- 13.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Юньләп эшләмичә эчеп-исереп йөрүче кеше кайда гына булмас та, кайда гына кунмас икән… Азнакайда яшәүче шундыйларның берсе Данил Дәминов күзгә-башка күренмәгәч тә, ошбу хәлне игътибарга алучы табылмый. Шул райондагы Кәтемдә гомер итүче әбисе янына киткән җирдән юкка чыга 33 яшьлек ир заты. Бары тик 10 көн узгач, 21нче майда гына җирле полиция оперативниклары шушы авылдагы үлем-китем, төгәлрәге, үтерү очрагы турында мәгълүмат алып, җитәкчеләре Руслан Лавровка җиткерәләр. Шул ук кичтә үткәрелгән эзләү чаралары әлеге хәбәр хак икәнен раслый, ягъни әлеге «чыганак» күрсәткән йорт идәне астындагы яртылаш күмелгән баздан билгесез ир кеше мәете казып алына. Авыл халкы ярдәме белән аның Данил Дәминов икәне ачыклана.
Әле узган ел азагында гына шушы буш йортны сатып алып Кәтемгә күченгән 39 яшьлек Гөлнара Гыйздәтуллина һәм аның өч көн элек 18не тутырган улы Вилга боргаланырга урын калдырмый бу. Идәнең астыннан мәет чыккач, күрмәдем, белмим, дип торып булмый бит инде. Гыйздәтуллиннар да 10нчы май көнне булган вакыйгаларны сурәтләп бирәләр. Аерым-аерым сорау алганда шактый гына фикер үзгәлекләре очрый үзе. Бу инде, иң беренче чиратта, аларның исереклек аркасында барысын да хәтерләп бетермичә буталулары нәтиҗәсе итеп кабул ителә. Төп мәсьәләдә күрсәтмәләр чагыша: соңгы вакытларда Чаллыда яшәүче үсмер 33 яшьлек «кунак»ны пычак белән чәнчеп һәлак иткән. Әмма без исерекләр мәхшәрен тасвирлауга күчкәнче, аннан-моннан күмелгән мәет өстендә яшәгән, шунда ашаган-эчкән һәм йоклаган адәмнәр белән кыскача танышып үтик. Юкса, алга таба нинди кешеләр соң болар дигән сорау тумый калмас кебек.
Карап торырга гап-гади кешеләр алар. Тикшерү материалларында Вилның Түбән Камада тууы әйтелә. Ләкин озак еллар Чаллыда яши алар. Гөлнара күбесенчә сатучы булып эшли, язылышмыйча гына ир кеше белән тора. 2012нче елда зур каладагы фатирларын сатып, Актүбә бистәсенә күченәләр, анда да озакка төпләнмичә, инде әйтелгәнчә, Кәтемгә кайтып урнашалар. Төбәктән төбәккә күченеп йөрүләре, ахыр чиктә шәһәрне авылга алмаштырулары үзенә урын таба алмаган кешеләр тормышын хәтерләтә, бигрәк тә эчүгә хирыслыклары аркасында бер урында гына төпләнеп эшли алмаган сәрхушләр язмышына ишарәли. Бу яктан караганда, 21нче май көнне ул алама кыяфәтле салмыш сукбай рәвешендә була. Әмма алга таба тикшерү эшләре барган чорда һәрвакыт чиста, пөхтә киенеп, иң мөһиме, аек килеш йөри. Шуңа күрә эштән чыккан эчүче түгел дигән фикер уята.
Ә малайның тәртип ягы нык аксый. Сабакташлары белән тыныша алмаганга, урта мәктәпне дә көч-хәл белән, соңгы елын өй шартларында укып тәмамлый. 15 яшендә үк урлашып тотыла һәм Азнакай шәһәр суды каршына баса. Бары тик балигъ булмавы сәбәпле генә штраф белән котыла һәм амнистия нигезендә әлеге хөкем дә юкка чыгарыла. Закон белән каршылыкка килеп чирканчык алган яшүсмер туктарга уйламый, һәрдаим административ җаваплылыкка тартылып тора. Ул гына да түгел, Азнакай оперативниклары тоткарлагач та, Вилга карата Чаллыда урлашкан өчен җинаять эше ачылып, тикшерү алып барылуы мәгълүм була. Аның 8нче мартта кылган явызлыгына соңрак аерым тукталырга туры килер, чөнки ул да Гыйздәтуллинның йөгәнсезлеген раслаучы дәлил булып тора.
