Рафил исән калуына ышанмый

30 август бәйрәм көнен районында яшәүче Гүзәлия һәм Айрат Рәхмәтуллиннар өйдә гади генә билгеләп үтәргә була. “Эштән кайткач та, ирем Айрат белән улым Рафилне бәлеш пешереп сыйлармын”, – дип, Гүзәлия апа камыр куеп калдыра. Айрат абый мунча ягарга була. Аннан икесе дә май заводына эшкә китә. Тик…

Бәйрәм көнен аларга белән кайнар бәлеш ашап түгел, больницада төн саклап үткәрергә туры килә. Көпә-көндез ике мари егетенең Рафил муенын кисеп, берничә урынга кадак белән кадап, үзен юлда ташлап калдырып, машинасын урлап качулары турындагы хәбәр әти-әнине генә түгел, бөтен Теләче, Балтач халкын пошаманга сала. Рафил шул мәхшәрдән исән калуына ышанмый, Ходай аңа тагын бер гомер биргән.

“ТЕЛЕФОН ДӘШМИ”

21 яшьлек Рафил Теләчедә “Вояж”да эшли, клиентларга такси хезмәтен күрсәтә. Әле урнашканына ярты ел чамасы гына булса да, биредәгеләрнең хөрмәтен яуларга өлгергән, үзен мактап туя алмыйлар.

– Рафил – бик тыныч, йомшак күңелле, акыллы егет, эчми. Беркайчан каршы эндәшми. Эшеннән без дә, клиентлар да канәгать. Алар белән уртак телне җиңел һәм тиз таба. Машинасы да гел чип-чиста, төзек, пөхтә. Рафил юлына шундый явыз бәндәләр туры килүе һәммәбезне борчуга салды. Нишләп тә булмый. Җинаятьчеләр җәзасын алсын өчен, азакка хәтле барачакбыз, – ди такси “Вояж” җитәкчесе Фәнис Шиһабиев.

30 августта 17 яшьлек ике мари егете Рафилдән үзләрен Мари Республикасының бер авылына илтеп куюны сорыйлар. Алар Теләченең Баландыш авылына килеп, шабашкада эшләгән. Егетләр бераз гына сыра да төшергән була. Клиентлар сорый икән, каршы килү юк, Рафил аларны утыртып алып китә. Әмма… Кемнәр кулына эләккәнен соңрак кына аңлый шул ул. Балтач районы күпереннән хәйран киткәч тә, егетләрнең арткы якта утырып барганы көтелмәгән гамәлләр кыла башлый.

– Тик кенә барганда арткы якта утырганы муеныма пычак куйды. Үзе мине буа башлады. Секундлар гына үтте, тәнем кайнарланып китте. Муеннан шырлап кан агарга тотынды. Ярый әле пычакка аз булса да муенсам комачаулады. Югыйсә “сонная” артериягә һәм бугазыма тигән булсалар, хәзер мин биредә ятмас идем. Шул вакыт бөтен җан көчемне җыеп, аягым белән берсен эттем. Янымда утырганы урамга чыгып очты. Кадак белән дә берничә урынга кадады. Бөтен кан белән тулды. Үлемем шушы икән дип уйладым. Муенымны киемем белән дә кысып тоттым. Ничек тә күп кан югалтуны булдырмаска иде дип уйладым, – ди соңрак Рафил әти-әнисенә һәм якыннарына.

Рафил машинадан җиргә төшкәч, явызларның берсе икенчесенә: “Тизрәк рульгә утыр, киттек”, – ди. Һәм алар авыр хәлдәге яралы егетне юл чатында ташлап калдырып, машинасын – “ВАЗ-2109”ны урлап качалар. Рафил аңын җуймасам ярар иде дип тырмаша. Күз алдында агачлар әйләнгәндәй, бөтен дөнья очкан кебек тоела аңа, тәнен әрнү биләп ала. Ә машиналар юлда выжылдап үтә дә үтә. Тик канга баткан егет белән ни булганын белергә, ярдәм кулы сузарга теләүчеләр генә күренми.

Бу вакытта Рафилгә, күңелләре сизгәндәй, әтисе дә, әнисе дә берничә тапкыр шалтырата. Әмма көндезге сәгать 12 белән 1 арасында уллары инде җавап бирми. Телефоны дәшми аның. Ә бераздан Айрат абыйга: “Улыгыз бездә. Операциягә әзерлибез”, – дип, Балтач район больницасыннан хәбәр итәләр. Билгеле, эшкә дип киткән улының Балтач больницасында ятуына әти кеше башта ышанмый, берәрсе шаяртадыр, дип тә уйлый әле. Ә аннан таксида эшләүче Рамил Рафилнең нинди хәлгә тарыганын сөйләп бирә һәм аларны Балтач больницасына алып китә. Бу мизгелдә ата-ананың нинди халәттә булуын күз алдына китерүе кыен түгел. “Күз алларым томанланды. Хәлем китеп барды. Еладым да еладым. Улым янына чыгып чаптык. Аны күргәч, ис-акылым китте. Чәчәк кебек матур балабызны нинди хәлгә китергәннәр бит! Муенын 18 см кискәннәр. Теккәч, ул 13 см га калган. Күкрәк тирәсен, аркасын тишкәләгәннәр. Кадак белән “уйнап рәхәтләнгәннәр”. Ничек шуны карап торып эшләмәк кирәк?! Улыбызны бу хәлгә китергән кешеләр җәзасын алырга тиеш”, – ди Гүзәлия апа яшьле күзләре белән. Ата-ананың сөйләшкәндә тавышлары калтырый, йөзләрендә сагыш. Балаларының бөтен тәне әрнесә, аларның йөрәгеннән кан тама, сыкрый.

