- 13.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Үзе яши торган йортның 8-9 катлары арасындагы баскычта аунап яткан тимер торба дөнья күргән В.И. Куринныйның игътибарын җәлеп итми калмый. Аның гади металл кисәге генә түгел, ә, бәлки, ату коралы икәнен чамалый пенсионер. Һәм, битарафлык күрсәтмичә, хәвеф чыганагын полициягә тапшырырга карар кыла. Шул рәвешле, 28 сентябрьдә иртән сәгать 8ләр тирәсендә Казанның Эсперанто урамындагы йорт подъездыннан нәкъ метр ярым озынлыктагы гранатомет күтәргән горур кыяфәтле абзый чыга… Һәм хәтәр әйберне үзенең «Ода» машинасына урнаштырып, М. Сәлимҗанов урамындагы участковый янына юнәлә.
Гөнаһ шомлыгына каршы, Владимир Иванович ябык ишеккә юлыга. Чөнки иртәнге якта участок инспекторлары полиция бүлегендәге эшләрен карыйлар. Шул сәбәпле, әллә кайдагы полиция бүлегенә барып йөргәнче, коралны якындагы ЮХИДИ бүлекчәсенә генә кертеп калдырырга була. Анда да полицейскийлар утыра, ләбаса. Тиздән әлеге фикернең ялгыш булуы ачыклана.
…ЮХИДИ бинасында үзе буе торба күтәргән абзый пәйда булу үз йомышларын юллап йөрүчеләрдә әллә ни кызыксыну уятмый. Ә менә җәмгыятьтә үзләренә карашның, йомшак кына итеп әйткәндә, шәптән түгел икәнен белгән офицерларны ошбу галәмәт бик тиз аякка бастыра. Шикле кеше, күз ачып йомганчы, коралсызландырыла. Һәм дә каршылык күрсәтә, гранатометтан ату кебек законсыз гамәлләр кыла алмаслык хәлгә китерелеп зарарсызландырыла. Һәм бу, детектив кинолардагы кебек, хасиятен китереп оста башкарыла, әлбәттә ки, гражданлык бурычын үтәү ише изге ният белән йөргән пенсионерны хәйран итә.
Ярый әле, ошбу аңлашылмаучанлыкка бик тиз чик куела. Абзыйның нинди максат белән йөрүе ачыкланып, аны шунда ук азат итәләр. Дөнья булгач, үчле бәндәләр дә, исерекләр вә психик авырулар да очрый, шуңа күрә, юл полициясе хезмәткәрләренә үпкә сакламый ул. Ә менә шундый нужалар күреп тапшырылган коралның атарга яраксыз дип табылуы кәефне боза үзе. Эчке эшләр министрлыгыннан килгән подполковник әлеге предметны бер тапкыр кулланыла торган (одноразовый) «РПГ 18-И» маркалы гранатомет, әйләнә-тирәдәгеләргә зарар китерерлек түгел, дигән нәтиҗә ясый.
Татарстанда ирекле рәвештә корал, сугыш кирәк-яраклары тапшырган кешеләргә акчалата бүләк бирү турындагы карар 1995 елдан бирле эшли. Шул чор эчендә 23 гранатомет кабул ителгән инде. Владимир Иванович китергән корал атарга яраксыз булгач, ошбу исемлеккә эләгә алырмы икән? Хәзергә бу мәсьәләдә ачыклык юк. Ләкин ничек кенә булмасын, «Вишневский» полиция бүлегендә аны истәлекле бүләксез калдырмаслар кебек. Юкса, әлеге очрак тискәре үрнәк булачак.
Н. ХАФИЗОВ.
Комментарии