәтте. Узгынчы борчулар гына булсын, андый табигать көйсезлекләре башка була күрмәсен, дидек. Чөнки яз көне безнең очның күп йортлары базларына, ишегалларына көчле ташу «бәреп» керде. Төн уртасында гөжләп өй базларын тутырып та куйды, суым юк иде – суга «баедым» шулай.

Еларлык хәл иде, әмма тагын да аянычрак хәбәрләр ишетелгәч, сабыр иттек. Хәтта Хатыйп абый оныгы Гүзәлне зур ләгәндә – «көймә»дә йөздереп куандырды, видеога да төшереп алганнар. Күрше-тирә ирләре яшьлекләрен искә төшереп, хатыннарын кулларына гына күтәреп, күпер аша чыгардылар. Эш синең ташуыңа карамый, безнең оч белән күпләр хозурланды ул көннәрдә. Инде болар бер истәлек булып кына калсын, ташу суын туктатырлык көч юк, моны күпләр аңлады.

Мине кулыма каләм алырга Казандагы канализация коеларының декорация генә булуы этәрде. Шуларны ремонтлау өчен 10 млрд сум акча тотылган! Бу комсызлыкның чиге булмас, ахрысы…

Минем апам белән җизнәм канализация коеларына торба салу өчен траншеялар казып, авыр хезмәттә булдылар, суык будкаларда калган салкын киемнәрен киеп эш башладылар. Кеше сөякләре чыгып, аны ипләп кенә, яхшы сүз белән имин җиргә алып куйдылар. Салкын тиеп авырсалар да, эшкә чыктылар, зуррак фатир өчен тырыштылар, гадел, намуслы булдылар.

Әхмәтгали җизни Гайфуллин бригадир булып та эшләп алды. Рәсимә апам моңлы итеп җырлый, җизни тальян гармунда матур итеп уйный иде. Әлеге тату гаилә фатир алып, озак тормый бу дөньядан китеп тә барды, урыннары җәннәттә булсын. Ул еллардагы төзүчеләр чын мактауга лаек булган икән… Хәзер байлык артыннан куу коточкыч хәлләргә китерә шул, хәерле булсын!

Әнә зонд аша газапланып ризык кабул итүче сабый, комадан чыгып, урын өстендә гаҗизләнеп ятучы бичара малай, әнисенең кулында көчкә сулышын алучы нәни кыз… Алар турында еш күрсәтәләр, дәваланырга акча эзлиләр. Йә Аллам, теге акчалардан аларга өлеш чыкса, нинди зур савап булыр иде. Комсызлык иблистән дигәннәр, ике алтын тавы булса, нәфес өченчесен тели икән. Төзелештә эшләүче Кытай эшчеләрен бик мактыйлар, саннары меңгә җитәчәк, диләр. Бәлки, безгә, чыннан да, чит ил кешеләре кирәктер, акчаны хәләл хезмәт белән алырга язсын!

Гөлфирә апагыз МӨНИПОВА.

Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Комментарии