ГИППОКРАТ АНТЫНА ТУГРЫ КАЛУЧЫЛАР

Рафил дамба кырыенда ничә минут яткандыр, төгәл хәтерләми. Бу вакыт аңа бик тә озак тоела. Бөтен өсте канга баткан егет яныннан 100ләгән машина үтә. Игътибар итмәсләрме, туктамаслармы дип, Рафил бөтен көчен җыеп торып, юл уртасына чыгып баса, алай да нәтиҗә булмый. Аннан хәле китеп егыла. Шул вакыт Рафилгә ярдәм кулы сузардай кеше табыла. Ниһаять, егет янына “ВАЗ-21112” туктый.

Азат Шәрипов – Балтачның Түнтәр авылы егете. Әле быел гына медицина университетының неврология бүлеген тәмамлаган, сертификат алып йөрүе икән. Район больницасында практика үткән.

– Егетнең авыр хәлдә икәнен күрдем дә тизрәк туктарга булдым. Аның кан эчендә ятканын килеп җиткәнче үк күрдем. Миңа барысы да зурлап рәхмәт әйтә. Кирәк түгел. Бары тик үз эшемне генә эшләдем бит. Минем урында башкалар да шулай итәр иде, – ди Азат. Тыйнаклыкны да өеп биргән Ходай үзенә. Ә башкалар алай “мәшәкатьләнеп” тормаган.

Ул тиз арада Рафилне машинасының арткы урындыгына салып алып китә. Шул ук минутта милициягә, “Ашыгыч ярдәм”гә хәбәр итә. Алары килеп җиткәнче каршы бара тора. хезмәткәрләре шунда ук урланган машина артыннан китә. Шул рәвешле соңгы минутлары якынлашкан Рафилгә Азат икенче гомер бирә. Егетне операциягә озаталар.

– Балтач больницасы хезмәткәрләре чабып кына йөрде. Бер тиен акча сораган кеше юк. Киң күңеллелекләренә сокландык. Теләчедәге медицина хезмәткәрләре дә нинди ярдәм кирәк, дип кенә тора. Кешеләр авыр вакытта сынала шул. Хирург Наил Камил улы Зарипов, Наил Габделхәй улы Мөхәмәтгалиев, анестезиолог Салих Рамил улы Нагамәтҗановларга, шәфкать туташларының һәммәсенә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Ә Азат тарафына нинди сүзләр җиткерсәк тә аз. Андыйлар арабызда юк диярлек. Ата-анасы нинди мәрхәмәтле бала үстергән!” – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерә Рәхмәтуллиннар гаиләсе.

Рафил дүрт көн буе реанимациядә ята. Яралы тәне күп җирдән тегелгән, күгәреп, зәңгәрләнеп беткән, күкрәк асты тирәләре зур булып шешкән. Үпкәсе бераз рәтләнә башлаган инде. Ярый әле кадак йөрәк ягына туры килмәгән. “Яшь организм булганга, барысы белән дә көрәшә алды. Шулай да муены озаграк төзәлер. Бөтен көчне шушы балага бирдек. Калганы аннан тора. Үзендә көч таба алса сәламәтләнәчәк”, – ди хирург Наил Камил улы. Ярый әле каны артык күп югалмаган, шуңа кан салырга туры килмәгән. Хәзер аны палатага чыгарганнар. Бераз гына шулпа эчә, ипинең йомшагын капкалый. Әмма тәндәге яралары кайчандыр төзәлеп бетсә дә, үлем белән күзгә-күз очрашкан егет күңеленә бу мәхшәр озакка кереп калыр инде. Яшьләрнең шундый зур җинаять кылуы беркемнең дә башына сыймый.

Хәзер әти-әнисе, туганнары Рафилне больницада чират торып саклый, бер минутка да игътибардан читтә калдырмыйлар. Бәлки, киләсе атналарга үзләренә – Теләче больницасына алып кайту да мөмкин булыр.