Ошбу малайның инде күптән әти кеше булуын да өстәми ярамас. Җинаять эшендәге тәрҗемәи хәлендә, тәрбиясендә балигъ булмаган бер баласы бар, дип язылган аның. Әтисенә 16 яшь тирәсе булганда дөньяга килгән бу сабыйны, чынлыкта, башка ир кеше карый үзе. Чөнки Вилдан 2 яшькә өлкәнрәк кыз хәзер Казанда бүтән ир белән яши ди. Моның җинаять эшенә әллә ни катнашы юк. Әмма җинаятьләрне 18 яше тулганчы кылуы һәм яшь баласы булу аңа җәзаның шактый йомшагына өметләнергә мөмкинлек бирә. Сөйгәне кияүгә чыкканга бик исе китми гайрәтле егетнең һәм буйдак булып йөрергә дә уйламый. Узган кыш, мәсәлән, Чаллыда авылдан килгән 16 яшьлек кыз белән бер түбә астында ир белән хатын кебек яшиләр. Бары тик апрель аенда гына кыз бала әбисе фатирына күченә, чөнки кызының тормыш рәвеше белән авылдагы әтисе кызыксына башлый. Күрәсең, яман хәбәрләр барып ирешә.
Яшүсмер малай Чаллыда очраклы эшләр башкарып, аз-маз акча таба, әни кеше авылда бөтенләй эшсез була. 10нчы май көнне алар ихатада җыйналган тимер-томырны Азнакайга илтеп тапшыралар. Әйтүләренә караганда, 190 сум керемгә сулыш алу әгъзалары чиреннән интегүче ханымга ике төрле дару һәм «Барысы да 39 сум» дигән кибеттән һәрберсе литр ярымлы ике савыт алкогольле коктейль алалар. Аларны өйгә кайткач икәүләп бушаталар. Кичкә таба алар йорт тирәсендә кайнашканда яннарында моңарчы таныш булмаган салмыш ир-егет туктый да инде. Данил Дәминовның кесәсендәге бер яртыны эчәргә иптәш эзләп йөрүе була, мөгаен. Шешәне өчәүләп ишегалдында гына «корыталар». Кызып киткән Данил тагын берне алып килә. Анысын инде өйгә кереп эчәргә исәп итәләр.
Кунак кеше үзенең бу йорттан исән чыга алмаячагы турында уйлап та карамый, билгеле. Берничә тапкыр утырып кайткан ир-ат малай-шалай алдында үзен бик югары тота, туктаусыз төрмә хәлләрен сөйләп мактана, Вилның әйтүенә караганда, ике дусты белән алар йорты һәм каралты-курасына кереп әйберләр урлап чыгуын да әйтә хәтта. Исерекләр арасында низаг чыгу өчен җитә кала бу…
Алга таба булган хәлләрне тәфсилләп торуның кирәге юктыр. Соңрак мәхкәмә-медицина эксперты Д. Дәминовның гәүдәсендә үткен-очлы әйбер белән, башлыча күкрәк читлегенә арткы яктан кадалган дистәләгән җәрәхәт саный, аларның унөче уң як үпкәне яралап, үлемгә китергән дип табыла. Яшь вәхши чәнчи торгач, кәкрәйгән пычакны ташлап, икенчесе белән котырынып кадый. Явыз янына анасы да килергә курка. Бер-ике көннән Гөлнара җинаять коралларын һәм мәрхүмнең аяк киеме, курткасын күрше Кәкре Елга авылы чүплегенә илтеп ыргыта. Оперативниклар соңрак аларны шунда эзләп таба. Идән астына ташланган мәет өстенә 2-3 көн буе чиләкләп балчык ташып күмәләр хуҗалар.
Гөлнара күрсәтмәләренә караганда, гәүдәне өйдән ишегалдына алып чыгарга булышу өчен, алар янәшә йортта вакытлыча яшәүче үзбәк кешесен чакыралар. Әмма ул, хәзер киләм, дип китеп бара да юкка чыга. Күмәк хуҗалыкта көтү көтеп акча эшләүче гастарбайтерның, әлбәттә ки, ошбу исерекләр белән бәйләнешкә кереп полиция, тикшерү һәм хөкем органнары бусагасын таптыйсы килмәве табигый хәл. Соңрак тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдиновка да, Гыйздәтуллиннарны май аенда бөтенләй күргәнем булмады, дип күрсәтмә бирә. Кыскасы, күрмәдем, белмәдем дип бара. Шулай да 21нче майда оперативникларга барып җиткән хәбәр нәкъ шушы кешедән «чыккан» дигән фараз тумый калмый. Хәер, ачкыч булырдай хәбәрнең кемнән алынуында түгел хикмәт.
Раил Газетдиновка март аенда Чаллыда кузгатылган эшне дә ахырына кадәр җиткерергә туры килә. Июнь-июль айларында ул 1996нчы елгы В. Гыйздәтуллинга кеше үтерү һәм урлашуда рәсми гаепләү белдерә. Соңгысы 1960нчы елда туган Владимир Челоуховның шул шәһәрдәге 29нчы комплекста билгесез кешеләр тарафыннан талану турындагы гаризасыннан башлангыч ала. Зарар күрүченең сөйләвенә караганда, 7нче март көнне дусты белән әйбәтләп сыйланып өенә кайтып барышлый таксида йоклап китә ул. Барысын да хәтерләп бетерми, таныш булмаган яшь ханымга ияреп, бер фатирга керүен генә чамалый. Икенче көнне генә шунда аңына килә сәрхуш. Андагы ир-атлар хушына китерәләр дисәк, төгәлрәк булыр. Бармагындагы кашлы балдагы, кулындагы алтын беләзеге, 3,5 мең сум акчасы юкка чыккан була аның. Инде саклык банкы картасының пин-кодын сорап тинтерәтәләр, кыйныйлар. Хикмәт шунда ки, талаучыларның берсе шунда яшәүче Вил Гыйздәтуллин була. Ул башкаларга караганда да ныграк тырыша һәм ахыр чиктә берүзе гаепле булып кала. Челоухов әлеге фатирдан 8нче март көнне көч-хәл белән оекчан һәм күлмәкчән килеш чыгып кача. Икенче көнне «Автозавод» полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә.
Теге хатын-кыз һәм өч ир-егетне тиз эләктерәләр. Ләкин тора-бара Челоухов күрсәтмәләрен үзгәртә, талау-кыйнауларны ялгыш әйттем, дип кире кага. Имеш, аны йоклап ятканда чишендерәләр, ягъни барлыгы 46 мең сумлык алтын әйберләрен һәм 3,5 мең сум акчасын йоклап ятканда чәлдерәләр. Угрылыкны балигъ булмаган В. Гыйздәтуллин үз өстенә ала. Алтын әйберләрне бер яртыга көньяк кешеләренә биреп җибәрдем дип аңлата. Гөлнара ханым матди зыянны каплау йөзеннән, В. Челоуховка 50 мең сум акча түләгәч, соңгысы яшүсмергә бернинди дәгъвасы булмау турында белдерү ясый. Ләкин моның нәтиҗәсе булмый.
Шул рәвешле, В. Гыйздәтуллинга август аенда ике маддә буенча Азнакай шәһәр суды каршында җавап тотарга туры килә. Билгеле, таякның юан башы белән үтергән өчен сугачаклар.
Наил ВАХИТОВ.
Азнакай районы.
P.S. Азнакай шәһәр суды 4нче сентябрьдә В. Гыйздәтуллинны гомуми тәртиптәге колониядә тотып 7 ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

Комментарии