“ГАРИЗАНЫ АЛЫГЫЗ”

Бу явыз гамәл Балтач территориясендә кылынгач, билгеле, җинаять эше дә биредә ачылган. Машинаны урлап качып, тизрәк үз республикаларына чыгып, аны сатып, акча эшләү булгандыр да бит егетләр уе. Тик аларны бик тиз арада, Азат Шәрипов ярдәме белән, милиция тоткарлап өлгерә. Рафилне ташлап китеп, 24 чакрым гына ара үткән егетләр, машина ватылып, туктарга мәҗбүр булалар. Моңа кадәр тимер ат бер дә ватылып интектермәгән, төзек булган. Әллә ул да Рафилнең хәлен сизеп, вакытында туктап калганмы?! Шул рәвешле җинаятьчеләрне кулга төшерү җиңеләя. 17шәр яшьлек мари егетләре әлегә Казанда изоляторда утыра.

Ата-ана өчен бала нинди булса да бала булып кала шул. Без кылган гамәлләр өчен алар ут йота. Менә бу егетләр өчен дә бүген әти-әниләре елый, хәлне уңай якка хәл итү өчен тырышалар, шуңа бертуктаусыз больница юлын таптыйлар икән. Марсельнекеләр (Рафил янында утырып барганы. – Авт) аеруча да борчыла, ди.

– Нинди сумма сорыйсыз, шуны бирәбез. Гаризаны кире алыгыз инде. Бәләкәй балабыз да бар бит. Ул әйбәт егет. Иптәше шундый булгач, аңа ияргән. Аның белән йөрүенә риза да түгел идек. Һичьюгы, кадак белән кадаганны гына булса да әйтмичә яшереп калдырыгыз инде. Яшьләр бит әле, – дип ялынып йөриләр икән. Ике-өч тапкыр үтенеп караганнар, күчтәнәчләр дә китергәннәр.

– Бер әйберләре дә кирәк түгел. Яшь булсалар да, шул эшне эшли алганнар бит. Пычак тотып кеше суярга сәләтле икән, җәзасын да алсыннар. Әти-әнисен кызганып алып калган очракта, алар тагын шул эшне эшләмәс дип кем әйтә ала?! Монысыннан коры чыктык дип, икенчесендә дә шуңа өметләнеп зуррак җинаятьләр кылмаслар дип буламы?! Шушы егетләргә карыйм да шаккатам, күзләрендә бер дә нур юк, – ди Гүзәлия апа.

– Балаларыбыз кызганыч бит, хәлгә керегез инде, ди әти-әниләре. Ә безнең йөрәк парәбез үлем белән көрәшеп ята. Ул кызганыч түгелме?! Билгеле, ата-аналары жәл инде. Беркем дә нарасыена андый гамәл кылыгыз дип чыгарып җибәрми. Без дә сабыйларыбызга гел: “Тәртипле булыгыз, начар юлда йөрмәгез”, – дип тукып торабыз. Әмма җинаятьче җәзаны алырга тиеш, – ди Айрат абый да.

Ә егетләр исә Рафилне үтердек тә, шуның белән эш бетте, дип уйлаган. Милиция эзләренә шулай тиз төшәр дип башларына да килмәгән. Аларны сорау алырга чакырткач та, гаҗәпләнеп: “Ул исәнмени?!” – дип сораганнар. Әгәр үз республикалары территориясенә кереп өлгергән булсалар, эзләү процессы да катлаулана төшәр иде. Бәхеткә, тиешле вакытта Азатның туктап ярдәм кулы сузуы, кирәкле урыннарга хәбәр итүе, шул минутларда машинаның ватылуы – барысы да проблемаларны уңай якка хәл итәргә мөмкинлек биргән.

Хәзер суд буласын көтәсе кала. Рафил янына килеп, ике тапкыр медицина экспертизасы үткәргәннәр. Суд гадел хөкем чыгарып, җинаятьче егетләр тиешлесен алсын иде. Аларга – сабак, башкаларга гыйбрәт булсын бу.

Гүзәлия апа белән Айрат абыйга Ходай соңгы елларда сынауларны җитәрлек җибәргән. Сабыр канатлары кайчанга тикле чыдар?! Башка төшкән бөтен авырлык кая китә бара соң?! Шул уч хәтле йөрәкләренә сыйдырырга туры килә инде. Үзләре киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел. Аларны бөтен район халкы хөрмәт итә, беркем дә бу кайгыны күз яшьләрсез генә сөйли алмый. Ходай яраткан бәндәсенә сынауларны өеп бирә дигәннәре дөреслеккә туры килә бугай. Әмма күпме сынарга була?! Үз кодрәтемнән килсә, алар битенә урамда тузан да кундыртмас идем. Кешелекле, ачык, кунакчыл бу гаиләне бер күрүдә үз иттем, сокландым. Балалары аякка басып, ишекләре шуның белән ябылсын иде инде. Рафилнең күңелсезлеккә тарыйсын этләре дә сизгән бугай. Берничә көн буе ул туктаусыз җир тырмаган. Егеткә операция ясалгач, эт тә тынычланган.

“Ходай берәүгә дә бала хәсрәте күрсәтмәсен. Без балаларны түгел, алар безне теге дөньяга озатырга тиеш”, – ди Гүзәлия апа белән Айрат абый.

Лилия ЙОСЫПОВА.

– Теләче – .

Рафил исән калуына ышанмый, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии